Вриндаван

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вриндаван latin yazuında])

Вриндаван[1] (Һинди телендә:वृन्दावन, санскр. (IAST) Vṛndāvan) — Һиндстанның Уттар-Прадеш штатының Матхура даирәсендә шәһәр. Вайшнавизм тарафдарлары өчен изге дини сәфәр кылу урыны булып тора. Хәзерге Вриндаван урынында борынгы заманда урман булган, анда ышану буенча Кришна Җирдә 5000 ел элек чагылганда үзенең илаһи уеннарын үткәргән. Вриндаван Кришнаның туу урыны дип саналган Матхурадан 15 километрда урнашкан. Шәһәр янында Агра — Дәһли автострадасы урнашкан.

Вриндаван шулай ук «5000 гыйбадәтханә шәһәре» дип атала — кайбер исәпләүләр буенча бу шәһәрдә булган гыйбадәтханәләр саны, аларның күпчелеге Радһа-Кришнага табынуга багышланган. Кришнаизмда Вриндаван изге урын булып санала, ул Кришнаның рухи дөньяда мәңге сыену урыны Голока Вриндаванадан аермасы юк дип санала.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2001
56 618

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]