Владимир Даль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Даль latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Даль
1872. Портрет писателя Владимира Ивановича Даля.jpg
Туу датасы: 10 (22) ноябрь 1801[1][2][3][…]
Туу урыны: Луганск, Славяносербск өязе[d], Екатеринослав гөбернәсе, Россия империясе[4][2][5]
Үлем датасы: 22 сентябрь (4 октябрь) 1872[1][2][3][…] (70 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, Россия империясе[4][6][2][…]
Эшчәнлек төре: лексикограф, телбелгеч, фәлсәфәче, дияликтулыг, язучы, табиб, итнулыг, балалар язучысы, хәрби хезмәткәр, собиратель народных сказок, фольклорист
Иҗат итү еллары: 1827
Имза: Култамга

Владимир Иванович Даль ( 1801 елның 22 ноябре (10) - 1872 елның 4 октябре (22 сентябрь) - рус язучысы, этнограф һәм лексикограф, фольклор җыючы, хәрби табиб. Иң зур танылу китергән хезмәте - "Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге " (рус. «Толковый словарь живого великорусского языка»), аны туплау өчен лексикограф 53 ел гомерен багышлаган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Даль 1801 елның 22 (10) ноябрендә Русия империясе Екатеринослав губернасының Луганск заводы (хәзер Луганск ) бистәсендә табиб Иван Матвеевич Даль һәм аның хатыны Юлия Христофоровна (кыз фамилиясе Фрейтаг) гаиләсендә [7] туган .

Аның әтисе, руслашкан дания кешесе Йоһанн Кристиан Даль [8] (дан. Johan Christian Dahl 1764 - 21 октябрь, 1821), 1799 елда Иван Матвеевич Даль исеме белән бергә Русия гражданлыгын ала. Ул алман, инглиз, француз, рус, идиш, латин, грек һәм борынгы яһүд телләрен белгән, теолог һәм табиб булган. Лингвист буларак аның даны Екатерина II патшабикәгә ирешә, ул аны Санкт-Петербургка үзенең китапханәчесе вазифасына чакыра. Соңрак Йоһанн Даль Енага барып, анда медицина факультетында курс тәмамлый һәм медицина докторы булып Русиягә кайта.

Санкт-Петербургта Иван Даль өйләнә, аларның ике кызы (Паулина һәм Александра) һәм дүрт улы була.

Дальгә нибары дүрт яшь булганда, аның гаиләсе Николаевка күченә. 1814 елда дворян дәрәҗәсенә ирешеп, Кара диңгез флотының өлкән табибы Иван Матвеевич үз балаларын Санкт-Петербург хәрби-диңгез кадетлар корпусында укыту мөмкинлеге ала.

Тәүге еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.И. Даль яшь чагында

Даль башлангыч белемне өйдә алган. Гаиләдә барлык балаларына китапка, матбугатка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Унөч ярым яшендә Карл энесе (бер яшькә кечерәк) белән Санкт-Петербург Хәрби диңгез Кадетлар корпусына укырга керә, анда ул 1814-1819 елларда укый. 1817 кампаниясе вакытында ул иң яхшы укучылар белән " Феникс " бригында йөзүдә катнаша. Стокһольмда, Копенгагенда, Карлскрунда була. 1819 елның 2 мартында ул укуны тәмамлап Русия Империясенең Кара диңгез флотына билгеләнә. Соңрак ул укыган вакытын «Мичман Поцелуев, или Живучи оглядывайся» (1841) хикәясендә тасвирлый (1841).

Кара диңгездә 1824 елга кадәр хезмәт итә, аннан соң ул Балтыйк буенда хезмәтен дәвам итә (1824-1825). 1823 елның сентябреннән 1824 елның апреленә кадәр ул ирегеннән мәхрүм ителә, чөнки Кара диңгез флотының баш командующие Алексей Грейг һәм аның сөяркәсе турында эпиграмма язуда шикләнелә. Бу эпизод Дальнең Николаевтан Кронштадтка күчерелүе белән бәйле.

Хәрби диңгез флотында берничә ел хезмәт иткәннән соң, Владимир Даль 1826 елның 20 гыйнварында Дерпт университетының медицина факультетына укырга керә. Ул кысан шартларда яши, рус телен укытып акча эшләргә мәҗбүр була. Ике елдан соң, 1828 елның гыйнварында, В. И. Даль казна исәбенә укучылар санына күчерелә [9] . Монда, беренче чиратта, ул вакытта галим өчен кирәк булган латин телен интенсив өйрәнергә туры килә. Фәлсәфә факультеты игълан иткән тема буенча эше өчен ул көмеш медаль ала.

1827 елда Александр Воейковның "Славянин" журналы Дальнең беренче шигырьләрен бастыра. 1830 елда В. И. Даль инде прозаик булып китә; аның «Цыганка» хикәясе «Московский телеграф»та басылып чыга.

Медицина практикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуны 1828 елда, төрекләр белән сугыш башлангач, өзәргә туры килә, Дунай аръягында чума таралуы белән бәйле рәвештә, армия хәрби медицина хезмәтен актив көчәйтергә тәлап ителә. Владимир Даль графиктан алда "медицина гына түгел, ә хирургия табиблыгы өчен дә имтиханнарын уңышлы тапшыра" [10]

1828-1829 еллардагы Русия-Төркия сугышы һәм 1831 елгы Польша кампаниясе вакытында Владимир Даль үзен яхшы хәрби табиб итеп күрсәтә. Висла аша үткәндә, инженер булмаганлыктан, Даль үзе күпер сала, гаскәр үтеп беткәнче саклап торып, соңыннан үзе җимерә. Даль үзенең югары җитәкчеләреннән турыдан-туры вазифаларын үтәмәгән өчен шелтә ала, ләкин Николай I аны 4-нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкли. 1832 елның мартыннан ул башкала хәрби-коры җир госпиталендә ординатор булып эшли һәм тиздән Петербурның танылган табибы булып китә [11]

Соңрак та, хирургия практикасын калдыргач, Даль медицинаны бөтенләйгә ташлап куймый. Ул офтальмология белән кызыксына һәм гомеопатия белән мавыга. "Современник" журналында (1838,№ 12 ) [12] Русиядә гомеопатияне яклаган беренче мәкалә бастыра.

Беренче китап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1832 елда Даль беренче әкиятьләр китабын («Русские сказки из предания народного изустного на грамоту гражданскую переложенные, к быту житейскому приноровленные и поговорками ходячими разукрашенные Казаком Владимиром Луганским. Пяток первый») бастырып чыгара. Бу әсәре аңа Русия башкаласының әдәби даирәләрендә танылу китерә.

Дальнең китабын укыгач, Дерпт университеты ректоры элеккеге студентын рус әдәбияты кафедрасына чакыра. Шул ук вакытта китап филология докторы дәрәҗәсе өчен диссертация итеп кабул ителә. Ләкин Мәгариф министры, "Рәсәй әкиятләрен..." ышанычсыз дип таба, чөнки китап авторына III бүлек начальнигы Александр Мордвинов шикаять язган була[13] .

1832 елның көзендә Даль авыруларны карап йөргән вакытында кулга алына һәм Өченче бүлеккә озатыла. Ул репрессияләрдән тәхет варисы остазы Жуковскийның яклап чыгуы белән генә котылып кала, Дальне гаепләүләр кире кагыла, ләкин әкиятләренең сатылмаган өлеше юкка чыгарыла.

Даль Ырынбурда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1833 елда өйләнеп, Даль июль аенда Ырынбурга хәрби губернатор В. Перовский җитәкчелегендә махсус йөкләмәләр буенча рәсми башкаручы итеп күчерелә. Ул бу вазыйфасында сигез ел чамасы хезмәт итә [14] .

Көньяк Уралда булганда ул районнарга бик күп сәяхәт итә, фольклор материаллары җыя, табигать фәннәре белән шөгыльләнә. Ырынбур губернасының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы коллекцияләре өчен ул 1838 елда Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең физика һәм математика бүлегенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Башкортлар, казакълар, руслар һәм башка халыкларның фольклоры,этнографиясе буенча тупланган материаллар аның «Башкиры. Этнографический очерк, описание башкирцев и их образа жизни» (1862) һәм башка әсәрләрендә дөнья күрә

Рус теленнән кала, Даль ким дигәндә 12 тел белә, төрки телләрне аңлый, Ырынбурда төрки кулъязмалар җыя, шуңа күрә ул Русиядә тәүге төрки халыклар белгечләрнең берсе санала [15] . Аның аңлатмалы сүзлегенә охшаштырып Лазарь Будагов төрки диалектларның үз сүзлеген яза башлый.

1835 елда Даль Уфа губерна статистика комитетының беренче составының мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Ул әдәби иҗатын дәвам итә, " Сельское чтение " журналында актив хезмәттәшлек итә.

В. Даль һәм башкортлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даль Ырынбур краенда башкорт, казакъ, рус һ.б. халыкларның фольклоры, этнографиясе буенча җыйган материаллары "Бүре сунары" ("рус. Охота на волков), "Башкорт су кызы" ("рус. Башкирская русалка -"Заятүләк белән Сусылыу" эпосы; 1843), "Майна" (1846), "Курку" ("Собирание"; 1861), "Башкортлар. Этнографик очерк, башкортларны һәм аларның яшәү рәвешен тасвирлау" ("рус. Башкиры. Этнографический очерк, описание башкирцев и их образа жизни"; 1862) һ.б. әсәрләренең нигезен тәшкил итә. "Кымыз турында" мәкаләсендә (1843) кымыз әзерләү процессы һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында бәян ителә. Башкорт кантоннары һәм башкортларның авыл хуҗалыгы тасвирламасын төзү (1848 елда автор тарафыннан юк ителә). Даль флора һәм фауна коллекциясен җыя, ул Ырынбур зоология музеен (хәз. Ырынбур төбәк тарихи‑туган якны өйрәнү музее) оештыру, зоология (1847) һәм ботаника (1849) китаплары язу өчен нигез була [16] . Ул язган башкорт җырлары турындагы әсәре 1896 елда Казанда басылып чыга[17]

Хәзерге вакытта Башкортстанда, Ырынбур өлкәсендә В. Даль мирасын өйрәнәләр, нәшер итәләр, аның турында китаплар да чыгып тора:

  • Оренбургский край в художественных произведениях писателя. Оренбург, 2001.
  • Рахимкулов М.Г. Даль как интерпретатор башкирского фольклора //Фольклор народов РСФСР. Уфа, 1980;
  • Чванов М. “Примите справедливого Даля!...” //Корни и крона. Уфа, 1991;
  • Неизвестный Владимир Иванович Даль. Оренбург, 2002;
  • Матвиевская Г.П., Зубова И.К. Владимир Иванович Даль в Оренбурге. Оренбург, 2007[18].

Пушкин белән танышу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870-нче еллар Ырынбур иконасы Изгеләр Косма һәм Дамиан - Пушкин һәм Даль изгеләрнең прототиплары итеп алынган

Дальнең Пушкин белән танышуына 1832 елда Жуковский арадашлык итергә тиеш булса да, Владимир Даль танылган шагыйрь белән үзе барып танышырга һәм сакланып калган әкиятләрнең берничә күчермәсен бүләк итәргә була. Пушкин мондый бүләккә бик канәгать кала һәм моның өчен Владимир Ивановичка үзенең Балда турындагы әкиятенең кулдан язылган версиясен, шушы атаклы автографы белән бүләк итә[19] :

« Твоя отъ твоихъ!

Сказочнику казаку Луганскому, сказочникъ Александръ Пушкинъ

»

Бер елдан соң, 1833 елның 18-20 сентябрендә Даль Пушкинны Ырынбур губернасының Пугачев үткән юллары буйлап озатып йөри. Даль белән шагыйрь Пугачёв вакыйгаларының иң мөһим урыннарына сәяхәт кыла. Менә шунда туа да инде Пушкинның геройы күргән "телсез башкорт" образы! [20].

Бу ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән шагыйрь Дальгә 1835 елда үзенең «Истории Пугачёва» ("Пугачев тарихы") күчермәсен бүләк итеп җибәрә.

1836 ел азагында Даль Санкт-Петербургка килә. Пушкин дустының кайтуын шатланып каршы ала, күп тапкыр очрашалар, ул Дальнең лингвистик ачышлары белән кызыксына. Пушкинга бигрәк тә кыштан соң еланнар ташлый торган тире - «выползина» сүзе бик ошап төшә. Дальгә яңа сюртук киеп килгәч, Пушкин күңелле шаярта: “Нәрсә, выползинам шәпме? Хәер, мин тиз генә бу выползинадан чыкмыйм әле. Мин аны кигән килеш шундый әйберләр язачакмын!" Ул Дантес белән дуэль көнендә дә бу сюртугын салмый. Яраланган шагыйрьгә кирәксез газаплар китермәс өчен, сюртугын ертып алалар. Даль Пушкинның фаҗигале үлеме шаһиты да булган.

Дуэль турында белгәч, Пушкин гаиләсе аны чакырмаса да, Даль дусты янына килә. Шагыйрьне танылган табиблар чолгап алган була. Пушкин дустын шатланып сәләмли һәм, кулыннан тотып, ялварып сорый: "Дөресен әйт, мин тиздән үләрменме? " Даль һөнәренә ярашлы дөрес җавап бирә: "Без сиңа өметләнәбез, чын, өметләнәбез, син дә өметеңне өзмә." Пушкин рәхмәтен белдереп аның кулын кыса һәм җиңел сулап, рәхмәт әйтә. Ул күңеле күтәрелеп китеп, хәтта мүк җиләге сорый, Наталья Николаевна исә шатланып: "Ул терелер! Күрерсез, ул яшәр, ул үлмәс! "- дип сөенә.

Даль Пушкинның медицина тарихы көндәлеген язып барган. Ул үлгәч, табиб И. Т. Спасский белән Пушкинның тәнен тикшерәләр һәм Даль беркетмә яза [21] .

Үлеме алдыннан Пушкин үзенең алтын талисман - йөзеген Дальгә бүләк итә. Ул йөзекне Александр Пушкинның тол калган хатынына кайтарырга тырыша, ләкин Наталья Николаевна моңа каршы: “ Владимир Иванович, бу сезгә истәлек булсын. Мин сезгә шулай ук Александр Сергеевичның пуля тишкән сюртугын тәкъдим итәсем килә," - дип җавап бирә. Бу шул "выползина" була да инде.

Соңрак В. Даль сюртукны саклап тотсын өчен М. П. Погодинга бүләк итә

Петербургка кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1841 елда начальнигы В.Перовский тәкъдиме буенча, Даль аның туганы Л.А. Перовскийның секретаре итеп билгеләнә, аннары (шәхси рәвештә) эчке эшләр министры буларак тоткан махсус канцеляриясен җитәкли. 1841 елдан 1849 елның җәенә кадәр ул Санкт-Петербургта казна йортында яши һәм Н. Милютин белән Санкт-Петербургта шәһәр полежениесын төзи һәм кертә.

Бу вакытта Дальнең әдәби эшчәнлеге чәчәк ата [22] .

Түбән Новгород[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1849 елда Даль Нижгарга аппарат канцеляриясе җитәкчесе итеп билгеләнә, 40 мең дәүләт крестьянының эше белән идарә итә, һәм бу хезмәттә аңа ун ел дәвамында төрле этнографик материалны күзәтергә мөмкинлек туа. 1853 елда Даль Удельный округта гомеопатия больницасы булдыра [23] .

Нижгарда Дальнең рус мәкальләрен җыю буенча дәвамлы эше тәмамлана. 1853 елда цензура коллекцияне бастыруга комачаулый башлагач, Даль: "Мәкаль хөкем ителми", - дип язган. [24] .

Мәскәү чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859 елда хакыйкый дәүләт киңәшчесе Даль отставкага китә һәм Пресняда тарихчы князь Щербатов төзегән агач йортта урнаша. Мәскәүгә күченгәч, ул өстендә гомере буе эшләгән ике зур әсәрен бастыра башлый, аның - " Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге " (рус. «Толковый словарь живого великорусского языка») (1861-1868) һәм " Рус халкы мәкальләре" (рус. «Пословицы русского народа»)(1862).

1871 елның көзендә Владимир Иванович үзен начар тоя башлый. Рухани чакыртып, Даль үлеме алдыннан лютеранлыктан православие диненә күчә.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Иванович Даль 70 яшендә вафат була һәм хатыны янындагы Ваганьково зиратына җирләнә. Соңрак, 1878 елда, улы Лев та шул ук зиратта җирләнә.

Гаилә һәм нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлия Даль, беренче хатыны

1833 елда В.И. Даль Юлия Андрега өйләнә (1816-1838). Алар бергәләп Ырынбурга күченәләр, анда аларның ике баласы туа. Дальнең хатынының Ырынбурда Пушкинның булып китүе турындагы истәлекләре Э.Воронинага хатлар белән бирелә ("Рәсәй архивы", 1902, 8. 8. - 658 б.) .

Тол калгач, Даль 1840 елда , 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы кызы Екатерина Лвовна Соколовага (1819-1872) өйләнә. Бу никахта өч кыз туган. Кызы Екатерина Владимировна соңыннан әтисе турында истәлекләр бастыра (" Российский бюллетень " журналы, 1878).

Кызы Мария (1841-1903) күренекле болгар мәгърифәтчесе Константин Станишевка чыга. Оныгы Ольга Станишева (1903-1985) бабасының күпчелек шәхси әйберләрен саклаган, үлгәннән соң мирас итеп В.И. Даль исемендәге Мәскәү музеена васыят иткән.

Тагын бер кызы Ольга Мәскәү прокуроры Платон Александрович Демидов белән өйләнешә (1840-1899). Аның кызы Ольга Вейс танылган җырчы булган, [25] . Аның оныгы Лев Сергеевич Журавский (1918-1978), медицина профессоры, Калинин медицина институтының госпиталь хирургиясе кафедрасын җитәкләгән [26] .

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романтик милләтчелек вәкиле В.И. Даль үзенең әдәби эшчәнлегендә Русияне Ломоносов һәм Карамзин салып калдырган грек-латин-немец-француз богауларыннан азат итү теләге белән рухланып яшәгән [22] . Ул үзенең әсәрләрен халык фразеологизмнары һәм әйтемнәре белән баета, ләкин, Д. Мирский әйтүенчә, "чын стиль хисеннән мәхрүм булганлыктан, аның рус әдәби телен руслаштыру омтылышы уңышсыз була" .

Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күптомлы «Толковый словарь живого великорусского языка»" (!Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге") - Дальнең төп хезмәте, рус теле белән кызыксынган һәркем аны яхшы белә.

Рус теленең бетмәс синоним байлыгын ачык күрсәткән аңлатмалы сүзлек басылып чыккач, славянофиллар ләззәт кичерә, Даль ярдәмендә меңнәрчә диалект сүз формалары фән өчен сакланган, алар бүтән урыннарда язылмаган булган.

Даль сүзлеге, авторның белә торып һәвәскәрләрчә, заманының фәнни лингвистикасына битараф булып язуына карамастан, галимнәр өчен стандарт мәктәп белеме таралганчы халык сөйләгән рус теле турында белем нигезе булып кала [27].

Хөрмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даль - Россия географик җәмгыятенең нигез салучы унике әгъзасының берсе. Рәсәй тарихы һәм борынгы әйберләр җәмгыяте әгъзасы. Рәсәй әдәбиятын яратучылар җәмгыяте әгъзасы (1868 елдан - хөрмәтле әгъзасы).

1863 елда Аңлатмалы сүзлегенең тәүге чыгарылышлары өчен император география җәмгыяте Константин медале белән бүләкли , 1868 елда ул Император Фәннәр академиясеннең хөрмәтле әгъзасы итеп сайлана һәм бөтен сүзлеге нәшер ителеп беткәч, М.В.Ломоносов премиясе белән бүләкләнә (1869).

Аннан алда, 1863 елда, Владимир Даль Табигать белеме кафедрасында Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы исемлегенә кертелә. Фәннәр академиясе Русия академиясе белән кушылгач, аны Рус теле һәм әдәбияты бүлегенә күчерәләр [28]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лугансктагы Даль гаиләсе йорты, хәзер өй музее
В.И. Даль тууның 200 еллыгына багышланган истәлекле көмеш тәңкә.

В.И. Дальнең 200 еллыгы уңаеннан, ЮНЕСКО 2001 елны В.И.Даль елы дип игълан итә. 1980 нче елларда Парижда Даль премиясе тапшырылып тора. Күпчелек шәһәрләрдә Даль урамнары бар ( мәсәлән, Санкт-Петербургта).

Ырынбурда Пушкин һәм Дальгә һәйкәл куелган [29] . Лексикографның исеме шәһәрнең Ленин районындагы урамга һәм төбәк әдәби берләшмәсенә бирелгән. Моннан тыш, 2019 елда Ырынбурда "Мәдәни эз" истәлекле урыннарның Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча, "Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге" һәйкәле барлыкка килә [30] . Дүрт томдагы мәшһүр сүзлекнең беренче басмасыннан торган бронза композиция.Оренбургской областной библиотекой им. Крупская алдындагы мәйданда урнашкан [31] .

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Об омеопатии: (Письмо кн. В. Ф. Одоевскому) / [В. Даль]. — [Санкт-Петербург, 1838]. — 30 с.
  • Солдатские досуги: [Рассказы] / [Соч.] Казака Владимира Луганского [псевд.]. — Санкт-Петербург: тип. Штаба воен.-учеб. заведений, 1843. — [2], IV, 204 с.
  • Ботаника / [Соч.] В. Даля, сост. на основании наставления для образования воспитанников воен.-учеб. заведений... 24 дек. 1848 г. — Санкт-Петербург: тип. И. Фишона, 1849. — [4], II, [2], 211 с.: ил. — (Учебные руководства для военно-учебных заведений. Естественная история)
  • Два-сорока бывальщинок для крестьян. Ч. 1—2: Соч. Владимира Даля. — Санкт-Петербург: Изд. М. О. Вольфа, 1862. — ч. 1: [6], II, 203 с.
  • Донская конная артиллерия // Русская старина, 1871. — Т. 4. — № 10. — С. 4 Картины из быта русских детей / [Соч.] Владимира Даля; С 8 картинками по рис. К. Броша, Трутовского и др. — Санкт-Петербург; Москва: М. О. Вольф, [1874] (Санкт-Петербург). — [4], 293 с.
  • . Картины из русского быта / [Соч.] Владимира Даля. — Санкт-Петербург: М. О. Вольф, 1861.
  • Крошки: Книжечка для малых детей / Изд. под ред. и пересм. Владимиром Далем. — Санкт-Петербург; Москва: М. О. Вольф, [1880]. — [2], 183 с., 1 л. фронт. (ил.), 5 л. ил.
  • Матросские досуги: [Рассказы] / Соч. В. И. Даля. — Санкт-Петербург: Мор. учен. ком., 1853. — [2], VI, 433 с.
  • Новые картины из быта русских детей: С 12 картинками по рис. К. Броша, Трутовского и др. / [Соч.] Владимира Даля. — Санкт-Петербург; Москва: М. О. Вольф, [1875] (Санкт-Петербург). — [4], 379 с.
  • Первая первинка полуграмотной внуке: Сказки, песенки, игры / Пересм. В. И. Далем. — Москва: Т. Рис., 1870. — [2], 197 с.
  • Первинка другая: Внуке грамотейке с неграмотною братиею: Сказки, песенки, игры / Пересм. В. И. Далем. — 3-е изд. — Санкт-Петербург; Москва: М. О. Вольф, ценз. 1879 (Санкт-Петербург). — [2], 182 с.
  • Письма к друзьям из похода в Хиву // Русский архив, 1867. — Вып. 3. — Стб. 402—431.
  • Рассказы В. И. Даля о временах Павла I // Русская старина, 1870. — Т. 2. — Изд. 3-е. — Спб., 1875. — С. 540—542.
  • Русские сказки, из предания народного изустного на грамоту гражданскую переложенные, к быту житейскому принаровленные и поговорками ходячими разукрашенные Казаком Владимиром Луганским [псевд.]. Пяток 1. — Санкт-Петербург: тип. А. Плюшара, 1832. — 201 с.
  • О поверьях, суевериях и предрассудках русского народа. — СПб.: Изд. Вольфа, 1880.
  • О наречиях русского языка: По поводу опыта обл. великорус. слов., изд. Вторым отд-нием Имп. Акад. наук : Ст. В. И. Даля. — Санкт-Петербург: тип. Э. Праца, 1852. — [2], 72 с.
  • Были и небылицы. — Ч. 1-4. — СПб.: Тип. Греча, 1833—1839.
  • Сочинения Владимира Даля. — Новое полн. изд. — Санкт-Петербург: М. О. Вольф, 1861.
  • Сочинения В. И. Даля: Повести и рассказы: С биогр. и портр. авт. — 2-е изд. Т. 1—8. — Санкт-Петербург; Москва: М. О. Вольф, [1883]—1884 (Санкт-Петербург). — [Владимир Иванович Даль: Биогр. очерк / П. Полевого. — [1883]. — XXXII, 496 с.
  • Полное собрание сочинений Владимира Даля (Казака Луганского). — 1-е посмерт. полн. изд., доп., свер. и вновь просмотр. по рукописям. Т. 1—10. — Санкт-Петербург; Москва: т-во М. О. Вольф, 1897—1898 (Санкт-Петербург).
  • Описание моста, наведенного на реке Висле для перехода отряда генерал-лейтенанта Ридигера / [В. Даль, отстав. флота-лейт. и д-р мед.]. — Санкт-Петербург: тип. Н. Греча, 1833. — [2], 46 с., 2 л. ил.
  • Пословицы русского народа: Сб. пословиц, поговорок, речений, присловий, чистоговорок прибауток, загадок, поверий и проч. / [Соч.] В. Даля. — Москва: Имп. О-во истории и древностей рос. при Моск. ун-те, 1862. — [4], XL, 1096, 6 с. — (Библиотека русских и иностранных писателей)
  • Полное собрание сочинений в 8-ми томах. — М.: Столица, 1995—1996 (вышли тРусские сказки для детей / [Соч.] Казака Луганского Владимира Даля. — Санкт-Петербург; Москва: т-во М.О. Вольф, 1902 (Санкт-Петербург). — 34 с.: ил.
  • Избранные произведения. — М.: Директ-Медиа, 2010. — ISBN 5-9989-4693-6
  • Собрание сочинений в 8-ми тт. — М.: Книжный клуб Книговек, 2017.
  • Толковый словарь живого великорусского языка. Ч. 1.: [в 4 ч.] / [соч.] В. И. Даля. — Москва: Изд. общ-ва любителей Российской словесности, 1863 (Тип. А. Семена). — LIV, 627 с.
  • Толковый словарь живого великорусского языка. Ч. 2.: [в 4 ч.] / [соч.] В. И. Даля. — Москва: Изд. общ-ва любителей Российской словесности, 1865 (Тип. Т. Рис). — с. 629—1351.
  • Даль В. И. Толковый словарь живого великорусского языка. Ч. 3. II: [в 4 ч.] / [соч.] В. И. Даля. — Москва: Изд. общ-ва любителей Российской словесности, 1865 (Тип. Т. Рис). — 508 с.
  • Толковый словарь живого великорусского языка. Ч. 4.: [в 4 ч.] / [соч.] В. И. Даля. — Москва: Изд. общ-ва любителей Российской словесности, 1866 (Тип. Т. Рис). — [680] с.
  • Kater und Füchsin: Für Leser von etwa 9 Jahren an / Ein Märchen von W. Dalj; Mit Bildern von Josef Hegenbarth; Nach einer Übers. aus dem Russ. von Margarete Mohnhaupt. — Berlin: Der Kinderbuchverlag, 1950. — 23 с., 1 л. ил.
  • Proverbes du peuple russe / Vladimir Dal; choix, ill., et calligraphie Vitaly Statzynsky; trad. des proverbes, de l'introd. et de la postf. Valérie Pozner et Paul Lequesne. — Paris: Ed. Alternatives, 2003. — 95 с.: ил., цв. ил. — (Grand Pollen).— ISBN 2-86227-392-9
  • Рифмованные русские пословицы в переводе на немецкий язык Роберта Вебера [Текст] = Wladimir Dahl gereimte sprichwörter des russischen volkes Deutsch von Robert Weber. — Москва: Перо, 2012. — 125 с.: ил. — ISBN 978-5-91940-464-4

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Даль, Владимир Иванович // Русский биографический словарьСПб: 1905.
  3. 3,0 3,1 С. Булич Даль, Владимир Иванович // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1893.
  4. 4,0 4,1 Даль Владимир Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Миронов Г. М. Даль // Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  6. Brasol B. V. I. Dahl-Immortal Russian Lexicographer // The Russian ReviewWiley-Blackwell, 1964. — ISSN 0036-0341; 1467-9434doi:10.1111/(ISSN)1467-9434
  7. Владимир Даль > Родители. oleg-borisov.narod.ru. 2020-03-09 тикшерелде.
  8. Русский биографический словарь : в 25-ти томах .
  9. Stieda Z. Aus dem Zeben Dahls. Dorpat, 1873. С. 5-6
  10. Мельников П. И. (Андрей Печерский). Воспоминания о Владимире Ивановиче Дале // Русский вестник. 1873. Т. 104. С. 275—340.
  11. [http://vivovoco.astronet.ru/VV/JOURNAL/VIET/DAHL.HTM VIVOS VOCO: Г. П. Матвиевская, «НАТУРАЛИСТ ВЛАДИМИР ДАЛЬ»
  12. Об омеопатии: [Открытое письмо кн. В. Ф. Одоевскому] // Современник. 1838. — № 12. — С. 43—72.
  13. «…она напечатана самым простым слогом, вполне приспособленным для низших классов, для купцов, для солдат и прислуги. В ней содержатся насмешки над правительством, жалобы на горестное положение солдата и пр.»
  14. Модестов Н. Н. Владимир Иванович Даль в Оренбурге. Труды Оренбургской учёной архивной комиссии. Вып.27. Оренбург, 1913
  15. Благова Г. Ф. Владимир Даль и его последователь в тюркологии Лазарь Будагов. // Вопросы языкознания. — 2001. — № 3. — С.22-39.
  16. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/4860-dal-vladimir-ivanovich ДАЛЬ Владимир Иванович]
  17. Башкирские песни //Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, .Т.13. Вып.5
  18. http://bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/4860-dal-vladimir-ivanovich ДАЛЬ Владимир Иванович]
  19. Впервые напечатана П. Мельниковым в «Полном Собрании сочинений Владимира Даля (казака Луганского)», т. I, 1897 г., стр. XXXIII. По словам Мельникова, надпись была сделана Пушкиным на рукописи его сказки о рыбаке и рыбке, подаренной с этой надписью В. И. Далю, после того как последний напечатал в 1832 году свои «Русские сказки. Первый пяток». http://feb-web.ru/feb/pushkin/texts/selected/rup/rup-725-.htm?cmd=p
  20. «Башкирец с трудом шагнул через порог (он был в колодке) и, сняв высокую свою шапку, остановился у дверей. Я взглянул на него и содрогнулся. Никогда не забуду этого человека. Ему казалось лет за семьдесят. У него не было ни носа, ни ушей. Голова его была выбрита; вместо бороды торчало несколько седых волос; он был малого росту, тощ и сгорблен; но узенькие глаза его сверкали еще огнем. «Эхе! – сказал комендант, узнав, по страшным его приметам, одного из бунтовщиков, наказанных в 1741 году. – Да ты, видно, старый волк, побывал в наших капканах. Ты, знать, не впервой уже бунтуешь, коли у тебя так гладко выстрогана башка» - «Капитанская дочка»
  21. Даль В. И. Записки В. И. Даля о смерти А. С. Пушкина // Пушкин и его современники: Материалы и исследования / Комис. для изд. соч. Пушкина при Отд-нии рус. яз. и словесности Имп. акад. наук.. — Пг., 1916. — Вып. 25/27. — С. 64—71.
  22. 22,0 22,1 ФЭБ: Мирский. Первые натуралисты. — 1992 (текст). feb-web.ru. 2020-03-09 тикшерелде.
  23. Смирнов Д. Н. Нижегородская старина / [авт. вступ. ст. Ю. Галай]. — Калып:Н. Новгород: Нижегородская ярмарка, 1995. — С. 473. — 598 [8] с. — ISBN 5-87893-012-9.
  24. Владимир Спектор. Как авоська верёвку вила Архивная копия от 27 февраль 2009 на Wayback Machine / Еженедельник «2000», № 5 (352) 2 — 8 февраля 2007 г.
  25. Н. А. Пакшина. Ольга Платоновна Вейсс — потомок Демидовых и Далей. // Актуальные вопросы общественных наук. Выпуск № 8 (48) / 2015.
  26. Журавский Лев Сергеевич (1918—1978) — хирург, дмн, профессор. Могилы врачей, г. Тверь
  27. ПЕРВЫЕ НАТУРАЛИСТЫ
  28. Даль писал об этом филологу Гроту следующее: «Академия наук сделала меня членом-корреспондентом по естественным наукам, а во время соединения Академий меня, без ведома моего, перечислили во второе отделение». См.: Грот Я. К. Воспоминания о В. И. Дале (С извлечением из его писем) // Грот Я. Воспоминания о В. И. Дале и П. П. Пекарском. СПб., 1873. С.41.
  29. Некролог Владимиру Далю. epitafii.ru.
  30. В Жуковском отлили памятник словарю Владимира Даля.
  31. В Оренбурге открыли первый в России памятник словарю Даля. «Россйская газета».

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Арапов М.В. Җанлы бөекрус теленең һәм аны ясаучы аңлатмалы сүзлек // Кеше. - 2009. - No. 1. - Б.153-166; No. 2.— Б.176-191
  • Грачев М. А. "Чыгып булмаслык намуслы Даль". - Нижный Новгород: Китаплар, 2013 .-- 227 б. - 500 данә. - ISBN 978-5-94706-142-0
  • Грот Я К. Я. К. Гротның Дахлның "Аңлатма сүзлегенә" өстәмәләре һәм искәрмәләре. - [Санкт-Петербург, 1870]. - 23 б.
  • Гр. Я. В. И. Даль хатирәләре: (хатларыннан өзекләр белән); П.Пекарский истәлекләре / [оп.] Акад. К. Грот. - [Санкт-Петербург]: Тип. Империя Акад. фәннәр, полиграфия. 1873 .-- 23 б.
  • Грот Y. К. Җанлы бөекрус теленең аңлатмалы сүзлеге V. I. Dahl: Y. K. Groth искәрмәсе. - Санкт-Петербург  : тип. Акад. фәннәр, 1870 .-- 60 с
  • Модестов Н. Н. Владимир Иванович Даль Оренбургта: Көнчыгыш. сочинение / комп. D.C. Оренбург. өйрәнде. архив. комиссия. рухани Николай Модестов. - Оренбург: тип. Тург. Төбәк идарә итә., 1913 .-- 92, IV б., 1 бит. порт. - (Оренбург фәнни архив комиссиясе материаллары; 27 чыгарылыш)
  • Канкава М.В. В. Дал лексикограф буларак - Тбилиси: odодна, 1958 .-- 356 б.
  • Булатов М. А., Порудоминский В.И. Аның сүзен туплаган кеше ... В. И. Даль хикәясе.   - М .: Балалар әдәбияты, 1966.   - 224, [2]   дан.   - 50,000 данә (юлда)
  • Бессараб М. Я. Владимир Даль.   - М .: Мәскәү эшчесе, 1968.   - 264   дан.   - 50,000 данә (төбәк)
  • Порудоминский В. И. Даль.   - М .: Яшь Гвардия, 1971.   - 384   дан.   - ( Искиткеч кешеләр тормышы ).   - 200,000 данә (юлда)
  • Бессараб М. Я. Владимир Даль: Рәсәйнең батыр гражданины һәм рус теле өчен бөек көрәшче турында китап.   - Ред. 2, рев. һәм өстәмә ..   - М .: Современник, 1972.   - 288   дан.   - ("Рәсәй әдәбиятын яратучылар" китапханәсе).   - 50,000 данә (полосада, супер мәйданда)
  • Порудоминский В. И. Тормыш һәм сүз: Даль. Хикәяләү / Афтерсл. В.П. Аникина ..   - М .: Яшь Гвардия, 1985.   - 224   дан.   - ( Пионер беренче дигәнне аңлата . 86 нчы чыгарылыш).   - 100,000 данә (юлда)
  • Костинский Ю. М. V. I. Dal / / XVIII-XX гасыр эчке лексикографлары / Ред. Г. А. Богатова.   - М .: Наука, 2000.   - КЕРЕМ.   85-122.   - 508   дан.
  • Клейменова RN Рәсәй әдәбиятын яратучылар җәмгыяте, 1811-1930 / Отв. ред. Б. Ф. Егоров; Хәвәскәрләр үсте. әдәбият. - Мәскәү: Академия, 2002. - 621, [2] б.
  • Матвиевская Г. П., Зубова И.К. Владимир Иванович Даль, 1801-1872 / Респ. ред. Доктор Биол. Фәннәр Э. Н. Мирзоян. Россия Фәннәр академиясе .   - М .: Наука, 2002.   - 224   дан.   - (Фәнни һәм биографик әдәбият).   - 530 данә.   - ISBN 5-02-022726-9 . (юлда)
  • Владимир Иванович Даль  : Тормыш һәм сәнгать   : Биобиблиогр. указ. / Үсте. дәүләт б - ка . NIO библиографиясе   ; Комп. О. Г. Горбачева; Ред. Т. Я. Брискман; Библиография ред. Э.Акимова.   - М .: Пашков йорты, 2004.   - КЕРЕМ.   11-18.   - 136   дан. Архивная копия
  • V. I. Dal: Биография һәм иҗади мирас: Библиография. индекс / комп.: Н. Л. ugган, К. Г. Тарасов; Фәнни. ред. Р.Н. Клейменова. - М.: Флинта, Натска, 2011 .-- 816 б., 1000 данә, ISBN 978-5-9765-1240-5, ISBN 978-5-02-037710-3
  • Автобиографическая записка В.И. Даля   // Рәсәй архивы   : тарихи һәм әдәби журнал.   - М .: Университет полиграфиясендә (Катков һәм К), Страстной бульварында, 1872.   - No.к. - Ст. 2246-2250 .
  • В. П. Нерознак, Р. Н. Клеймёнова. В.И.Дал һәм рус әдәбияты яратучылар җәмгыяте: җыентык / Респ. ред. В.П. Нерознак, комп. Р.Н. Клейменова.   - СПб. : Златуст, 2002.   - 312   дан.
  • Топорков А. Л. Даль Владимир Иванович / / Рус фольклорчылары: Библиографик сүзлек. XVIII-XIX гасырлар: 5 томда / RAS, рус әдәбияты институты (Пушкин йорты); Ред. Т.Г. Иванова .   - СПб. : Дмитрий Буланин, 2017.   - Т.   2: Г - Кошурников.   - КЕРЕМ.   3-14.   - ISBN 978-5-86007-820-8, ISBN 978-5-86007-835-2 .

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]