Владимир Тихомиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Тихомиров latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 1896
Туу урыны Зөя, Казан губернасы, Россия империясе
Үлем датасы билгесез
Әлма-матер Казан Император университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
заслуженный врач РСФСР Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Владимир Дмитриевич Тихомиров (1896, Зөя, Казан губернасы — 1970 елдан соң) — ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Карел-Фин ССРының атказанган табибы. РСФСРның атказанган табибы[1] . Карелиядә дерматовенерологик хезмәтне оештыручыларның берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тихомиров Владимир Дмитириевич 1896 елда Зөя шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган. 1921 елга кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1924 елда интернатурада укый.

1925 елдан Карелиядәге хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә, Сунск хастаханәсендә. 1927 елдан Карелия Автономияле Совет Социалистик Республикасы Халык Сәламәтлек Саклау Комиссариаты аппаратында, дәвалау-профилактик бүлек начальнигы. 1929 елдан - Петрозаводск шәһәр хастаханәсенең венерология бүлегендә ординатор.

1931 елдан 1934 елга кадәр һәм 1945 елдан Карелия-Фин / Карелия республикасының тире-венерология диспансерының баш табибы[2].

1935 елдан - Карелия Республика Кан җибәрү станциясе табибы[3].

1963 елдан пенсиядә.

Тихомиров Владимир Дмитириевич табибларның республика фәнни җәмгыяте рәисе иде.

4 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты булып сайланган. ВКП(б) әгъзасы. Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • О награждении тов. Тихомирова В. Д. Почетной грамотой Верховного Совета Карело-Финской ССР : указ Президиума Верховного Совета Карело-финской ССР от 24 февраля 1956 года // Ленинская правда. — Петрозаводск, 1956. — 2 марта.
  • Беляковская, Т. Н. Владимир Дмитриевич Тихомиров : [к 60-летию со дня рождения заслуженного врача Карело-Финской ССР В. Д. Тихомирова] / Т. Н. Беляковская, С. М. Левин. — Москва : Медгиз, 1956. — 1 с.
  • Васильев, Л. Г. Здравоохранение Карелии / Л. Г. Васильев, С. М. Левин. — Петрозаводск : Госиздат КАССР, 1960. — 96 с.
  • Тихомиров, В. Д. Дермато-венерологическая помощь в Карельской АССР // Здравоохранение Карельской АССР. — Петрозаводск, 1970. — С.184-193

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О присвоении почетного звания Заслуженного врача РСФСР медицинским работникам Карельской АССР : указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 15 мая 1958 года // Ленинская правда. — Петрозаводск, 1958. — 17 мая
  2. ГБУЗ РКВД
  3. Баранова, Л.В. 35 лет службы крови // Здравоохранение Карельской АССР. — Петрозаводск, 1970. — С.220-225

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]