Эчтәлеккә күчү

Владимир Шнепп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Шнепп latin yazuında])
Владимир Шнепп
Туган 17 июнь 1924(1924-06-17)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 21 март 1997(1997-03-21) (72 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Владимир Борисович Шнепп (1924 елның 17 июне, Казан, ССРБ1997 елның 21 марты, Казан, Россия) — компрессорлар төзү өлкәсендә совет һәм Россия галиме, техник фәннәр докторы (1984), профессор (1986), Россия Федерациясенең Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1980).

Владимир Шнепп 1924 елның 17 июнендә Казанда туган.

1942—1946 елларда совет алманнарының хезмәт армиясендә эшли: Зөя шәһәре урман заводында, «Воркутауголь» комбинатында.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1951) Казан компрессор заводында мастер, бүлекнең өлкән инженеры, баш технолог булып эшли. 1958 елдан компрессорлар төзү буенча конструкторлар бюросының (хәзерге вакытта НИИтурбокомпрессор; 1997 елдан башлап НИИтурбокомпрессор Шнепп исемен йөртә.) баш конструкторы, 1985 елдан башлап бүлек мөдире, 1987 елдан — консультант.

Бер үк вакытта 1984—1988 елларда Казан химия-технология институтының компрессор машиналары һәм җайланмалары кафедрасында эшли.

Шнепп җитәкчелегендә унификация нигезендә машиналарны конструкцияләүнең югары нәтиҗәле системасы булдырылган; 200дән артык төр поршень, үзәк, винт компрессорлары эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән.

1997 елның 21 мартында Казанда вафат була.

Фәнни мәнфәгатьләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Шнепп хезмәтләре турбокомпрессорларда күчәр көчләр теориясенә һәм шуу подшипникларында роторларның тирбәнүе теориясенә, вакуум техникасы, пневмосистемалар, приводлар системасына һәм машиналар детальләре өлкәсенә карый.

Уйлап табуларга 21 авторлык таныклыгы бар[1].

Кызыл Байрак Хезмәт ордены, Хөрмәт Билгесе ордены, медальләр, шул исәптән ССРБ ВДНХ алтын һәм бакыр медальләре белән бүләкләнә.

  • Разработка и исследование циркуляционных центробежных компрессоров с саморегулируемым разгрузочным устройством [Текст]: Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата технических наук / Казан. хим.-технол. ин-т им. С. М. Кирова. — Казань: [б. и.], 1967. — 19 с.
  • Проектирование и исследование компрессорных машин: Сб. науч. тр. / Казан. хим.-технол. ин-т им. С. М. Кирова, Спец. конструкт. бюро по компрессоростроению; Под ред. В. Б. Шнеппа. — Казань, 1982. — 136 с.
  • Создание и внедрение высокоэффективных центробежных компрессоров в блочно-модульном исполнении на основе агрегатирования и унификации: диссертация … доктора технических наук в форме научного доклада: 05.04.06. — Ленинград, 1983. — 52 с.
  • Конструкция и расчет центробежных компрессорных машин. М.: Машиностроение, 1995. 239,[1] с.: ил.; 21 см; ISBN 5-217-01196-3
  • Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Краткий биографический справочник. Казань, 2009.
  • Татарская энциклопедия. Т. 6. Казань, 2014.
  1. Шнепп Владимир Борисович