Эчтәлеккә күчү

Владимир Маяковский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Маяковский latin yazuında])
Владимир Маяковский
Туган телдә исем Владимир Владимирович Маяковский
Туган 7 июнь 1893(1893-06-07)
Кутаиси губернасы, Россия империясе
Үлгән 14 апрель 1930(1930-04-14) (36 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d], Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе[d] һәм Школа № 91 (Москва)[d]
Һөнәре шагыйрь, драматург, кинорежиссёр, киноактёр, рәссам
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Өйдәш Лиля Юрьевна Брик[d], Яковлева, Татьяна Алексеевна[d], Elli Jones[d], Вероника Витольдовна Полонская[d] һәм Наталья Александровна Брюханенко[d]
Балалар Патрисия Томпсон[d]

 Владимир Маяковский Викиҗыентыкта

Владимир Владимир улы Маяковский (1893-1930) - Россия, ССРБ шагыйре, XX гасырдагы иң күренекле шагыйрьләрнең берсе. Шулай ук драматург, киносценарист, кинорежиссёр, киноактёр, рәссам, журнал мөхәррире ("Сул фронт"-ЛЕФ, Яңа ЛЕФ).

Владимир Маяковский Кутаиси губернасында 1893 елда туган.

1908 елда РСДРП - Россия Социал-Демократик Эшче партиясенә керә. Мәскәүнең сәнәгый районында пропагандист булып эшли, шуның өчен 1908-1909 елларда өч тапкыр кулга алына. Берничә төрмәдә утыра, Бутырка төрмәсендә бер кешелек камерада 11 ай дәвамында утыра. Төрмәдә Маяковский шигырьләр яза башлый. 1910 елда Маяковский төрмәдән азат ителә һәм партиядән чыга.

1912 елдан Маяковский шигъри чыгышлар ясый башлый. 1918 елда кинода уйный башлый.

1918 елда "Сул марш" шигырьләрен яза. 1919 елда Мәскәүдә РОСТА оешмасы белән хезмәттәшлек итә башлый, "РОСТА тәрәзәләре" плакатларын чыгара.

1915 елдан Маяковский футуризм шигъри юнәлеше белән мавыга һәм күп әсәрләр шул стильдә яза.

1930 елда Маяковский үз-үзен револьвердан үтерә. Фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгесез калган, шигърияттә, театрда уңышсызлыклар, аның әсәрләрен кискен тәнкыйтьләү шулай ук аның соңгы мәхәббәте Нора Полонская белән аңламавы дип фаразланыла.

Я хочу быть понят родной страной,

а не буду понят — что ж?!

По родной стране

пройду стороной,

как проходит

косой дождь.

татар теленгә тәрҗемәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теленга 1925 елда беренче тәрҗемә Гадел Кутуй ясады[1] (Маяковский В.В. Сул марш / пер. А.Кутуй //Яца декламатор — М.,1925. ). 1955 елда татар телендә Маяковский әсәрләре 13 томда чигтылар.

тәрҗемә үрнәк:

“Җәй көне дачада Владимир Маяковский башыннан узган искиткеч бер вакыйга” шигырь өзек (тәрҗемәче Әхмәт Фәйзи)

... Шигырь һәм нур өермәсе,

чәчел барына шуннан!

Кояш талса,

йокы алып,

кара төн килмәк була.

Кинәт шунда

мин чәчәм нур –

тагын якты көн туа.

Гомербуе

берөзлексез янып торсын нурыбыз! –

Минем дә

һәм кояшның да

менә ул лозунгыбыз!

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Галлямова Д. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән текстларның морфологик үзенчәлекләре (В. Маяковский шигырьләре мисалында)//XVI международная молодежная научно-исследовательская конференция имени Каюма Насыри: материалы конференции (14 марта 2018 г., г.Казань) [электронный ресурс]. – Казань, Казанский (Приволжский) федеральный университет, 2018. – 202 б.