Всеволод Зур Оя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Всеволод Зур Оя latin yazuında])
Всеволод Зур Оя
Бөек Владимир кенәзе
Вазыйфада
1176 – 1212
Аңа кадәр Михаил Юрий улы
Дәвамчысы Юрий Всеволод улы
Туган 1154(1154)
Дмитров
Үлгән 15 апрель 1212(1212-04-15)
Владимир (шәһәр)
Җефет Мария Шварновна[d] һәм Любава Васильковна[d]
Балалар уллары: Константин, Борис, Юрий, Ярослав, Владимир, Святослав, Глеб, Иван һәм 4 кызы (барысы 12 бала)
Әни Малуша
Әти Юрий Долгорукий

Всеволод Юрий улы Зур Оя яки Всеволод III (чукынганнан соң Дмитрий 115415 апрель 1212) — 1176 елдан Бөек Владимир кенәзе, Юрий Долгорукийның унынчы улы, Андрей Боголюбскийнең энесе. Анасы — Ольга — Византия императорлары (Юнан патшасы кызы) нәселеннән.

Всеволод III-ның күп балалы булганлыктан, 12 баласы (8 улы һәм 4 кызы) булган, шуңа күрә дә «Зур Оя» («Большое гнездо») кушаматын йөрткән.

Кенәз Юрий Долгорукий аны Бөек Ростов шәһәре кенәзе итеп билгели.

Кенәз Юрий Долгорукий вафатыннан соң бертуганы Андрей Боголюбский аны тәхеттән мәхрүм итә.

1162 елда Всеволод III анасы Малуша һәм бертуганы Михаил белән иленнән куыла, Константинопольдә император Мануил сараенда тәрбияләнә.

Всеволод III идарәсе вакытында Владимир кенәзлеге чәчәк ату чорына ирешә.

1174-1177 елларда төньяк-көнбатыш рус кенәзлекләренең үзара сугышларында актив катнашкан.