Владимир Кавардаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Кавардаков latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 22 май 1937(1937-05-22) (86 яшь)
Туу урыны Россия
БАССР, РСФСР, СССР
Аскын районы, БАССР, РСФСР, СССР
Аскын, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре инженер
Башкарган вазыйфа Народный депутат Республики Башкортостан[d]
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты

Кавардаков Владимир Александрович (22 май 1937 ел ) — совет һәм КПСС фирка эшлеклесе, 1991 елдан КПСС-ның Аскын райкомның беренче секретары, Башкортстан Республикасы Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы. Башкорт АССР-ның атказанган инженеры.

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул иткән Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кавардаков Владимир Александрович 1937 елның 22 майында Башкорт АССР ының Аскын районы Аскын авылында туган. Милләте буенча рус, югары белемле — 1966 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, 1955 елда, авыл хуҗалыгы механизациясе училищесен тәмамлагач, комбайнер булып башлый. 1956-1959 елларда армиягә чакыртыла. Армиядән соң институтта укый. Институтны тәмамлагач, районның «Сельхозтехника» берекмәсеннәр олы, баш инженер, управляющий булып эшли. Төзәтү-техник предприятиесенең директоры була. 1991 елдан КПСС-ның Аскын райкомның беренче секретары.

Аскын районы, 157-нче Аскын сайлау округы Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мактаулы Билгесе» ордены, Башкорт АССР-ның атказанган инженеры

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]