Вынгапуровский мәчете
Мәчет | |
Вынгапуровский мәчете
Сабр ан-Набии Мухаммад | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 629828, Төмән өлкәсе, ЯНАО, Ноябрьск, Вынгапуровский[d] мкр., Ленин ур., 9 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ЯНАО МДН / «Нур» мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | гыйбадәт йорты |
Төп даталар: 2009 ― рәсми теркәлү
| |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | мечеть.Вынгапур."Сабр ан-Набии Мухаммад" Рәсми сайт |
Вынгапуровский мәчете, «Сабр ан-Набии Мухаммад» мәчете, «Нур» җирле мөселман җәмгыяте мәчете (рус. Мечеть «Сабр ан-Набии Мухаммад» микрорайона Вынгапуровский г. Ноябрьска, Мечеть МРОМ «Нур» РДУМ ЯНАО) ― Россия Федерациясе субъекты Ямал-Ненец автономияле округының Ноябрьск шәһәренең Вынгапуровский микрорайонында (2014 елга кадәр мөстәкыйль бистә) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (гыйбадәт йорты, мәчет). ҮДН составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Нур» җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Вынгапуровскийда (1984–2014 елларда бистә, 2014 елдан Ноябрьск шәһәренең ерак микрорайоны, эксклавы) 2002 елда 6 509 кеше яшәгән, шуларның 57% ы руслар, 43% ы башка халыклар (аларның күпчелеге ислам динен тотучы халыклар) вәкилләре булган[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елда әле мөстәкыйль торак пункт булган Вынгапуровскийда мөселманнарның җирле дини оешмасы барлыкка килгән. Ямалда Диния нәзарәте булмагач (округ Диния нәзарәте 2001 елда барлыкка килә[2], 2003 елда рәсми теркәлә), оешманы рәсми теркәтү өчен, иң якындагы Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. Төмән өлкәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бистәгә беренче мөселман дин әһелләрен җибәрә[1].
Вынгапуровский бистәсе мөселманнарының бер өлеше җомга намазларына Ноябрьск шәһәренә (83 км, автомобильдә 1,5 сәгатьлек юл) җәмигъ мәчтенә йөри. Алар үзләре яшәгән бистәдә ҮДН каршындагы ЯНАО МДН составындагы «Мәгърифәт» җирле дини оешмасының филиалын булдыруны сорыйлар[1].
2004―2009 елларда бистәдә ҮДН имамы булып Сагман улы Таһирҗан хәзрәт Сәлимгәрәев эшли. Ул бистә мөселман мәхәлләсен булдыру һәм берләштерү, бистәдә дини тормышны җайга салу эшләрендә зур көч куя. 2009 елдан Таһир хәзрәт Башкортстанның Дүртөйле районы Юнтирәк авылында имам була[1]. Шуннан соң берничә ел җирле дини оешма, рәсми теркәлмичә, дини төркем буларак эшләп килә.
2009 елның 23 октябрендә бистә мөселманнары, «Нур» җирле дини оешмасы буларак, рәсми теркәлгән, идарә рәисе Рәсил Рәис улы Сәмигуллин[3].
2010―2014 елларда бистәдә Ямал-Ненец казыятына караган «Иман» дини берләшмәсе эшләгән (идарә рәисе Ленар Хәйдәр улы Мөбәрәкҗанов) [4]. Бистәгә имам-хатыйб булып Ринат хәзрәт Әхмитшин килгәч, ике җәмгыять берләшкән.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйбадәт йорты Вынгапуровский бистәсенең Ленин урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан аерым торучы коттеджда ачылган. Әлеге коттедж мәчет итеп җиһзландырылган. Түбәсендә символик ярымае бар. Бистә урамында мәчетнең кайда урнашканын аңлатучы түгәрәк юл күрсәткече куелган. Яшел төскә буялган капкасы өстенә шулай ук ярымай беркетелгән. Иркен бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, уку классы, имам кабинеты, кухня, ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Күп кенә мөселманнар вахтага йөреп эшли, шуңа күрә гыйбадәт йортына җомга намазларына, гадәттә, 60 кеше, ифтар һәм тәравих намазларына 35 кеше, бәйрәм намазларына 120―130 кеше йөри[1]. Мәчет каршында хатын-кызлар советы һәм мәчет советы эшли[5].
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2009 елдан имам-хатыйб Марс улы Илдар хәзрәт Кадыйров (1970 елда Баймакта туган, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Сибайда БДУ филиалын тәмамлаган)[1].
- 2014―2019 елларда имам-хатыйб Тимерзәет улы Ринат хәзрәт Әхмитшин (1972―2022; Төмәндә туган, Уфада ислам университетын тәмамлаган, Муравленко, Губкинский мәчетләрендә хезмәт иткән)[1].
- 2022 елдан имам-хатыйб Абдулгаджи Абдулварисович Мамашов (1994 елда Дагстанда туган, шәех Абдурахман хаҗи Ассабский исемендәге Дагстан ислам институтын тәмамлаган. 2021 елда ирекле көрәш бенча ЯНАО чемпионы)[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Старостин А. Н. Вынгапуровский: мечеть в самом дальнем микрорайоне / Мусульмане на берегах Ледовитого океана. Екатеринбург, 2022, стр.77–83.
- ↑ Устав РДУМ ЯНАО
- ↑ ММРО «Нур» мкр. Вынгапуровский г.Ноябрьск РДУМ ЯНАО
- ↑ ММРО «Иман» мкрн. Вынгапуровский ЦРОМ ЯНАО Ямало-Ненцкий Казыят
- ↑ Мусульмане Вынгапуровского в честь праздника Ураза-байрам получили заслуженные награды. noyabrsk-inform.ru, 27.06.2017(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Старостин А. Н. Вынгапуровский: мечеть в самом дальнем микрорайоне / Мусульмане на берегах Ледовитого океана. Екатеринбург, 2022, стр.77–83. ISBN 978-5-6048120-7-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Полярный ислам: в России формируется третий мусульманский регион. НИУ ВШЭ, 1.02.2021(рус.)
- Мечеть «Сабр ан-Набии Мухаммад» ВКонтакте
- Вынгапуровский мәчетендә Мәүлид бәйрәме, 2016. YouTube видео, 3:32