Вячеслав Володин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вячеслав Володин latin yazuında])
Вячеслав Володин
РФ Дәүләт Думасы рәисе
Вазыйфага керешкән
2016 ел
РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары
Вазыйфада
2011 ел – 2016 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 февраль 1964(1964-02-04) (60 яшь)
Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Сарытау дәүләт аграр университеты

Вячеслав Володин, Вячеслав Виктор улы Володин, рус. Володин Вячеслав Викторович (1964 елның 4 феврале, Сарытау өлкәсе, Хвалын районы, Алексеевка) — РФ дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, РФ хөкүмәте аппараты җитәкчесе — РФ хөкүмәте рәисе урынбасары (2010-2011), РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары (2011-2016), РФ Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасы рәисе (2016 елдан). 1нче класслы РФ дәүләт хакыйкый киңәшчесе (2012). Техник фәннәр кандидаты, юридик фәннәр докторы (1996). РФ атказанган юристы (2009).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вячеслав Володин. 2018 ел

1964 елның 4 февралендә Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. Әнисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Алексеевка бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтының (хәзер Сарытау дәүләт аграр университеты) машиналар ремонтын оештыру факультетын (1986), шул ук уку йортында аспирантураны, «юрист» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (1995) тәмамлаган. «Сабаклы азыкларның микъдарын үлчәүче җайланманың параметрларын барлыкка китерү һәм нигезләү» (рус. Разработка и обоснование параметров весового дозирующего устройства стебельных кормов) темасына техник фәннәр кандидатлыгына, Санкт-Петербург ЭЭМ институтында «РФ субъекты: хакимият,кануннар чыгару һәм идарә итү проблемалары» (рус. Субъект Российской Федерации: проблемы власти, законотворчества и управления) темасына юридик фәннәр докторлыгына (1996) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]