Водьлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Водьлар latin yazuında])
(Водь битеннән юнәлтелде)
Водьлар
Үз аталышы

vaďďalaizõd

гомуми сан

64 (2010)[1]

яшәү җире

Россия байрагы РФ,

Ленинград өлкәсе
Кингисепп районы
Эстония Эстония
Теле

водь теле, рус теле

Дине

Православие

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр халыклары

Кардәш халыклары:

эстоннар, финнар, кареллар, вепслар

 Водьлар Викиҗыентыкта

Водьлар (үзатамасы vaďďalaizõd) — РФнең төньяк-көнбатышында (Ленинград өлкәсе Кингисепп районы) яшәүче балтика буе-фин халкы. Водьларның гомуми саны 73 кеше генә калган (2002, халык исәбен алу) — ↓ 68 (2010, бәяләмә). Нигездә, рус телендә аралашалар, водь теле юкка чыгу чигенә җиткән[2]. Дин тотучы водьлар — православие динендә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Водьлар — РФ төньяк-көнбатышының автохтон халкы. Археология мәгълүматларына караганда, төньяк эстон кабиләләренә якын кардәш булган кабиләләрдән б. э. 1нче мең елына оешканнар. Көнбатышта Нарва елгасыннан көнчыгышта Нева елгасына кадәр, төньякта Фин култыгыннан көньякта Луга һәм Плюсса елгаларының өске агымына кадәр булган җирләрдә таралып яшәгәннәр. Рус елъязмаларында 1069 елдан, чит ил чыганакларында (папалар Александр III һәм Григорий IX буллаларында) XII гасырдан Ватланд, Ватландия иле телгә алына. Ижора платосында урнашкан Көнчыгыш Ватландия (Водь җире) XII гасырдан Новгород республикасы вассаллыгында, XV гасырда христианлаша, бераздан көчле ассимиляциягә дучар була. XX гасыр урталарына кадәр водь теленең көнчыгыш диалектында сөйләшкән кешеләр Копорье янындагы Иципино авылында очрыйлар. Көньяк Ватландия турында мәгълүматлар юк. Водьларның саны сугышлар һәм күпләп (күбесенчә мәҗбүри) миграциягә китү сәбәпле кыскарып бара. XV гасыр уртасында Орден рыцарьлары тарафыннан Бауска шәһәре тирәсеннән (хәзерге Латвия) куып алып кителгән водьлар XIX гасыр урталарына кадәр кревинглар исеме астында сакланганнар. XVII гасыр азагында Водь җире Швеция кул астына күчкәч, водьларның күпчелеге рус җирләренә күченә. XX гасыр урталарына кадәр водьларның Ленинград өлкәсе Кингисепп районында урнашкан авыллары гына саклана. Өч төркемгә берләшеп (4-6 авыл янәшә) яшәгәннәр: «болын» водьлары (Луга елгасының түбән агымы), «үзән» водьлары (Бабинское, Глубокое, Копанское күлләре) һәм «югары» водьлар (Котлы бистәсе тирәсе). XIX гасыр уртасында водьларның саны 5 148 кеше булган; 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматлары буенча 1 мең кеше; 1926 елгы халык исәбен алу буенча — 705 кеше.

Водь, күрше фин-угыр һәм ижора авыллары картасы. 18482007

Халык саны үзгәрү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуҗалык итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Водьларның хуҗалык итү мәдәнияте РФ төньяк-көнбатышы халыкларыныкы белән охшаш. Төп кәсепләре — игенчелек, терлекчелек, күлләрдә һәм диңгездә балык тоту, урманчылык. XIX гасырда эш эзләп читкә китү дә булган.

Азык-төлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ризыклары — арыш икмәге, арпа боткасы, соңрак бәрәңге, тазә һәм кипкән балык. Шәһәр тәэсирендә XIX гасырда чәй һәм тәмәке кулланганнар.

Торак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылларда 30-60 хуҗалык булган. Тораклары көнчыгыш славян тибында булган, бер яки ике бура өй (рихи) һәм өйалдыннан торган. Йорт интерьеры шулай ук көнбатыш рус тибында: мичне, мич авызын ишеккә каратып, ишек янында ук салганнар, өстәл һәм кызыл почмак (юмалнурка) ишектән керү юлына капма-каршы почмакка куелган. Хуҗалар яшәгән йорт хуҗалык корылмалары белән П шәкелендәге ишегалды аша тоташкан була. Келәтне (ратис) һәм мунчаны (саун) аерым салганнар. Арыш көлтәсен киптергечләр- ригалар уртак файдаланылган.

Кием[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ир-ат киеме рус киеменә охшаш. Хатын-кыз киеме XIX гасыр урталарына кадәр үзенчәлеген саклаган: яшь кызлар ак төстәге (амы), хатын-кызлар зәңгәр төстәге (рукка) киндердән суккан изүе ябулы җиңсез озын күлмәк кигән, өстеннән алъяпкыч бәйләгән. Бизәкле бәйләнгән путалар йөрткәннәр, кияүдәге хатын-кызга тимер аеллы каеш пута (пуута) тагу мәҗбүри булган. Кияүгә чыкмаган кызлар бәйрәмнәрдә чәч толымнарын беркетеп торучы махсус ярымйомры баш киеме (пяясиэ) кигән. Кияүгә чыккан кызларның чәч толымын кискәннәр (кызның әнисе чәч толымын кияү кеше кулына биргән, киселгән толымны гомер буе саклаганнар, чәч хуҗасы үлгәч, табутына бергә салганнар), баш киеме дә формасын үзгәртә, ак төстәге конуссыман башлык (пайкас) була. Беренче баласы тугач, хатын-кызның баш киеменең төсе кызылга үзгәрә (пяясиэ). Бизәнү әйберләре көнбатыш һәм көнчыгыш тәэсирендә күп төрле була: урак формасындагы күкрәкчә, муенсалар, колак һәм чигә алкалары. Баш киемнәре, күкрәкчәләр сәйлән белән чигелә, аккургашлар, тәңкәләр, кыңгыраучыклар асып бизәлә. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар ак төстәге гади күлмәк (уммико) кигән, башларын һәм җилкәләрен киң ак җәймә (ыгалина) белән каплаган. XIX гасыр уртасыннан рус хатын-кызлары кебек киенә башлыйлар.

Гаилә гореф-гадәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Водьларның гербы.

XX гасыр башына кадәр зур патриархаль гаиләләр яши. XX гасыр урталарына кадәр борынгы гаилә гореф-гадәтләре саклана: бала табучы хатынны мунчага яткыру, яучылаганда тәмәке тарту, зираттан тыш җирләү, баш очына кабер ташы кую, кеше вафат булгач, елау-сыктау һ.б. Святки, Элҗен көне һ. б. бәйрәмнәр корбан чалып үткәрелгән. XX гасыр азакларына кадәр «хуҗалар»-«ияләр»гә ышану яшәгән.

Авыз иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Водьларның фольклоры язып алынган хәлдә сакланган: әкиятләр, әйтемнәр, табышмаклар, үтенечләр, җырлар, сыктаулар һ. б. Туй җырлары, эпик җырлар, лирик җырлар, бию җырлары, хоровод җырлары, такмаклар яшәп килгән. Җырлар ялгыз да, күмәк тә башкарылган. Музыка уен коралларыннан канныль (кантеле), волынка (ракконилли), аэрофоннар, XX гасыр башыннан гармун кулланылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рябинин Е. А. Финно-угорские племена в составе Древней Руси. СПб, 1997.
  2. Шлыгина Н. В., Тынурист И. В. Прибалтийско-финские народы России. М., 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]