Воркута

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Воркута latin yazuında])
Воркута
Карта
Ил Россия
Республика Коми Республикасы
Шәһәр округы Воркута
Координатлар 67°30'тн, 64°2'кнч
Нигезләнгән 1936
Мәйдан 30 км²
Мәркәз биеклеге 180 м
Халык саны 70 551 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 82151
Почта индексы 169900
Рәсми сайт воркута.рф
Кардәш шәһәрләр Антананариву[d], Вологда, Шахты, Киркенес[d], Бөек Новгород һәм Санкт-Петербург

Воркута (коми Вӧркута, рус. Воркута, нен. Варкута) — Коми Республикасының төньягындагы шәһәр. Котып аръягындагы иң эре шәһәрләрнең берсе.

Халык саны — 70 551 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 95 866 кеше.[1]

2021 елның 10 сентябреннанХезмәт даны шәһәре.[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воркута Төньяк поляр түгәрәге артында, Сыктывкардан 904 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Төньяк тимер юлының Воркута станциясе.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воркута климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 1,1 1,2 5,3 12,0 26,5 31,0 33,8 30,0 24,2 15,6 4,8 3,5 33,8
Уртача максимум, °C −15,6 −16,1 −9,6 −5,5 1,7 12,7 18,7 14,2 7,8 −0,8 −9,5 −13,9 −1,3
Уртача температура, °C −19,4 −19,7 −13,8 −10 −1,9 7,6 13,1 9,7 4,4 −3,2 −13 −17,4 −5,3
Уртача минимум, °C −23,6 −23,9 −18,1 −14,4 −5,2 3,3 8,2 5,8 1,3 −6,1 −16,5 −21,6 −9,2
Абсолют минимум, °C −48 −49,4 −41 −38,5 −26,3 −8,4 −1 −4 −10,5 −29 −45,1 −52 −52
Явым-төшем нормасы, мм 36 34 33 27 35 52 55 63 57 57 40 42 531
Чыганак: Погода и климат Средние значения за период 1981 — 2010 гг.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воркута 1931 елда күмер чыганагы янындагы геологлар бистәсе буларак нигезләнә.

Күмер ятмалыр үзләштерү күбесенчә тоткыннар көчләре белән үткәрелгән. 1938 елда ГУЛаг системасына кергән Воркута хезмәт белән төзәтү лагере (Воркутлаг) оештырыла; 1946 елда Речлаг оештырыла.

1940 елга кадәр — Ненец милли округы составында; шул ук елда Воркутага шәһәр тибындагы бистәсе статусы бирелә.

1943 елда шәһәр статусын ала.

1953 елда Речлаг тоткыннары восстаниены күтәрәләр.

ССРБ таркалудан һәм чыгару сәнәгатенең кризисы аркасында күп кешеләр шәһәрдән чыгып киткәннәр.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
55 668 89 742 100 210 115 646 84 917 70 551

Милли состав: руслар — 77,7%, украиннар — 7,9%, татарлар — 2,9%, комилар — 1,7%, белоруслар — 1,5%, чуашлар — 1,1%, әзериләр — 1,0%.[8]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воркута шәһәр округына керәләр:[9]

  • Воркута шәһәре — 70 551 кеше

5 ш.т.б.:

  1. Воргашор шәһәр тибындагы бистәсе — 12 044 кеше
  2. Елецкий шәһәр тибындагы бистәсе — 631 кеше
  3. Заполярный шәһәр тибындагы бистәсе — 1 948 кеше
  4. Комсомольский шәһәр тибындагы бистәсе — 1 047 кеше
  5. Северный шәһәр тибындагы бистәсе — 9 023 кеше

Авыл торак пунктлары: халык саны — 613 кеше

  1. Мескашор — 54 кеше
  2. Сёйда — 23 кеше
  3. Сивомаскинский — 525 кеше
  4. Хановей — 4 кеше
  5. Елец — 7 кеше
  6. Никита — 0 кеше
  7. Юршор — 0 кеше

«Воркута» шәһәр округының мәйданы — 24 400 кв.км, халык саны (2010) — 95 854 кеше.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Воркутауголь» ААҖ — градообразующее предприятие по добыче угля.
  • «Воркутацемент» ААҖ
  • Воркута механика заводы
  • Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: сөт заводы, икмәк комбинаты, болан совхозы.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Санкт-Петербург дәүләт таулы институтының филиалы
  • Сыктывкар дәүләт университетының филиалы
  • Россия мәгариф академиясе филиалы
  • Ухта дәүләт техника университетының филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-13 
  2. Указ о присвоении почётного звания «Город трудовой доблести».
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. Численность населения по национальности по городам и районам(үле сылтама)
  9. Численность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов(үле сылтама)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]