Вологда челтәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вологда челтәре latin yazuında])
А. С. Пушкинның «Лукоморье» поэмасы мотивлары буенча — «Руслан һәм Людмила»

Вологда челтәрерус. Волого́дское кру́жево — коклюшкалар (махсус агач таяклар) белән ишкән рус челтәренең бер төре; Вологда өлкәсендә киң таралган. Вологда челтәрендәге барлык төп сурәтләр бер төрле киңлектәге, тигез генә бормаланып торган, өзеклексез киндер тасма белән башкарыла (аны «вилюшка» дип атыйлар). Вологда челтәрен бәйләү өчен мендәр-валик; коклюшка (артыш яки каеннан); башлы энәләр; каплавычлар таләп ителә. Вологда челтәрләре өчен типик материал — акшарлы яки эшкәртелмәгән җитен. XVII гасырда челтәр осталары көмеш һәм алтын җепләрдән челтәр ысулларын үзләштергәннәр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вологдада челтәр шөгеле XVI—XVII булатларга карый, ләкин тәҗрибә буларак XIX гасырның беренче чирегеннән яши. Челтәр башта Аурупада барлыкка килгән, Италия һәм Фландрия челтәр җитештерүнең иң борынгы үзәкләре булып санала. Вологдада һөнәри рәвештә җитештерү 1820 елдан башлана, ул вакытта алпавыт крепостнойлары Көнбатыш Аурупа илләренекенә окшатып, күлмәкләргә һәм тукымаларга челтәр кушып бәйли башлаганнар.

С. А. Давыдованың рәсми тикшерүләре күрсәткәнчә, крепостнойлык чорында, провинциянең барлык алпавыт йортларында Санкт-Петербургка һәм Мәскәүгә җибәрер өчен челтәр җитештерүче «фабрикалар» булган. Бара-бара, алпавыт остаханәләренә челтәр туку халык мохитенә күчә һәм халык сәнгатенең бер төренә әверелә, урындагы халыкның ихтыяжларын һәм зәвыгын чагылдыра.

Челтәр осталыгы үсешенә XIX гасырда Петербург Мария практик мәктәбе (рус. Мариининская практическая школа) тәмамлаган талантлар — Анфия Федоровна һәм Софья Петровна Брянцевалар, Рахиль Фиолетова һәм Анна Чурина булышлык итә; алар меңнән ашу хатын-кызны бу һөнәргә өйрәтә[1]. 1893 елда Вологда губернасында 4000 челтәр остасы бу эш белән шөгыльләнә, 1912 елда — 40 000.

ХХ гасырда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Вологда шәһәрендәге челтәр һөнәри-техник мәктәбе ачыла.

1930 елда Вологда челтәр бәйләүчеләр берлеге булдырыла, 1935 елда — аның нигезендә нәфис иҗат лабораториясе ачыла[2].

XX гасырның 30 нчы елларында совет чынбарлыгын чагылдырган образлар барлыкка килә. XX гасырның 40 нчы елларына кадәр үлчәмле челтәр, соңрак аерым матди әйберләр — яка, жабо, пелерина, шарф, кадавыч, перчатка һ.б.эшләнә башлый

Вологда челтәрләре берничә тапкыр күргәзмәләрдә югарыгы бүләкләргә лаек була: 1925 елда 1925 ел Парижда узган заманча декоратив сәнәгать һәм сәнгать күргәзмәсендә алтын мидал, 1937 елда Парижда — Гран-при, 1958 елда Брюссельдә — алтын мидал. Шул ук Брюссель күргәзмәсендә «Русские мотивы» дип аталган челтәр пәрдә югарыгы Гран-при премиясе белән бүләкләнә.

XXI гасырда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 3 ноябрендә Вологда Кремль майданындагы иске Дәүләт банкы бинасында Челтәр музее ачыла. Музейның гомуми мәйданы — 1400 м2, экспозиция мәйданы — 600 м2. Төп экспозицияда Вологда өлкәсе, бу традицион сәнгать һөнәренең нигезләнүе һәм үсеше турында сөйләгән 500 -дән артык әйбер тәкъдим ителә[3].

Вологда челтәре белән шундагы музей-тыюлыкта, Вологда челтәр музеенда, Бөтенрусия декоратив - гамәли һәм халык сәнгате музеенда, шулай ук «Снежинка» челтәр фирмасы музеенда таныша аласыз.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кружево России. Вологодское кружево. М. А. Сорокина, 2001
  2. О.С. Попова, Н. И. Каплан. Русские художественные промыслы, Москва: Знание, 1984. — С. 62—64
  3. Сегодня в Вологде состоялось торжественное открытие «Музея кружева», Archived from the original on 2011-08-11, retrieved 2020-11-29