Боровецкий чиркәве

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боровецкий чиркәве latin yazuında])
(Вознесение соборы (Яр Чаллы) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чиркәү
Боровецкий чиркәве
Боровецкая церковь
Боровецкий чиркәве. 1997
Боровецкий чиркәве. 1997
Ил Татарстан
Шәһәр Чаллы
Дин Православие
Мәхәллә Кама аръягы благочиние округы 
Бина төре өч башлы гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18721882 еллар
Халәте гамәлдә

Боровецкий чиркәве, Изге Күккә ашу чиркәве, рус. Боровецкая церковь, храм Святого ВознесенияУфа губернасы Минзәлә өязе Боровецкий авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәренә керә) 1882 елда төзелеп беткән гыйбадәтханә (чиркәү). Урыс православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Казан епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый. Әрхәрәй утары статусына ия. XIX гасырның II яртысы архитектура истәлеге.

Адрес: 423800 Татарстан, Яр Чаллы, Чулман проспекты, 127.
Чиркәү җитәкчесе — протоиерей Алексей (Дубровин).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырда Боровецкий авылында агач чиркәү булган. 1828 елда беренче таш чиркәү төзелә. Яңа таш гыйбадәтханә 1872-1882 елларда Алабуга сәүдәгәре, XIX гасыр ахырының күренекле язучысы Д.И. Стахеев (1840-1918) акчасына төзелә[1]. Октябрь инкыйлабына кадәр чиркәү Боровецкий авылы һәм якындагы 3 авыл халкына хезмәт күрсәтә.

  • 1937 елда чиркәү ябыла. 1940 елда чаңнары төшерелә.
  • 1990 елга кадәр чиркәү эшчәнлеге тукталып тора. Чаллы православныйлары дини бәйрәмнәрдә Казан-Мари епархиясенә караган Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Алабуга районы Костенеево авылы чиркәүләренә йөрергә мәҗбүр була. Тукай районының «Майский» күмәк хуҗалыгы бинаның бер өлешендә электр көче белән эшләүче тегермән урнаштыра.
  • 1980 еллардан башлап, Чаллы шәһәрендә православие дине җәмгыяте оешып (җәмгыять рәисе Николай Пашутин), гыйбадәтханә бинасын диндарларга кайтару буенча эш башлый.
  • 1981 елда гыйбадәт кылу йорты ачарга рөхсәт алына. Гыйбадәт кылу йортының (рус. молельный дом), аннары Боровецкий чиркәвенең беренче настоятеле итеп Ижаудан протоиерей Александр (Кормышаков) билгеләнә.
  • 1989 елда Чаллының 2нче Отделстрой идарәсе һәм КамАЗның чуен кою заводы эшчеләре көче белән яңадан торгызу эше башлана. Чиркәү өчен чаңнар Воронеждан кайтартыла.
  • 1990 елда Раштуа бәйрәмендә беренче гыйбадәт кылу үткәрелә.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Классика төрендәге эклектика стилендә корылган гыйбадәтханә. Чаң манарасы (рус. колокольня) 3 яруслы. 1990 еллардагы яңартып кору эшләре вакытында гыйбадәтханәнең беренчел халәтенә сизелерлек үзгәрешләр кертелә.

Чиркәү ишегалдында дини кирәк-яраклар сатучы ике кибет, православие китапханәсе, балалар якшәмбе мәктәбе урнашкан ике катлы административ бина бар.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997-2000 елларда чиркәү хорында Владимир Васильев (хәзер Казан консерваториясе укытучысы[2]) җырлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ермаков В.В. Вехи челнинской истории: Сборник документов по истории Набережных Челнов. Наб. Челны: Изд-во КамПИ, 1998.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы