Владимир Литвиненко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Литвиненко latin yazuında])
Владимир Литвиненко
Туган 14 август 1955(1955-08-14) (68 яшь)
Краснодар крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Һөнәре фәнни хезмәткәр, эшмәкәр, тау инженеры
Балалар Ольга Владимировна Литвиненко[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Владимир Литвиненко Викиҗыентыкта

Владимир Стефанович Литвиненко (1955 елның 14 августы, Новоленинский, Краснодар крае, ССРБ) — совет һәм Россия тау инженеры, техник фәннәр докторы (1991), профессор, Санкт-Петербург тау университеты ректоры (1994), тау токымнарын эретү ысулы белән скважиналар бораулау белгече. Сәясәт эшлеклесе. Миллиардер, 2016 елдан Россиядә иң бай ректор[1][2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Литвиненко 1955 елның 14 августында Краснодар краеның Новоленинский утарында (башка мәгълүматлар буенча Краснодар краеның Тимашёвск шәһәрендә[3]) туа. Әтисе тимерче булып эшләгән, әнисе колхозда[4].

Воронеж өлкәсенең Зур Хвощеватка авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлый. Новочеркасск тау (геология-разведка) техникумында укыган. Геологик разведка партияләрендә эшли.

Совет армиясендә хезмәт итә. Ленинградка күчкәч Ленинград тау институтының (ЛТИ) тулай торагында комендант, аннан соң ЛТИның хуҗалык бүлеге башлыгы булып эшли.

1977—1982 елларда Ленинград тау институтында укый. «Файдалы казылма ятмаларын эзләү технологиясе һәм техникасы» белгечлеге буенча геологоразведка факультетын тәмамлый[5]. Аспирантурада «Скважиналарны бораулау технологиясе һәм техникасы» кафедрасында кала.

1987 елда «Тау токымнарны эретеп бораулау процессын тикшеренү» темасына техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1991 елда «Тау токымнарын эретүнең теоретик һәм эксперименталь нигезләре» темасына техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[6].

Нигездә, таш бораулау белән бәйле 47 патентның авторы[7]. 50дән артык фәнни мәкаләләр һәм монографияләр авторы һәм автордашы, алар арасында 5 уку әсбабы, фәнни журналлар һәм тау эше буенча мәкаләләр җыентыклары редакторы[8].

1984—1986 елларда — Г. В. Плеханов исемендәге Ленинград тау институтының административ-хуҗалык эшләре буенча проректоры, бер үк вакытта укытучы булып эшләгән.

1986—1994 елларда — тышкы икътисади һәм коммерция эшчәнлеге буенча Тау институты проректоры.

1994 елның июнендә, 39 яшендә Тау институты ректоры итеп сайлана. 2011 елда институт Санкт-Петербург дәүләт тау университеты дип үзгәртелә, 2012 елда — «Тау» милли минераль-чимал университеты, 2016 елда — Санкт-Петербург тау университеты.

Кайбер дәүләт эшлеклеләре бу университетта кандидатлык диссертацияләрен яклаганнар, аерым алганда: Владимир Путин (1997)[9], Игорь Сечин (1998)[10], Виктор Зубков (2000).

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Путин белән

1995 елдан — «Безнең йорт — Россия» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең Санкт-Петербург төбәк бүлеге советы әгъзасы.

1997 елдан «Безнең йорт — Россия» сәяси советы әгъзасы, 1999 елдан — Санкт-Петербург бүлеге советы рәисенең беренче урынбасары, 2000 елдан — совет рәисе.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. 2000 елдан — «Петербург ихтыяры» хәрәкәте сәяси советы әгъзасы.

2000, 2004 һәм 2012 елларда — президентлыкка кандидат Владимир Путинның Санкт-Петербург буенча сайлау штабы җитәкчесе[11]. 2018 елда — В. В. Путин сайлау штабы рәистәше.

2003 елда Валентина Матвиенконың сайлау алды штабын җитәкләгән.

Икътисадый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елда «Нефть-газ комплексының төбәкара биржасы» (МБНК) коммерцияле булмаган партнерлыкның биржа советы әгъзасы итеп сайлана.

2014 елда Россия югары уку йортларының иң бай җитәкчеләре исемлегенә керә[12]. 2017 елның июлендә «Фосагро» акцияләренең 19,35% ын үз эченә алган Литвиненко торышы миллиард долларга җитә. Акцияләр пакетын алу шартлары билгеле түгел.

«Фосагро», «ВНИИгеофизика», «Росгео» компанияләре директорлар советы әгъзасы. Россия газ җәмгыяте вице-президенты.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 — Почёт Ордены
  • 2003 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
  • 2003 — III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены;
  • Commandeur «Le Mérite de l’Invention» («Уйлап табулардагы казанышлары өчен», Бельгия)
  • 2000 — «Россиянең геологик атласы» өчен фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты
  • 2010 — Россия Федерациясе президентының мактау грамотасы — мәгариф, фән өлкәсендәге казанышлары һәм минераль чимал комплексы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен[13].
  • 2014 — Фрайберг тау академиясенең мактаулы докторы (Алмания)[14].
  • 2020 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены — фәнни-педагогик эшчәнлектә, квалификацияле белгечләр әзерләүдә һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[15].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Татьяна Петровна Литвиненко (1958), «Урамда хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ гамәлгә куючы.

Кызы — Ольга Владимировна Литвиненко (1983 елның 19 июле), Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетын һәм РФ Президенты каршындагы Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Психология фәннәре кандидаты. 2000 елдан 2006 елга кадәр — Тау университетының икътисад буенча проректоры ярдәмчесе. 2007—2011 елларда — Санкт-Петербургның Закон чыгару җыены депутаты[16], «Гадел Россия» яшьләр оешмасы лидеры. 2011 елда Россиядән Польшага китеп, аның гражданлыгын ала[17]. 2012 елның 9 февралендә «Гадел Россия» партиясенең үзәк советы аны «сәяси партиягә зыян сала торган гамәлләр өчен» төшереп калдыра.

Оныклары — Михаил, Эстер-Мария, Динә һәм Сара. Эстер-Мария Россиядә яши. Ольга Литвиненко, әтисен кызын урлауда, шулай ук заказга фәнни диссертацияләр әзерләү буенча бизнес булдыруда гаепли (шул исәптән 1997 елда илнең булачак президенты өчен дә)[18].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Крылова А. Ректор Санкт-Петербургского горного университета стал самым богатым академиком в России: В 2016 году Владимир Литвиненко заработал 195,7 миллионов рублей // Комсомольская правда, СПб. 13 июня 2016.
  2. Самый богатый ректор российского вуза обеднел на $50 млн.// regnum.ru 24 июля 2017.
  3. Литвиненко Владимир Стефанович // История создания и развития Санкт-Петербургского государственного горного института. Т. 1. СПб.: Медиа-маркет, 1998. C. 164. тираж 2000.
  4. Счастливый билет под грифом «секретно» // Новая газета СПб. 13 марта 2018.
  5. Биография 2018 елның 3 апрель көнендә архивланган. на сайте СПб. Горного университета.
  6. Автореферат докторской диссертации. М.: МГРИ, 1991. 38 с.
  7. Список публикаций, патентов и отчётов Литвиненко В. С. на elibrary.ru
  8. Библиография В. С. Литвиненко в Информационной системе «История геологии и горного дела» ГИН РАН.
  9. Дмитрий Волчек. Нелюбимая дочь друга Путина // Радио «Свобода», июль 2017 г.
  10. Кириленко А. Горняки-разбойники. Как «литературный негр» Путина и Сечина стал ректором-миллиардером
  11. Артём Филипенок. «Ведомости» объяснили происхождение $1 млрд у экс-главы штаба Путина «РБК», 24.07.2017.
  12. Дочь друга Путина ушла в «Открытую Россию» Ходорковского «Русская служба Би-би-си», 15.07.2017
  13. Распоряжение Президента Российской Федерации от 19 апреля 2010 года № 243-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации Литвиненко В. С.»
  14. Rector of the St. Petersburg Mining Institute to receive an honorary doctorate 2019 елның 4 май көнендә архивланган. 2014-06-11.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 12.10.2020 № 617 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. 2020-10-15 тикшерелгән.
  16. Дочь Владимира Литвиненко: У моего отца «синдром Ивана Грозного». Rosbalt.ru. June 8, 2012 тикшерелгән.
  17. Ксерокс на даче: тайна фальшивой диссертации Владимира Путина
  18. Диссертацию Владимиру Путину написал ректор Горного университета Петербурга

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]