Владимир Мединский
| Владимир Мединский | |
|---|---|
| Туган | 18 июль 1970 (55 яшь) Смила, Черкассы өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты |
| Һөнәре | журналист, сәясәтче, университет профессоры, язучы, блогер, тарихчы |
| Эш бирүче | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Гыйльми дәрәҗә: | сәясәт фәннәре докторы[d] һәм тарих фәннәре докторы[d] |
| Гыйльми исем: | профессор[d] |
Влади́мир Ростисла́в улы Меди́нский (укр. Мединський Володимир Ростиславович, 18 июль 1970, Смила, Черкассы өлкәсе, УССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече[1], публицист һәм язучы. 2012 елның 12 маеннан РФ мәдәният министры[2]. «Бердәм Россия» фиркасенең Югары шурасы әгъзазасы[3][4]. МГИМО профессоры, Россия язучылар берлеге әгъзасы, сәяси фәннәр докторы (1999) һәм тарихи фәннәр докторы (2011). Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең рәисе (2013 елдан).
Элек Дәүләт Думасы депутаты (IV, V чакырылышлары), эшкуарлык буенча Дәүләт Думасы комитеты эчендә аскомитет җитәкчесе, экология һәм табигать байлыклары буенча комитетының рәисе урынбасары, мәдәният буенча комитетының рәисе булган (2004—2011).
2025 елның февралендә Россия язучылар берлегенең[d] рәисе — беренче сәркатибе итеп сайланган[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Андрей Красавин (2012-12-17). Культурный бизнес. Компания №47 (732). 2013-11-26 тикшерелгән.
- ↑ Объявлен состав нового Правительства российской Федерации // Эхо Москвы
- ↑ 2018 елның 21 февраль көнендә архивланган // Ед. Россия
- ↑ 2014 елның 7 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Владимира Мединского избрали председателем Союза писателей России. Башинформ, 27.02.2025