Владимир аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир аты latin yazuında])

Владимир аты — олау атлары токымы. Токымны XX гасырның 30–50 нче елларында Владимир һәм Иваново өлкәләре хуҗалыкларында җирле зур җигем атлар һәм клейдесдаль, шайр, суффолк токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә туры яки кара-туры, аякта һәм башта ак таплар бар. Җилкә биеклеге 158–161, гәүдә кыек озынлыгы 163–165, күкрәк колачы 183–196, уч колачы 23–24 см. Күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 820 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 34 с эчендә юртып узды (Русиядә олау атлары өчен иң яхшы вакыт). Токым җирле атларны яхшырту өчен кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.