Во Ван Тхыонг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Во Ван Тхыонг latin yazuında])
Во Ван Тхыонг
Вьетнам байрагы 12нче Вьетнам президенты
Вазыйфага керешкән
2023 елның 2 марты
Аңа кадәр Нгуен Суан Фук
Туган 13 декабрь 1970(1970-12-13) (53 яшь)
Вьетнам , Хайзыонг провинциясе, Мангтит өязе, Анфыок җәмгыяте

Во Ван Тхыонг (вьетн. Võ Văn Thưởng, 1970 елның 13 декабре, Төньяк Вьетнам, Хайзыонг провинциясе, Мангтит өязе, Анфыок җәмгыяте) ― Вьетнам сәяси һәм фирка эшлеклесе. 2023 елның 2 мартыннан Вьетнам байрагы Вьетнам Социалистик Республикасы президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ван Тхонг 1970 елның 13 декабрендә Хайзыонг провинциясенең Мангтит өязе Анфыок җәмгыятендә туган. 1992 елда Хошиминдагы Вьетнам Милли университетының фәлсәфә факультетын тәмамлап, бакалавр дәрәҗәсен алган. 1999 елда шул ук университетта магистр дәрәҗәсен алган. Шулай ук Хо Ши Мин исемендәге Милли сәясәт академиясенең аспирантурасын тәмамлаган, сәяси фәннәр буенча диссертация яклаган. [1]

1993 елның 18 ноябрендә Вьетнам Коммунистлар партиясенә керә. Студент елларында Ван Тхонг Хошимин университеты профсоюзы секретаре урынбасары булып эшләгән. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Хошимин шәһәренең Яшьләр берлегендә берничә вазыйфа биләгән:

  • 2000 елдан ― Вьетнам студентлар ассоциациясе вице-президенты.
  • 2002 елдан ― Хошимин шәһәренең Яшьләр берлеге секретарь урынбасары, 2003 елдан – берлекнең секретаре.
  • 2004 елдан ― партия райкомы секретаре.

2006 елда Вьетнам Коммунистлар партиясе Политбюросы тарафыннан Үзәк Яшьләр берлегенә эшкә җибәрелә һәм даими секретарь булып эшли, аннары Үзәк Яшьләр берлегенең беренче секретаре итеп сайлана, 2007 елның гыйнварыннан бу вазифаны били.

2008 елның февралендә Вьетнам яшьләр берлеген җитәкли башлаган.

2007 елда Виньлонг провинциясеннән 12нче чакырылыш Вьетнам Милли Җыелышы (парламенты) депутаты итеп сайлана.

2011 елның гыйнварында Вьетнам Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетына сайлана.

2011 елның августыннан 2014 елның апреленә кадәр Куангнгай провинция партия комитеты секретаре булып эшли.

2014 елның апреленнән партиянең Хошимин шәһәр комитеты секретаре урынбасары була, соңрак Хошимин шәһәр комитеты эшенә җитәкчелек итә.

2016 елның гыйнварында Вьетнам Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетына яңадан сайлана һәм Вьетнам Коммунистлар партиясе Политбюросы әгъзасы итеп сайлана. [2]2016 елның февралендә Политбюро аны Вьетнам Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге мөдире итеп билгели. Шулай ук партия Үзәк комитетының тышкы мәгълүматлаштыру буенча әйдәп баручы комитетын җитәкли.

2016 елның июлендә Донгнай провинциясеннән 14нче чакырылыш Вьетнам Милли җыелышына депутат итеп сайлана.

2021 елның гыйнварында Вьетнам Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетына һәм Политбюросына сайлана. 2021 елның февралендә Вьетнам Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты секретариатының даими әгъзасы итеп билгеләнә.

2023 елның 2 мартында Вьетнам Милли Җыелышы Ван Тхыонгны ил Президенты итеп раслый. Ван Тхыонг парламент депутатлары алдында ант бирә. 52 яшендә Вьетнам тарихында иң яшь президент була. [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]