Вриндаван Чандродайя Мандир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вриндаван Чандродайя Мандир latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Вриндаван Чандродайя Мандир
Ил Һиндстан
Төбәк / район Уттар-Прадеш, Вриндаван, Матхура
Дин Кришна һәм Радхага табыну
Кайсы дини агымга карый Һинд дине
Сайт Рәсми сайт

Вриндаван Чандродайя Мандир ул Һиндстанда, Матхурада Вриндаванда төзелә торган гыйбадәтханә. Планланганча ул дөньяда иң биек дини һәйкәл булачак.[1][2] Гыйбадәтханәне ИСККОН Бангалор планлаштырган булган.[3] Планлаштырылганча гыйбадәтханә 700 фут биеклегендә (213 метр яки 70 катлы) булачак һәм мәйданы 540000 квадрат фут (~50000 кв.м.)булачак.[4] Проект 62 акрда ясалган 12 акр парклау һәм боралаклар тору өчен мәйданчык булачак.[5]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рупа Госвами Самадхи алдында лекциядә Шрила Прабһупада.

1972 ИСККОН-ның нигезләүчесе һәм ачарьясы Шрила Прабхупада Бхаджан Кутир алдында Юкта Вайрагья принципы турында сөйләгән (аскетикның гади һәм саф яшәве, аның максаты рухи эшчәнлек алып бару, мәсьәлән, Кришна исемнәрен җырлау, язу һәм уку). Ул шулай дип әйткән:

  • "Без күктерәү бина төзүгә тендециябез бар. Сезнең илегез турында сөйләгәндә шулай. Сез күктерәү бинаны төзүгә игътибарыгызны җәлеп итмичә, Кришна өчен зур гыйбадәтханә төзү тенденциясен кулланырга тиеш. Бу юлы, Сез материаль активлыгыгызны чистартырга тиешсез." - 1972 елның 29 октябре, Шрила Прабхупаданың Вриндаванда лекциясе.[6]

Шрила Прабхупаданың шул карашы һәм раславы белән илһамланып, ИСККОН Бангалор тугърылары яки ритвиклар Вриндаван Чандродайя Мандир проектын уйлаганнар, бу Ходай Шри Кришна өчен күктерәү гыйбадәтханәсе булырга тиеш иде.

Матхура районында Чандродайя гыйбадәтханесенең нигез ташын салу церемониясе 2014 елның 16 мартында, Һоли алкышлы вакыйгасы алдыннан булган.[7]

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мадһу Пандит Дасаның Президент Пранаб Мухердҗи белән очрашуы булган, анда алар гыйбадәтханәне төзү турында кыскача сөйләшәкәннәр.[8] Гыйбадәтханәнең нигез ташы Һиндстанның президенты Пранаб Мухердҗи 2014 елның 16 ноябрендә салынган булган.[9] Гыйбадәтханә төзелеше дәвам итә.

Планлаштырылган Җайланмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Боралак мәйданчыгы.[10]
  • Машиналар өчен 12 акр парковка.
  • Ашамлыклар һәм эчемлекләр ашханәсе.
  • Эчтә булган Радһа-Кришна рекреацион паркы.
  • Кришна мирасы музее.
  • Өстәге катта урнаштырылган телескоплар булачак, аннан кешеләр бөтен Вриндаванны күрә алачак.[11]
  • Вриндаван Чандродайя Мандир Темасы Паркы.
  • Карау өчен манзарадан гаять зур гыйбадәтханәне күреп була.
  • Гыйбадәтханә аша капсула лифты йөри торган булачак.[12]
  • Диорама күрсәтүе аша Ведик әдәбиятта тасвирланганча, көчле тавыш, яктылыкны кулланып Галәмдә төрле планета системалары.
  • Зиярәт кылучылар өчен берничә көн тору өчен җайланмалар
  • урманнарда матур итеп челтерәп аккан Ямуна чишмәсе кабатланачак, ул зиярәт кылучыларга көймәдә йөрү мөмкинчелеге бирәчәк. Йөрергә теләгәннәр өчен өстә йөрү өчен юл ясалган булачак.[11]
  • Гыйбадәтханә тирәли 30 акр агачлар белән мәйдан булачак, Брадж урманнары шуннан гыйбарәт булачак.
  • Гыйбадәтханәнең түбәсендә карау манарасы булачак һәм шуннан Матхура, Агра һәм Ямуна елгасының панорамик караулары булачак.[13]
  • Гыйбадәтханә тарафыннан төнге сәфәр оештырылган булачак

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]