Владимир Дьяков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Дьяков latin yazuında])
Владимир Дьяков
Туган телдә исем рус. Владимир Анатольевич Дьяков
Туган 14 июнь 1919(1919-06-14)
Бакалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР
Үлгән 16 ноябрь 1995(1995-11-16) (76 яшь)
Мытищи, Мәскәү өлкәсе, Россия
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү тарих-архив институты[d]
Һөнәре тарихчы, ыславис, архиюгрыф
Эш бирүче РФА славәнбелем институты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: тарих
Эш урыны: РФА славәнбелем институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Владимир Дьяков (14 июнь 1919(1919-06-14), Бакалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР — 16 ноябрь 1995, Мытищи, Мәскәү өлкәсе, Россия) — ССРБ һәм Россия галиме, славянны өйрәнүче, археограф. Тарих фәннәре докторы (1966), Польша ФА чит ил әгъзасы. Фәнни тикшеренүләре 19 гасыр — 20 гасыр башында славян халыкларының милли-азатлык һәм инкыйлаб хәрәкәтләренә багышланган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Анатольевич Дьяков 1919 елның 14 июнендә Бәләбәй өязе (Башкортстан Республикасының хәзерге Бакалы районы) Бакалы авылында туган. 19381941 елларда Мәскәү тарих-архив институтында укый. Укуын тамамларга сугыш камачаулый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда үз теләге белән фронтка китә. Элемтә батальоны, аннары мотоукчылар батальоны рядовое була, артиллерия училищесын тәмамлагач, артиллерия взводы командиры итеп тәгаенләнә, яралана, хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1952 елда армиядән демобилизацияләнә

1947 елда Мәскәү тарих-архив институтын читтән торып тәмамлый.

19541957 еллар Мәскәү өлкә педагогия институты аспиранты, 19571958 — Хәрби-тарих архивының өлкән гыйльми хезмәткәре, 19581958 елдан — ССРБ Министрлар Советы каршындагы Баш архив идарәсендә галим-археограф булып хезмәт итә.

1959 елда «Российская военная историография последней четверти XIX века».темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1960-1995 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Славяннарны өйрәнү һәм балканистика институтында: өлкән гыйльми хезмәткәр, гыйльми мөхәррир, сектор мөдире, директор урынбасары, гомеренең соңгы көннәрендә — әйдәүче гыйльми хезмәткәр.

1966 елда «Революционное движение в русской армии и его взаимодействие с польским революционным движением». темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

В. А. Дьяков — 1863-1864 елнардагы поляк күтәрелеше тарихы буенча 25 томлык документаль басма инициаторы, «Украинада иҗтимагый-сәяси хәрәкәт. 1856-1864» ике томлыгын әзерләүдә катнаша (М., 1974).

Фәнни тикшеренүләре XIX б. — XX б. башында славян халыкларының милли-азатлык һәм ихтилал хәрәкәтләренә багышланган.

1972 елдан халыкара Славистика тарихы буенча халыкара комиссиянең вице-президенты. Россия гуманитар университетында Дьяков укулары үткәрелә.

Славистларның халыкара комитеты рәисе итеп сайлана, 19901992 елларда Дөнья славистика тарихы Комиссиясен җитәкләгән.

19941995 елларда тарих, география һәм әдәбият буенча мәктәп дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия-Польша эксперт комиссиясенең Россия бүлеге рәисе була.

1995 елның 16 ноябрьендә Мәскәү шәһәрендә вафат булган. Тын зыяратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300-гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 20-нән артык монография авторы.

  • Тарас Шевченко и его польские друзья. М.: Наука, 1964.
  • За нашу и вашу свободу : Герои 1863 года, сост. В. А. Дьяков. М. Молодая гвардия, 1964. 448 с. (в сер."Жизнь замечательных людей")
  • Ярослав Домбровский. М. Молодая гвардия, 1969. 240 с. Тираж: 65 000 экз. (в сер. «Жизнь замечательных людей»)
  • Методология истории в прошлом и настоящем. М.: Мысль, 1974. — 190 с.
  • Освободительное движение в России 1825-1861 гг. М.: Мысль, 1979. Тираж: 15 500 экз.
  • Исламоведение в дореволюционный России: биобиблиографический словарь. М.: Наука, 1979 (отв. редактор)
  • Освободительное движения народов Австрийский империи. Возникновение и развитие. Конец XVIII в. — 1849 г. М., 1980 (автор.)
  • Славянский вопрос в общественной жизни дореволюционной России. М., 1993.
  • "Горизонтов Л. Е., Дьяков В. А., Зуев Ф. Г. и др."Краткая история Польши. С древнейших времен до наших дней. М.: Наука, 1993. 528 с. ISBN 5-02-010035-8 Тираж: 4450 экз.
  • История, культура, фольклор и этнография славянских народов.
  • Uczestnicy ruchów wolnościowych w latach 1832-1855 (Królestwo Polskie): przewodnik biograficzny. Polski ruch wyzwoleńczy i polsko-rosyjskie więzi społeczno-kulturalne w XIX wieku. Polska Akademia Nauk. Zakład Narodowy im. Ossolińskich, 1990. ISBN 8304031175, 9788304031173

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт гуманитар университеты «Дьяков укулары» славистлар конференциясен даими рәвештә үткәрә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:С