Владимир Сафонов
Владимир Сафонов | |
---|---|
Туган | 11 сентябрь 1953 (70 яшь) Ишембай, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | РФ ЭЭМ дипломатия академиясе[d] һәм Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | ученый-правовед |
Эш бирүче | Российский государственный университет правосудия[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Сафонов Владимир Евгеньевич (11 сентябрь 1953 ел) — Россия юристы. Юридик фәннәр докторы (2000), профессор (2003). Россия Федерациясенең атказанган юристы[1].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Владимир Евгеньевич Сафонов 1953 елның 11 сентябрендә Башкорт АССРның Ишембай шәһәрендә туган[2]
1973 елда Ишембай нефтьтехникумын белем ала[2] һәм электрик булып эшли башлый.
ВЛКСМның Ишембай шәһәр комитетында инструктор һәм секретарь, БАССР профессиональ-техник белем бирү идарәсенең җәмәгать фәннәре бүлеге начальнигы булып эшли[3].
1987 -1990 елларда — Башкортстан Республикасы Прокуратурасында балигъ булмаганнар турында законнар үтәлешен күзәтү буенча бүлек прокуроры[2][3].
1988 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый[2][3].
1996 елда Россия Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатик академиясеннән «халыкара хокук» белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлый һәм, «юридик фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, профессор И. Ш. Мөхсиновның гыйльми җитәкчелегендә «Роль договорных отношений в становлении Республики Башкортостан» темасына диссертация яклый[2][3].
2000 елда докторантураны тәмамлый һәм, «юридик фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Российская государственность и теория современного федерализма: политико-правовые проблемы» темасы буенча диссертация яклый[2].
1996 елның 27 мартыннан 2001 елның 1 гыйнварына кадәр — Башкортстан Республикасының Конституция Суды судьясы[2][3]. Әлеге вакытта отставкада[2].
2001 елдан — Россия хөкем эше академиясендә конституцион хокуклар кафедрасы профессоры, ә 2007 елдан — дәүләт һәм хокук тарихы кафедрасы мөдире булып эшли.
2003 елда профессор гыйльми дәрәҗәсе бирелә[3].
Халыкара хокук, чит илләрнең конституцион хокукы, дәүләт һәм хокук тарихы, суд власте буенча 100-дән артык фәнни эшләр, монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы, шулардан — 4 монография, 6 уку әсбабы[2][3].
Россия юристлар Ассоциациясе әгъзасы, халыкара хокук ассоциациясе әгъзасы[1][3]. Россия табигать фәннәре академиясенең «Военная история, теория и права» секциясе әгъза-корреспонденты.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]В. Е. Сафонов, федератив мөнәсәбәтләргә күчү шартларында, федераль үзәк көчәя барганда, хәзерге Россия дәүләтчелеге табигатен комплекслы өйрәнергә тырыша. Демократия һәм дәүләт властеның эшкә сәләтлелеге таләпләренә җавап биргән федератив корылышның иң яхшы моделен эшләү юллары карала[2].
Сәяси эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Правое дело» партиясендә тора, анда контроль-ревизия комиссиясе составына кергән[4].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең атказанган юристы (2012) «законлылыкны ныгытудагы казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен»[1].
Гыйльми хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Диссертациясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафонов В. Е. Роль договорных отношений в становлении Республики Башкортостан: Автореф. дис.: канд. юрид. наук. — М., 1996.
Монографияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафонов В. Е. Правовые основы внешнеэкономических соглашений Республики Башкортостан. — М., 1995.
- Сафонов В. Е. «Федеративное государство: проблемы разграничения предметов ведения и полномочий». — Уфа, 1999.
- Сафонов В. Е. «Государство (республика) в составе Российской Федерации: теоретико-методологические и правовые аспекты». — СПб., 2001
- Сафонов В. Е. «Российская государственность и теория современного федерализма: политико-правовые проблемы». — М., 2002.
- Сафонов В. Е. «Зарубежные системы судебного конституционного контроля: виды и полномочия». — М., 2003.
Мәкаләләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муксинов И. Ш., Рахимов Р. А., Сафонов В. Е., Хабибулин А. Г. Развитие конституционного судопроизводства — гарантия становления гражданского общества // Правоведение. — 1999, № 3.
- Сафонов В. Е. Проблемы разрешения конституционно-правовых коллизий в системе федеративных отношений Российской Федерации // Национальный вопрос и государственное строительство: проблемы России и опыт зарубежных стран: Материалы науч. конф. (Москва, 27—28 апреля 2000 г.) / Под ред. С. А. Авакьяна. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 2001.
- Сафонов В. Е. Конституционные суды республик Российской Федерации на страже их Основного Закона // Проблемы укрепления конституционной законности в республиках Российской Федерации: Материалы науч.-практ. конф. Уфа, 1998; Проблемы образования и деятельности конституционных (уставных) судов субъектов Российской Федерации: Материалы Всероссийского совещания, Москва, 24 декабря 1999 г. — М.: Формула права, 2000..
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Алим Фаизов Владимир Сафонов стал заслуженным юристом России // Башинформ, 28.04.2012
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Сырых, 2006
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Сафонов Владимир Евгеньевич 2019 елның 20 декабрь көнендә архивланган. // Конституционный Суд Республики Башкортостан Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «ks-rb» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Правое дело-2. Восставшие из ада — Аналитический и новостной сайт информационно-экспертной группы Панорама
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сафонов, Владимир Евгеньевич // Видные учёные-юристы России (Вторая половина XX века). Энциклопедический словарь биографий / Под ред. докт. юрид. наук В. М. Сырых — М.: РАП, 2006. — 548 б.