Владимир Кадышевский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Кадышевский latin yazuında])
Владимир Кадышевский
Туган 5 май 1937(1937-05-05)
Мәскәү, СССР
Үлгән 24 сентябрь 2014(2014-09-24) (77 яшь)
Дубна, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d]
Һөнәре физик, физик-назарияче, төшче галим
Эш бирүче Объединённый институт ядерных исследований[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА академигы[d] һәм профессор[d]

Владимир Георгиевич Кадышевский (1937 елның 5 мае, Мәскәү, ССРБ2014 елның 24 сентябре, Дубна, Россия) — совет һәм Россия физик-теоретигы, элементар кисәкчәләр теориясе һәм югары энергия физикасы өлкәсендә белгеч, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФА Президиумы әгъзасы, Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институты (ОИЯИ) фәнни җитәкчесе.

Болгар Фәннәр академиясенең (2008), Грузия Фәннәр академиясенең (2002), Һиндстан Милли фәннәр академиясенең (2003) чит ил әгъзасы, Молдавия Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (2001)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Кадышевский 1946—1954 елларда Свердловск суворов хәрби училищесында укый, аны алтын медаль белән тәмамлый. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт универитетының физик факультетына укырга керә. 1960 елда физика факультетында укый. «Кырның квант теориясендә массалар спектры һәм фундаменталь озынлыгы турында» диплом эше Дмитрий Ширков җитәкчелегендә башкарыла. Физика-математика фәннәре кандидаты (1962, МДУ физика факультеты). Кандидатлык диссертациясенең темасы — «Вакыт-киңлекне квантлау мәсьәләләре». Фәнни җитәкчесе — Николай Боголюбов.

1962 елдан башлап Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтының Теоретик физика лабораториясендә (ОИЯИ ТФЛ) эшли.

Физика-математика фәннәре докторы (1968, ОИЯИ ТФЛ). Докторлык диссертациясенең темасы — «Ике телнең релятивистик мәсьәләсе буенча тикшеренүләр».

Мәскәү дәүләт универитетының физик факультеты профессоры (1970 елдан). МДУ физик факультетының «Элементар кисәкчәләр физикасы» кафедрасы мөдире.

1977—1978 елларда Фермилабта эшләгән совет физиклары төркемен җитәкли.

1983—1985 елларда ЦЕРНда ОИЯИ галимнәренең DELPHI экспериментында LEP тизләткечендә эшчәнлекне юнәлтә.

ОИЯИнең Теоретик физика лабораториясе директоры (1987—1992). 1992—2005 елларда ОИЯИнең директоры. ОИЯИнең фәнни җитәкчесе (2006 елдан).

«Атом-төш физикасы» белгечлеге буенча Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1991). Россия Фәннәр академиясе академигы (2000). РФА Президиумы әгъзасы һәм Физик фәннәр бүлеге бюросы әгъзасы (2002 елдан).

2014 елның 24 сентябрендә Дубнада вафат була. Хован зиратында җирләнгән.

Укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Кадышевский 15 кандидат һәм 5 фән докторы әзерләгән. «Дубна» Халыкара табигать, җәмгыять һәм кеше университетын ачу инициаторы һәм президенты (1995 елдан).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2006 елның 23 марты) — фән үсешенә, халыкара фәнни-техник хезмәттәшлекне ныгытуга һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[2];
  • Почёт ордены (1996 елның 12 марты) — дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[3];
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1976)[4];
  • I дәрәҗә Кирилл һәм Мефодий ордены (1981, Болгария);
  • II дәрәҗә Дуслык ордены (1996, КХДР);
  • Хезмәт орденының офицер тәресе (1996, Польша);
  • «Алмания Федератив Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2000, Алмания);
  • «Поляр йолдыз» ордены (2006, Монголия);
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (1997 елның 21 апреле) — илнең фәнен үстерүгә һәм халыкара фәнни хезмәттәшлеккә зур өлеш керткән өчен[5];
  • Н. М. Крылов исемендәге премия (1990);
  • Украина Милли фәннәр академиясенең Н. Н. Боголюбов исемендәге премия (2001);
  • ОИЯИ Н. Н. Боголюбов исемендәге премия (2006);
  • Украина Милли фәннәр академиясенең В. И. Вернадский исемендәге алтын медаль (2008).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Membrii Academiei de Ştiinţe a Moldovei: Dicţionar (1961—2006) / Ch.: Î.E.P. Ştiinţa, 2006
  2. Указ Президента РФ от 23 марта 2006 года г. № 239
  3. Указ Президента РФ от 12 марта 1996 г. № 372
  4. Академик Владимир Георгиевич Кадышевский: к 70-летию со дня рождения // Дубна: ОИЯИ, 2007
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21 апреля 1997 года № 150-рп «О поощрении Кадышевского В.Г.»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]