Всеволод Березин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Всеволод Березин latin yazuında])
Всеволод Березин
Туган 16 декабрь 1922(1922-12-16)
Тамбу губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 3 август 2016(2016-08-03) (93 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре галим
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Всеволод Березин (16 декабрь 1922 ел — 3 август 2016 ел) — галим-инженер-механик, югары мәктәп эшлеклесе. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкортстан Фәннәр академиясенең почётлы академигы (1995), техник фәннәре докторы (1970), профессор (1969). РСФСР-ның (1982) һәм Башкорт АССРның (1968) атказанган фән һәм техника эшлеклесе; ССРБ-ның (1982) һәм Россия Федерациясенең (1995) Ягулык һәм энергетика министрлыкларының, ССРБ газ сәнәгатенең (1983), РСФСР «Нефтеснаб»ының (1987) почётлы хезмәткәре; Россия Федерациясенең почётлы нефтьчесе (1995).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Всеволод Леонидович Березин 1922 елның 16 декабрендә Тамбов губернасының Иль-Рождественно авылында туган.

Барнаул миномет училищесында, Новосибирск хәрби транспорт инженерлары институтында (1940-42) укый. Сугыш вакытында 1нче Украина һәм 3-нче Белоруссия фронтларында (1942-1946) сугыша.

1951 елда И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтын тәмамлый.

1954 елда И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында «Исследование процессов контактной сварки магистральных трубопроводов» темасына кандидатлык диссертациясе, 1970 елда — шул ук югары уку йортында — «Исследования напряженного состояния нефтепродуктопроводов при капитальном ремонте» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Магистраль торба үткәргечләрне проектлау, төзү һәм капиталь ремонтлау, нефть табу сәнәгатендә яңа материаллар куллану буенча белгеч.

Эш урыны: 1954 елдан — Уфа нефть институты: 1955 елдан кафедра мөдире, 1964 елдан алып ректор; нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институты директоры (1970-1979); кафедра мөдире (1970-1991), 1991 елдан И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институты, хәзерге И. М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университеты профессоры.

Всеволод Леонидовичның фәнни эш юнәлешләре: үткәргеч торба транспорты, су асты үткәрүләрен траншеясыз төзү ысулы, түбән температурада нефть резервуарларының ышанычлылыгын арттыру ысуллары; нефть һәм газ үткәргечләрнең сулы туфракта тотрыклылыгын арттыру.

Галимнең укучылары арасында 12 фән докторы һәм 79 фән кандидаты.

Березин Всеволод Леонидович ССРБ Газ сәнәгате министрлыгының фәнни-техник советы әгъзасы (1975 елдан) һәм бу советның секция рәисе; Бөтенсоюз фәнни-техник оешмалар советы президиумының мәгариф буенча комитеты әгъзасы; «Недра» нәшрияты һәм «Строительство трубопроводов» журналы мөхәррияте әгъзасы.

Ул шулай ук — докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган совет рәисе; Югары аттестация комиссиясенең эксперт советы әгъзасы; ССРБ-ның Дәүләт төзелеш комитетының Фән һәм техника буенча дәүләт комитетының берничә комиссия әгъзасы; Башкортстан Фәннәр академиясенең Мактаулы академигы (1992), халыкара информатика академиясенең мөхбир әгъзасы (1996).

Всеволод Леонидович Березин 2016 елның 3 августында вафат була.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Березин Всеволод Леонидович — 100-дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 17 дәреслек һәм монография, 52 авторлык танытмасы һәм 2 уйлап табу патенты авторы.

    • Сооружение газохранилищ и нефтебаз. — 1986 (автордаш).
    • Системная надежность трубопроводного транспорта углеводородов. — М.: Недра, 1997;
    • Березин В. Л., Бородавкин П. П. Сооружение магистральных трубопроводов: Учеб. 1, 2 изд. — М.: Недра, 1978, 1987.
    • Поточное строительство магистральных трубопроводов. М.: Недра, 1992 (автордаш).
    • Системная надежность трубопроводного транспорта углеводородов. — 1997 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]