Владимир Садай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Садай latin yazuında])
Владимир Садай
Туган 31 март 1926(1926-03-31)
Сембер өлкәсе, СССР
Үлгән 22 июль 1991(1991-07-22) (65 яшь)
Чабаксар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы, тәрҗемәче

Владимир Леонтьевич Садай (31.03.1926, Сембер өлкәсе, Чынлы районы, Кайсар - 22.07.1992, Чабаксар) - чуаш язучысы һәм драматургы, прозаик, тәрҗемәче. РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы иясе (1976). 1951 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Садай (Владимир Леонтьевич Цырульников) 1926 елның 31 мартында Сембер өлкәсенең Чынлы районында урнашкан Кайсар (чуашча Каша) авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ватанны саклаучылар сафына баса. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Ерак Көнчыгышта япон гаскәрләренә каршы сугыша. Аннары Монголия, Кытай, Кореяда хәрби хезмәт үтә.

Запаска киткәннән соң 2 ел җаваплы сәркатип, «Пĕрлешӳллĕ ĕç» (Уртак эш) газетасы редакторы вазыйфасында эшли.

1946 елда Владимир Садай үзенең «Атăл тӳпинче» («Иделдә») әсәрен Чабаксарга җибәрә. Аны Василий Алагер җентекләп укый. Ул яшь язучыны мактый һәм шул ук вакытта аңа кайбер аңлашылмаучанлыкларны төзәтергә киңәш итә. 1951 елда, озак эшләгәннән соң, Владимир Леонтьевич повестен барыбер дә әдәби дәрәҗәгә җиткерә.

1951 елда Чабаксарга күчеп килә. «Ялав» журналы һәм «Çамрăк коммунист» газетасы редакцияләрендә хезмәт куя, М.Горький исемендәге әдәби институтны тәмамлый.

Язучы 1991 елның 22 июлендә дөньядан китә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Садай каләме астыннан бик күп хикәяләр, романнар чыга. 20 дән артык китап бастырылган, шуларның 10ысы — рус телендә. «Лётчики» («Очучылар») романы өчен мастер 1955 елда МО СССР премиясенә лаек була.

  • «Лётчики» (1951, 1957, 1986)
  • «Туссем каллех пĕрле» (Дуслар кабат бергә) 1962
  • «Çăлтăрсем тапăра анаççĕ» 1968 (Йолдызлар таборга килә)
  • «Çĕр çирĕм утăм та виçĕ талăк» 1969 (Йөз егерме адым да өч тәүлек)
  • «Çĕр тата çын» 1972 (Җир белән кеше)
  • «Аттесемпе пĕрлех кăвакартăмăр», в 2 томах, 1976, 1981;
  • «Лётчики», 1955;[1]
  • «Звёзды над табором», 1975.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абрамов, В. А. Садай (Цырульников) Владимир Леонтьевич / В. А. Абрамов // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2009. — Т. 3 : М-Се. — С. 609—610.
  • Афанасьев, П. Садай (Цырульников) Владимир Леонтьевич // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 348—349.
  • Кузьмина, Е. Прозаик, очеркист и переводчик… / Е. Кузьмина // Цильнин. новости. — 2011. — 9 апр. (№ 18). — С. 10.
  • Павлова, С. В. Некоторые стилевые особенности лирической прозы в чувашской литературе второй половины XX века : [на примере творчества чуваш/ прозаиков Ю. Скворцова, В. Садая, А. Артемьева, В. Игнатьева[ / С/ В/ Павлова // Вестн. Чуваш. ун-та. Гуманит. науки. — 2008. — № 4. — С. 298—302.
  • Свешникова, Т. Прозаик, очеркист, переводчик / Т. Свешникова // Грани. — 2001. — 10 апр.
  • Тимуков, А. Н. Садай (Цырульников) Владимир Леонтьевич / А. Н. Тимуков // Краткая чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2001. — С. 358.
  • Цырульников Владимир Леонтьевич (Садай) // Энциклопедия чувашской журналистики и печати. — Чебоксары, 2014. — С. 495.
  • Цырульникова, А. Воспоминания о В. Садае / А. Цырульникова // Канаш (Ульянов. обл.). — 2000. — 25 февр. (№ 8). — С. 5.
  • Юман, А. Яркий талант / А. Юман // Ульянов. правда. — 1996. — 26 марта.
  • Ялгир, П. Садай (Цырульников) Владимир Леонтьевич // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 99.