Волгоград өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Волгоград өлкәсе татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Волгоград өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Волгоград өлкәсе

Теле

татар теле

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Волгоград өлкәсе татарларытатарларның Волгоград өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Волгоград өлкәсе төрки халыклар яшәгән иң борынгы төбәкләрнең берсе. Аның территориясе Алтын Урда составына кергән, биредә аның башкалаларының берсе – Сарай‑Бәрке яки Сарай әл‑Җадид, хәзер Царево археологик шәһәре урнашкан, Әстерхан ханлыгы, Нугай Урдасы составында булган. 1778 елда Казан һәм Пенза наместникларыннан күчеп килүчеләр Кече Чапурники авылына, Саратов губернасының Кузнецк өязеннән 1836 елда Царев шәһәре Сарай бистәсенә, 1840 елда шул ук губернаның Яңа Үзи өязеннән Лятошинка авылына, Пенза губернасының Чебар өязеннән 1826 елда Бәхтияр авылына, 1865 елда Маляевка авылына нигез салалар.

1923-1924 елларда Царицынода (хәзер Волгоград шәһәре) татар телендә «Чаткы» әдәби‑сәяси, юмористик иллюстрацияле журналы, 1925 елда РКП (б) губкомының «Элемтә» атналык газетасы чыга. 1948 елга кадәр – Лятошинкада, 1957 елга кадәр Кече Чапурники мәктәбендә татар телендә укыту алып барылган.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Волгоград өлкәсендә 24 557 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 17 743,[1] 1989 елда – 25 973,[2] 2002 елда - 28 641 кеше)[3], шул исәптән Волгоград (9760 кеше), Волжский (2557) шәһәрләрендә, Светлоярск (2352) (Кече Чапурники, Червленое, Нариманов), Ленин (1975, Бахтияровка, Маляевка, Царев), Иске Полтавский (1059, Лятошинка), Палласовский (848) районнарында яшиләр.[4][5]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • медицина фәннәре докторы Н. Акҗегетов (Камышин шәһәре),
  • педагогика фәннәре докторы Д. Вилькеев,
  • филология фәннәре докторы Р. Юналеева.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елдан башлап «Идел» татар мәдәни‑мәгариф үзәге эшли, татар мәдәни үзәкләре шулай ук Волжск шәһәрендә дә, Бахтияровка, Лятошинка, Маляевка авылларында да эшли, Кече Чапурники авылында мәдәни‑этнография үзәге булган «Туган як» музее бар. «Чишмә» (1989 елдан, 2012 елдан, Волгоград), «Дуслык» (Бәхтияровка авылы), «Шатлык» (Лятошинка авылы), «Яшьлек» (Маляевка авылы), «Туган як» һәм «Тамчы» (Кече Чапурники авылы) вокаль төркемнәре оештырылган. Татар телен өйрәнү буенча 3 якшәмбе мәктәбе ачылган (Волгоград, Волжский шәһәрләре, Кече Чапурники). Барлык татар авылларында да мәчетләр төзелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.