Эчтәлеккә күчү

Нократ елгасы

55°35′27″ с. ш. 51°29′46″ в. д.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ елгасы latin yazuında])
(Вятка битеннән юнәлтелде)
Нократ елгасы
Сурәт
Су агымы башы Яр районы
Кушыла: Чулман
Кушылдыгы Белая Холуница[d], Чүпче, Көлмез, Кобра (Нократ кушылдыгы), Летка[d], Молома[d][1], Пижма[d], Плесница, Таволжанка, Турунка, Язильница, Орловица, Анзирка, Зур Озерница, Холуница, Бурец, Аллаук, Мелетка, Подрезчиха (елга), Порек, Вотская, Зур Просница, Никитинка, Язинка, Кокшага, Неньга, Медведевка, Шабанка, Елга, Бартемка, Гремячка, Спировка, Белозерка, Зур Бисера, Максанка, Кишкиль, Ошма, Струговая, Сандаловка, Осетровка, Зур Туеска, Консарка, Пыжманка, Омутная, Вобловица, Осем, Филипповка, Холуная, Гоньбинка, Озерница, Рожка, Горевка, Погиблица, Лудяна, Мунька, Байса, Сумчина, Зингунка, Карканка, Плоска, Песковка, Югары Конинская, Ужеговица, Пижанка, Истобница, Оштырма, Солоная, Ефановка, Зур Лекма, Мазик, Шия, Мурдюг, Леневка, Чахловица, Бебеха, Лебёдка, Люльченка, Зур Чудовая, Никулинка, Шурминка, Суводь, Буртечка, Ишетка, Зур Ситьма, Получумкосна, Лоевка, Полой, Юртик, Васильковка, Әҗем, Кизерь, Медянка, Пукач, Тулузка, Иванцовка, Староречье Агельдино, Воя, Ямышка, Гнилуха, Шижма, Воложка, Шарянка, Морозовка, Хвощевица, Кайдоло, Шушма, Староречье Агельдино (Староречье Агельдино №4022 кушылдыгы), Өрҗем[d], Бадьяшур[d], Белая[d], Быстрица[d], Великая[d], Вишкиль, Захариха, Лубян (Вятка кушылдыгы), Люга, Сверчиха, Седмикча[d], Умяк[d], Хлыновка[d], Чёрная Холуница[d], Арпач, Немда[d], Кременка[d], Липовка[d], Долгая[d], Боровка[d], Буй[d], Казанка[d], Барановка[d], Берёзовка[d], Малая Белая[d], Осиновка[d], Перьмянка[d], Черница[d], Чернушка[d] һәм Чёрная[d]
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Объектның бассейны илләре Россия
Су чыгымы 890 м³/с
Бассейн мәйданы 129 000 км²
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Удмуртия, Татарстан һәм Киров өлкәсе
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 53,1 метр һәм 240 метр
Озынлык 1314 km
Бассейн категориясе [d]
Карта
 Нократ елгасы Викиҗыентыкта

һәм

Нократ (чир. Виче, удм. Ватка, рус. Вятка)  — Рәсәйнең Европа өлешендәге елга, Каманың уң кушылдыкларыннан иң зурысы.

Озынлыгы 1314 км, елга бассейны мәйданы 129 мең км².

Удмуртиянең төньягында Югары Кама калкулыгында башлана, Мамадыш шәһәреннән 17 км түбәндәрәк Кама елгасына коя. Бассейнының төп өлеше Киров өлкәсе территориясендә, түбән агымы Татарстанда. Озынлыгы 1314 км (ТР чикләрендә – 67 км), бассейнының мәйданы – 129 мең кв.км (ТР чикләрендә – 4,1 мең кв. км). Иң түбән өлешләре Куйбышев сусаклагычының су күтәрелеше йогынтысын кичерә. [2]

Нократка агу юнәлешен кискен үзгәртү хас (төньяктан көньяк-көнбатышка, аннары көньяк-көнчыгышка). Нократ — гадәти үзән елгасы, нигездә сөзәк янтыклы киң үзәнлек буенча ага.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Еллык уртача су чыгымы 890 м³/сек. Ноябрьның беренче яртысында ката, боздан апрельның икенче яртысында ачыла.

Татарстан территориясендә ага торган зур елгалар арасында Вятка – иң чиста сулысы.

Балыкка бай (корбан балык, судак, чуртан, кәлчәк, чабак, алабуга һәм башкалар).

Сал агыза торган елга.

Киров шәһәренә кадәр (688 км), язын Кирс шәһәренә кадәр (1068 км) суднолар йөри, ләкин күп кенә сайлыкларда су төбен тирәнәйтү эшләре башкару таләп ителә.

Нократ сүзе татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән.

Елганың аталышы төрле, татар халкында аны "Нохрат" һәм "Нократ" исеме белән йөртәләр. "Нохрат" исеме елга һәм шәһәрчек исеме булып тора. "Нохрат" сүзе көмешне яки көмеш болгар акчасын аңлата дигән версияләр дә бар.

ТР территориясендә елганың 23 кушылдыгы бар; иң зурлары  – Шушма, Бора, Оштырма, Шыя (уң), Лубян, Үмәк, Әнҗерә (сул).

Вятканың гидрологик режимы Мамадыш, Нократ Аланы (Киров өлкәсе) шәһәрләре, һәм Березовые Поляны (Мамадыш районы) суүлчәү постларында яхшы өйрәнелгән. Постларда беренче күзәтүләр 1881 елда башлана.

Елга тамагында суның уртача еллык чыгымы 860 м3/с, иң югары уртача тәүлеклек чыгымы 8300 м3/с чамасы. Бер ел эчендәге агып төшкән су микъдары (уртача еллык күләмнән чыгып % ларда) түбәндәгедән гыйбарәт: гыйнвар 2,4, февраль 2,2, март 2,1, апрель 17,3, май 38,2, июнь 13,3, июль 4,1, август 3,2, сентябрь 4,8, октябрь 4,7, ноябрь 4,6, декабрь 3,1.

Күбесенчә кар сулары исәбенә туена (еллык агымның 60-70%). Елганың боздан арчылуы һәм ташу башлану вакыты якынча апрель аеның 20 ләренә, иң югары күтәрелеше май урталарына туры килә, июньнең икенче яртысында башланган җәйге саегу биеклеге яңгыр сулары белән үзгәреп тора. Су тигезлеге үзгәрешенең уртача еллык амплитудасы 6,5-7,5 м (иң зуры – 9 м дан артык). Җәйге һәм кышкы саегу вакытында су чыгымы, гадәттә, 200-500 м3/с тәшкил итә һәм елга сай сулы булып кала.

Боз күренешләре уртача ноябрь ае башларында күзәтелә, тоташ боз кату ноябрьнең икенче яртысында формалашып җитә һәм якынча 170 көн дәвам итә (гадәттә, апрельнең өченче декадасы башларына кадәр). Бозның иң зур калынлыгы (60-70 см, кайвакыт 1 м га кадәр) март урталарына туры килә. Боз китү бер атна чамасы дәвам итә (иң күбе өч атнага кадәр). Боз киткәннән соң су бик тиз җылына башлый (июль уртасында 21-24°С ка кадәр).

Ел саен елга тамагына 3 млн т йөзмә китерелмә чыгарыла (уртача еллык болганчыклыгы 105 мг/л). Ел дәвамында минеральләшүе зур түгел: саегу вакытында 320-380 мг/л, ташу вакытында 80-100 мг/л. Вятка Камага ел саен 4,3 млн т чамасы эрегән матдәләр чыгара (уртача еллык минеральләшүе 160 мг/л). Алар составында күпчелекне гидрокарбонат ионнар, кальций, азрак күләмдә магний ионнары тәшкил итә. [3]

Уртача еллык су агымы 890 м³/сек. Ноябрьнең беренче яртысында боз белән ката. Апрельның икенче яртысында боз катламыннан ачыла.

Урман зонасындагы гадәти тигезлекле елга. Киң тугае белән аерыла (бигрәк тә сул як яр буенча һәм Шыя елгасы тамагы белән Мамадыш шәһәре арасында уң яр буенча) елга юлы нык бормалы, аның киңлеге, гадәттә, 250-300 м (киңәйгән урыннарда 500 м га кадәр), сай урыннарда тирәнлеге 1,5-2 м, киң урыннарда 10 м га кадәр.

  1. Малома // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1906.
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/vyatka Онлайн - энциклопедия Tatarica
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/vyatka Онлайн - энциклопедия Tatarica