Вьетнамда Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вьетнамда Һинд дине latin yazuında])

Вьетнамда Һинд дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вьетнамда Һинд дине тарафдарлары булып элек Тямпа дәүләтендә торган тямнар булып тора, аларның төп диннәре булып Һиндстаннан китерелгән Шиваизм тармагы булган. Тямнар Үзәк Вьетнамда күп Һинд дине гыйбадәтханәләре төзегәннәр, аларның күбесе хәзер дә гамәлдә; иң әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе булып Мишон тора, ул ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының объекты булып тора. Көньяк һәм үзәк яр буенда торучы якынча 50 000 тям Һинд дине тарафдарлары булып тора, аларның күбесе кшатрийлар кастасы вәкилләре булып тора, әмма берникадәр брахманнар да бар. [1],[2]. Башка 4000 Һинд дине тарафдарлары, аларның күбесе - тамиллар, тямнар яки катнаш Вьетнам-Һинд никахлары балалары Хошиминда торалар, анда алар Мариамман гыйбадәтханәсенә йөриләр. Иң күбе тямнар яши торган Нинтьхуан провинциясендә 32000 Һинд дине тарафдары-тямнар яши; ул провинциядә 22 авылның 15-се Һинд диндәгеләр яши торган.

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Религия во Вьетнаме» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. India’s interaction with Southeast Asia, Volume 1, Part 3 By Govind Chandra Pande, Project of History of Indian Science, Philosophy, and Culture, Centre for Studies in Civilizations (Delhi, India) p.231,252
  2. Vietnam. International Religious Freedom Report 2004. Государственный департамент США: Бюро по демократии, правам человека и труду (США) (2002-10-22). 2010-05-19 тикшерелгән.