Вологда агач архитектурасы
Вологда агач архитектурасы (рус. Волого́дское деревя́нное зо́дчество) — Вологда агач архитектурасындагы стиль һәм юнәлешләр җыелмасы, XVIII гасыр ахыры - XX гасырның башлангыч чиреге агач йортлар ансамбле.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вологда Россия территориясендә яхшы сакланып калган агач архитектурасының бай һәм кабатланмас мирасына ия. XXI гасыр башында Вологдада 105 тән 170 кә кадәр агач архитектура комарткылары сакланган була. Вологдада XIX - ХХ гасыр башындагы барлык төр - мирза, сәүдәгәр һәм мещан катламнарының агач йортлары, ә архитектура стилен алганда — классицизм, ампир һәм модерн үрнәкләре сакланган.
XIX гасыр азагында - XX гасыр башында шәһәрдә "вологда тибы" дип аталган агач йортның аерым бер төре формалашкан - ике катлы йорт, формасы буенча - ишек алдына сузылган болдыр өстендә почмак параллелепипед лоджия эшләнгән.
Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Агач йортлар төзелеше 1917 елдан соң туктый. Шулай булса да, XX гасыр урталарына кадәр агач төп төзелеш материалы булып кала. Бу чорның агач архитектурасының күренекле комарткысы - тимер юлчылар Мәдәният сарае, Бу бина 1927 елда Art Nouveau стиле элементлары белән төзелгән.
ХХ гасырның икенче чирегендә төп төзелеш төре - агач бараклар. Конструктивизм элементлары бу чорда төзелгән биналарда очраштыра. Бу ысул элементлары булган агач йортларның катлаулы төзелешенең мисалы - Җитен комбинаты касабасы (1930 - 1940)
Хәзерге торышы һәм саклау проблемалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россиянең тарихи 115 шәһәренең 16-сында гына агач архитектура комарткылары бар[1] .
1970нче еллар башыннан, Вологда тарихи шәһәрләр исемлегенә индерелгәннән соң, аның тарихи мирасын саклау җәһәтеннән шактый эшләр башкарыла. 1980нче еллар азагында комарткыларны саклау зоналарының яңа проекты раслана[2] .2009 елның 26 июнендә Җир куллану һәм төзелеш кагыйдәләре раслана, алар тарихи һәм мәдәни комарткыларны саклау зоналарын үз эченә алып тора.
Вологда дәүләт саклавы астында 105 агач һәйкәл бар [3]. 1990 - 2000 елларда күп комарткылар законсыз яки дәлилсез сүтеп алына. 2005 елга, 105 комарткының 25-е тулысынча ватылган, 4-е - өлешчә, тагын 4-е - җимерек хәлдә. 10 объект, үзгәртүләр кертеп, бозылган. 26 объект реставрация үткән. 2010 елның башына Вологда агач архитектура комарткылары исемлегендә 155 объект калган була.
Аерым комарткыларны гына түгел, ә Вологданың тарихи кала буларак аерылмас өлеше булган бер бөтенлек хасил иткән тарихи-архитектура мохитен саклау җитди проблема булып тора.
Канун тарафыннан яклануга карамастан, дәүләт саклавы нәтиҗә бирми диярлек, һәм Вологда агач архитектурасы ансамбленең бөтенлеге һичтуктаусыз юкка чыга бара. 1990 - 2000 елларда кала үзәген "тарихилык" стилендә үзгәртү бара[4] . Күпчелек проектлар комарткыларның күчермәсе итеп, кирпеч конструкцияләрне агач яки аңа охшаган материаллар белән көпләп, югалган һәйкәл фасадына тышкы охшашлык тудырып төзелә.
Популяр мәдәнияттә Вологда агач архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Вологда агач төзелеш сәнгатен 1976 елда бөтен Советлар Союзына «Песняры» ансамбленең «Вологда» дигән билгеле булган җыры таныта.
Вологданың берничә агач архитектура комарткылары «Мелкий бес» кинофильмында чагылдырылган [5].
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Список деревянных памятников архитектуры Вологды
- Достопримечательности Вологды
- Русское национальное жилище
- Русское деревянное зодчество
Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Перечень Министерства культуры РСФСР, 1970
- ↑ Регамэ С., Маркус К. Вологда. Проблемы преобразования исторического центра// Градостроительство — 1997. — № 6. — С. 19—24
- ↑ Кашина Л. И. {{{башлык}}} // Деревянное зодчество:Проблемы, реставрация, исследования : Сборник Методическое сопровождение мониторинга недвижимых памятников Вологодской области.
- ↑ Маевский Б. {{{башлык}}} // Архитектура. Строительство. Дизайн : журнал.
- ↑ Сазонов А. И. Моя Вологда. Прогулки по старому городу. — Вологда: "Древности Севера", 2006. — 272 с.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фехнер М. В. Вологда — М.: Госстройиздат, 1958. — 216 б. — (Архитектура городов СССР). — 4 000 экз.
- Мильчик М. И., Ушаков Ю. С. Деревянная архитектура Русского Севера: Страницы истории — Л.: Стройиздат, 1981.
- Сазонов А. И. Такой город в России один / Художник С. К. Мальцев — Вологда: ПФ «Полиграфист», 1993. — 96 б. — 47 000 экз. — ISBN 5-86402-009-5.
- Сазонов А. И. Моя Вологда: Прогулки по старому городу — Вологда: Древности Севера, 2006. — 272 б. — ISBN 5-93061-021-5.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Евгений Соловьев Позгалев решил зачистить Вологду. Независимая газета (2006-08-08). 12 сентябрь 2009 тикшерелгән.
- Александр Дуднев Где резной палисад?! (Интервью с А. Сазоновым). Сайт движения «Архнадзор» (2009-08-21). 12 сентябрь 2009 тикшерелгән.