Владимир Мальханов
| Владимир Мальханов | |
|---|---|
| Туган | 24 май 1946 (79 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
| Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
| Һөнәре | офтальмолог |
| Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор[d] |
Владимир Мальханов (24 май 1946 ел) — офтальмолог. Медицина фәннәре докторы (1997), профессор (2004). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2010). Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2011).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Владимир Борисович Мальханов 1946 елның 24 маенда Уфа шәһәрендә туган.
1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм шул ук елда Уфа күз авырулары Гыйльми-тикшеренү институтында эшли башлый.
1974—2013 елдарда бүлек мөдире вазифасын били [1]. 2013 елның 12 декабрендә лаеклы ялга чыга.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фәнни эшчәнлеге күзнең йогышлы, аллергик, аутоиммун һәм башка шешү авыруларын өйрәнүгә багышланган. Мальханов катнашлыгында авыруларның патогенезын, вируска каршы һәм антибиотик препаратларны куллануның нәтиҗәле булуын өйрәнү өчен офтальмоинфекцияләрнең эксперименталь модельләре; аденовируслы һәм хламидияле конъюнктивитларны, күз демодекозын, герпетик кератитты,увеитларны диагностикалау һәм дәвалау ысуллары эшләнә.
В. Б. Мальханов 520‑дән артык фәнни хезмәт һәм 42 уйлап табу авторы.
Төп хезмәтләре
Аденовирусные и хламидийные заболевания глаз. Уфа, 1995 (автордаш);
Редкие случаи в клинической офтальмологии. Уфа, 2005 (автордаш);
Атлас глазной патологии. 2‑е изд. М., 2013 (автордаш).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокБЭне указан текст
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]МАЛЬХАНОВ Владимир Борисович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.