Воротынец

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Воротынец latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Воротынец
Ил Русия
Өлкә Нижгар өлкәсе
Район Воротынец районы
Координатлар 56°3'N, 45°51'E, 56°3'37"N, 45°51'48"E
Нигезләнгән 1620
Халык саны 6 452 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83164
Почта индексы 606260

Воротынец (рус. Воротынец) — Нижгар өлкәсендәге шәһәр тибындагы бистә (1964 елдан), Воротынец районының административ үзәге.

Халык саны — 6 452 кеше (2010).[2]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл М7 «Идел» автоюлында, Нижгардан 144 километр көнчыгыштарак урнашкан.

Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Воротынец Вортоныскийлар кенәзләре (16—17 гасырларда авыл биләүчеләре) фамилиясе буенча аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 1620 елда нигезләнгән.[3]

Революциягә кадәр Нижгар губернасының Васильсурск өязе соствына кергән. 1929 елдан Воротынец районының административ үзәге булып тора.

Шәһәр тибындагы бистә статусы 1964 елда бирелгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
3 476 4 140 5 231 7 006 6 719 6 452

Милли состав (2002): руслар — 95%, чуашлар — 3,1%.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Май-сыр заводы, икмәк заводы, сынау җиһазлары заводы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]