Вячеслав Аристовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вячеслав Аристовский latin yazuında])
Вячеслав Аристовский
Туган 5 декабрь 1882(1882-12-05)
Чистай, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 4 май 1950(1950-05-04) (67 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре микробиолог
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Вячеслав Михайлович Аристовский (1882 елның 26 ноябре (5 декабре), Чистай, Казан губернасы, Россия империясе1950 елның 4 мае, Ленинград, ССРБ) — совет микробиологы, иммунолог, ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы (1945), РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1945), Медицина хезмәте Генерал-майоры (1943), медицина докторы (1912), профессор (1920).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вячеслав Аристовский 1882 елның 26 ноябрендә (яңа стиль буенча 5 декабрьдә) Казан губернасының Чистай шәһәрендә туа.

1908 елда Казан университетын тәмамлый һәм фәнни эшчәнлеген башлый — башта профессор А. А. Панормовта физиологик химия лабораториясендә, аннары (1909 елдан) — профессор И. Г. Савченкода университет каршындагы Бактериология институтында. Биредә «Әйләнә-тирәлекнең специфик цитолизга йогынтысы» темасына докторлык диссертациясе якланган. 1916 елдан Эксперименталь медицина институтында (Петроград) бубон чумага каршы препаратлар җитештерү буенча Махсус лабораториядә эшләгән, анда Ефим Лондон белән бергә гамәлдәге армия өчен столбнякка каршы антитоксик сыворотка ясау белән шөгыльләнгән.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елдан, кабат Казанда. Казан университетында бактериология приват-доценты, ә 1920 елдан — микробиология кафедрасының беренче мөдире. 1925 елдан — Татарстан АССР сәламәтлек саклау халык комиссариатының эпидемиология һәм микробиология институтын оештыручы һәм беренче директоры. 1932 елдан — Ленинградта хәрби-медицина академиясенең микробиология кафедрасы башлыгы[1]. Бригада табибы хәрби исеменә ия булаган (1938 елның 16 августында бирелгән).

1938 елда кулга алына, 1939 елда азат ителә. Медицина хезмәте Генерал-майоры (1943).

1950 елның 14 апрелендә С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясенең клиник госпиталенә «ике яклы пневмония» диагнозы белән дәваланырга керә. 1950 елның 4 маенда Ленинградта вафат була. Ленинградның Богословское зиратында җирләнгән[2].

РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1945). Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Александра Ивановна Аристовскаяга өйләнгән. Кызы — Аристовская Татьяна Вячеславовна.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аристовский Вячеслав Михайлович, микробиолог (1882–1950 гг.): лит. о нём / сост. Р. И. Галкина; ГПБ им. М. Е. Салтыкова-Щедрина, Информ.-библиогр. отдел. - Л., 1982. - 2 с.
  • Казанский государственный медицинский университет (1804-2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь / В.Ю. Альбицкий, М.Э. Гурылева, Н.Х. Амиров и др. Под ред. В.Ю. Альбицкого, Н.Х. Амирова. – Казань: Магариф, 2004. – 472 с.: портр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История кафедры микробиологии. әлеге чыганактан 2014-10-15 архивланды. 2014-10-09 тикшерелгән.
  2. Аристовский Вячеслав Михайлович (1882—1950). әлеге чыганактан 2014-10-16 архивланды. 2014-10-09 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]