Владислав Быстров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владислав Быстров latin yazuında])


Владислав Быстров
Туган 19 июнь 1967(1967-06-19) (56 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре саксафанис, композитор, университет профессоры
Эш бирүче Брауншвейг техника университеты[d]

Владислав Юрьевич Быстров (1967 елның 19 июне, Казан) — рус чыгышлы алман саксофонисты һәм композиторы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владислав Быстров 1967 елның 19 июнендә Казанда туа. Кларнет классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый, шул ук белгечлек буенча Казан һәм Ленинград музыка училищеларында укый[1].

Төньяк диңгезнең җыр һәм бию ансамблендә хезмәт иткән вакытта 1986—1988 елларда шулай ук саксофонны үзләштерә. Ленинградка кайткач, Ленинград дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кларнет һәм саксофон класслары буенча белем ала. Бер үк вакытта И. Е. Атлас җитәкчелегендәге бию оркестрында, А. Бадхен җитәкчелегендәге Ленинград концерт оркестрында, В. Понаровский җитәкчелегендәге Биг-Бэндта һәм А. Большиянов җитәкчелегендәге «Опасные Соседи» рок-н-ролл төркемендә чыгыш ясаган.

1990 еллар башында Алманиягә Брауншвейг шәһәренә күчә. 1997 елда «Яңа Музыка» шәхси музыка мәктәбен ача. 1997—1999 елларда Брауншвейг шәһәренең Дәүләт яшь тамашачы театрында музыкаль җитәкчесе булып эшли. 1999 елдан бирле бер үк вакытта Брауншвейг университетында кларнет һәм саксофон укыта. 2004 елдан — «neue_nacht» халыкара электроакустик музыка һәм медиа-арт форумының сәнгать җитәкчесе[2]. 2016 елдан башлап түбәндәге халыкара фестивальләрне оештыручы: «Ebahariliku Muusika» (Эстониядә), «Брауншвейгские диагонали»[3][4], «Antiphonale»[5] һәм «Drei Tage Neue Musik»[6]. Шул ук вакытта Быстров Россиядә джаз[7] һәм авангард[8] фестивальләрдә чыгыш ясавын дәвам итә.

«Jean Paul 2013» (Байройт) халыкара композиторлар конкурсы лауреаты[9]. Сергей Летов белән бергә «Электромеханика» номинациясендә Сергей Курехин премиясе — 2013 лауреаты (Санкт-Петербург)[10].

2019 елда Эстония Музыка һәм театр академиясендә (Таллинн) «Ирекле импровизациядән композициягә реаль вакытта. Формалар. Үрнәкләр. Структуралар» дигән тема буенча докторлык диссертациясен (PhD) яклый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Влад Быстров: «Музыканты в Казани в конце восьмидесятых не были паиньками!».
  2. neue_nacht - Freunde der Neuen Musik Braunschweig e.V.. 2021-02-10 тикшерелгән.
  3. Влад Быстров. «Брауншвейгские диагонали». 2021-02-10 тикшерелгән.
  4. Braunschweiger Diagonale - Freunde der Neuen Musik Braunschweig e.V.. 2021-02-10 тикшерелгән.
  5. Antiphonale - Freunde der Neuen Musik Braunschweig e.V.. 2021-02-10 тикшерелгән.
  6. Drei Tage Neue Musik Festival - Freunde der Neuen Musik Braunschweig e.V.. 2021-02-10 тикшерелгән.
  7. Редакция Джаз.Ру (2015-02-23). Немецкие и российские импровизаторы на 35-й годовщине лейбла Leo Records в Берлине. 2021-02-10 тикшерелгән.
  8. Фри-джаз, новый джаз, импровизационная музыка. 2021-02-10 тикшерелгән.
  9. Vlady Bystrov - Jean Paul 2013. 2021-02-10 тикшерелгән.
  10. Премия Сергея Курехина 2013. Итоги. әлеге чыганактан 2021-03-03 архивланды. 2021-02-10 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]