Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш latin yazuında])
Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш
Сурәт
Дәүләт  Сербия
Административ-территориаль берәмлек Белград
Сәгать поясы DAZD[d]
Урын Экспериментальная начальная школа "Владислав Рыбникар"[d]
Вакыт мизгеле 3 май 2023
Яраланганнар саны 7
Үлүчеләр саны 9
Җинаятьчеләр саны 1[1]
Коралланыш CZ 75[d][2] һәм Коктейль Молотова[d]
Максат Экспериментальная начальная школа "Владислав Рыбникар"[d]
Җинаятьче Коста Кецманович[d][3]
Карта
 Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш Викиҗыентыкта

Владислав Рибникар исемендәге мәктәптә атыш (серб. Вишеструко убиство у Основној школи „Владислав Рибникар”) ― 2023 елның 3 маенда җирле вакыт буенча 8:30 сәгатьтә Белград шәһәрендә (Сербия) булган. 13 яшьлек Коста Кецманович (Коста Кецмановић) мәктәп территориясендә ут ача, 9 кешене (8 укучы һәм сакчы) үтерә һәм алты укучыны һәм бер укытучыны яралый, шуннан соң полиция тарафыннан тоткарлана.

Вакыйга барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 8: 40 тирәсендә Коста мәктәпкә керә, сумкасыннан корал алып сакчыга атып җибәрә, шуннан соң коридор буйлап укучыларга атуын дәвам итә. [4] Шуннан соң атучы тарих кабинетына керә, анда булган укытучыга һәм андагы укучыларга ата. Ахырда укчы полициягә бирелә, алар аның ике Zastava CZ 99[d] пистолетын таба һәм урамны яба. Һөҗүм итүчене коралсызландырганчы, ул 56 тапкыр атып өлгерә. Полиция тарафыннан табып алынган икенче пистолет рюкзакта була, шунда ук яндыргыч катнашма белән берничә шешә (Молотов коктейле[d]) табыла. [5][6][7][8]

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ату нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак була, шулардан бер сакчы һәм 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге сигез укучы. Франция Тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булган укучыларның берсе ― Франция гражданы. Эчке эшләр министрлыгы белдерүе буенча, алты укучы һәм укытучы яраланган һәм хастаханәгә озатылган. Аларның сәламәтлеге тотрыклы хәлдә. [9][10][11]

Һөҗүмне оештыручы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр халкы (шул исәптән һәлак булган укучыларның әти-әниләре) атыштан соң мәктәп алдында җыелган

Җинаятьтә шикләнелүче, 2009 елда туган укучы Коста Кецманович полиция тарафыннан тоткарланган. [12] Пистолетларны аларны законлы рәвештә тотучы әтисеннән урлаган, дип фаразлана, һөҗүм итүченең үзе белән Молотов коктейльләре дә булган. [13] Һөҗүм итүченең җинаять мотивларын тикшерү бара, мәктәптә мыскыл ителү[d] һәм түбән билгеләр алу да булырга мөмкин. [9] Атучыны яңа гына сыйныфка кабул ителгән тыныч һәм сабыр укучы итеп тасвирлыйлар. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, атучы һөҗүмне бер ай алдан планлаштыра, өстәвенә, атып үтерергә уйлаган сыйныфлар һәм балаларның исемлеген дә төзеп куйган. [14] Шулай ук һөҗүм итүче үзенең әтисе белән тирда алдан күнегүләр ясаган, дип хәбәр ителә. [15]

Белград прокуратурасы һөҗүм итүчегә 13 яшь булуын ачыклаган, бу аңа җинаять гаепләүләре белдерелми дигәнне аңлата, аның әтисен атыштан соң 48 сәгатькә кадәр тоткарлаганнар. [16][17][7] Закон буенча, атучы балигъ булмаганнар төрмәсенә бара алмый, чөнки ул 14 яшькә җитмәгән. Соңрак Сербия президенты Александр Вучич халыкка мөрәҗәгать итә, анда атучы психоневрология диспансерына урнаштырылган, дип әйтә. [18]

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр халкы атыштан соң мәктәп алдында җыелган

Мәгариф министры Бранко Ружич 5 майдан өч көнлек матәм игълан итә һәм көн ахырына кадәр дәресләрне туктату турында игълан итә. Сәламәтлек саклау министры Даница Груичич психолог ярдәменә мохтаҗ кешеләр өчен телефон аша кайнар линияләр оештырылачагын белдерә. [19]

Яраланганнарга ярдәм итү өчен кан тапшыру оештырыла. Матәм игълан итү хөрмәтенә йөзләгән шәһәр халкы (шул исәптән һәлак булган укучыларның әти-әниләре) атыштан соң мәктәп алдында җыелган. Соңрак алар мәгариф һәм сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы каршында протест белдерә башлый. [20]

Сербиядә корал турында закон[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сербиядә коралга ия булу турында катгый законнар бар, әмма шуңа да карамастан, ил дөньяда җан башына корал йөртүнең иң югары күрсәткечләренең берсен бирә. [21] Сербиядә коралга лицензия алу өчен кеше корал алу һәм йөртү өчен җитди сәбәп һәм медицина нәтиҗәсе күрсәтергә тиеш. Законсыз корал Көнбатыш Балканда 1990-елларда Югославия сугышларыннан[d] соң киң таралган. [5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://apnews.com/article/serbia-shooting-school-57a13ad01f4ae2377e6a9bbd88cc652f
  2. https://n1info.rs/vesti/zavrseno-saslusanje-oca-decaka-koji-je-pucao/
  3. https://www.b92.net/eng/news/crimes.php?nav_id=115891
  4. Pucnjava na Vračaru, ima mrtvih.
  5. 5,0 5,1 Sekularac, Ivana. Nine killed in planned attack at Serbian school by 13-year-old boy (2023-05-03). 3 май 2023 тикшерелде.
  6. Ovo je pištolj iz kog je učenik pucao u Osnovnoj školi "Vladislav Ribnikar" na Vračaru: Ukrao ga iz kuće (2023-05-03).
  7. 7,0 7,1 Rob Picheta (2023-05-03). A school shooting has rocked Serbia. Here's what we know.
  8. Miona Živić (2023-05-03). Građani se okupili na Vračaru, šetnja i do ministarstva, uzvikivali: "Ostavka".
  9. 9,0 9,1 RTS :: Hronika :: Pucnjava u školi na Vračaru – stradalo osam učenika i radnik obezbeđenja, šestoro dece i nastavnica povređeni, privedeni napadač i njegovi roditelji.
  10. BLOG Pucnjava u osnovnoj školi u Beogradu: Ubijeno devetoro, učenik planirao napad mesec dana - Društvo - Dnevni list Danas (2023-05-03).
  11. A student and his father are detained after 9 die in school shooting in Serbia.
  12. Aleksa Momčilović (2023-05-03). Ovo je Kosta K. (14) koji je ubio najmanje šest školskih drugova.
  13. Jelena Petrović (2023-05-03). MUP: Dečak se sam prijavio, imao spisak i plan i molotovljeve koktele.
  14. BLOG Srbija oplakuje žrtve masovne pucnjave, proglašena trodnevna žalost: Dečak sve isplanirao do detalja (2023-05-03).
  15. Gašić: Uhapšen i otac napadača, dečak vežbao gađanje u streljani - Društvo - Dnevni list Danas (2023-05-03).
  16. Jelena Petrović (2023-05-03). VJT: Ocu određeno zadržavanje, dečak nije krivično odgovoran.
  17. Police: Serbia school shooter had list of students to target (2023-05-03).
  18. Stefan Stanković (2023-05-03). Vučić: Dečak smešten u Kliniku za neuropsihijatriju, Srbija ujedinjena u tuzi.
  19. Insajder TV (2023-05-03). Ružić: Trodnevna žalost u celoj Srbiji zbog tragedije u školi na Vračaru.
  20. Prof. dr Danica Grujičić: Institut za mentalno zdravlje pružiće podršku svima posle pucnjave u OŠ "Vladislav Ribnikar" - Društvo - Dnevni list Danas (2023-05-03).
  21. "Balkanski mentalitet": Srbija u vrhu po broju oružja na 100 stanovnika (2021-06-27).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]