Вячеслав Данилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вячеслав Данилов latin yazuında])
Вячеслав Данилов
Туган телдә исем Вячеслав Влас улы Данилов
Туган 30 октябрь 1937(1937-10-30) (86 яшь)
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре икътисадчы, тарихчы

Вячеслав Влас улы Данилов (30.10.1937, Хуҗа Хәсән, Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы (1985)[1], төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китаплар авторы.[2][3] 2020 елның 6 октябрендә Хуҗа Хәсән авылында Тау иле керәшен татарлары музеен ачучы.[4]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вячеслав Влас улы Данилов 1937 елның 30 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында күп балалы керәшен татарлары гаиләсендә 11нче бала булып туган.[5]

1951-1953 елларда Хуҗа Хәсән авылы колхозында эшли. 1953-1957 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Совет Армиясеннән кайтканнан соң Казан финанс институтын тәмамлый.

1957 елда Бондюг (хәзерге Менделеевск), 1960-1961 елларда Ширәмәт (хәзерге Нижнекамск) районында, 1963 елда Тәтеш районында эшли.

1964-1985 елларда Апас районы райкомының икенче секретаре булып эшләгән.[4]

1985 елдан Казанда «Татсельхозхимия» берләшмәсе рәисенең урынбасары, аннан соң «Госагропром”ның мәгълүмати үзәге директоры, соңрак «Тасма» берләшмәсе гендиректорының урынбасары — совхоз директоры, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мәскәүдәге вәкиле була.[4]

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1970 елның 22 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы исеменнән «В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә;
  2. 1974 елның 7 гыйнварында СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
  3. 1974 елның 18 гыйнварында Социалистик ярышта 1973 елның нәтиҗәләре нигезендә җиңүче булып «ЦК КПСС, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ исеменнән истәлекле значок» белән бүләкләнә;
  4. 1984 елның 1 декабрендә ЦК ВЛКСМ исеменнән «В. И. Ленин исеме белән 60 ел» дигән истәлекле билге белән бүләкләнә;
  5. 1985 елда Татарстан АССР исеменнән «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дип аталган медаль белән бүләкләнә;
  6. 1997 елның 27 октябрендә Татарстан Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә;
  7. 2001 елның гыйнварында Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә;
  8. 2005 елның 13 декабрендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә;
  9. 2012 елның 30 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;
  10. 2017 елның 23 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә;
  11. 2017 елның октябрендә ЦК КПРФ исеменнән «Бөек Октябрь революциясенә 100 ел» дип аталган истәлекле медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә;
  12. 2018 елда «Кызыл Армиягә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнә;
  13. 2018 елда «Ленин Комсомолына 100 ел» дип аталган истәлекле орден белән бүләкләнә;
  14. 2020 елның 13 февралендә Мәскәүдәге «Татар штабы» үзәге исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
  15. 2020 елның октябрендә Бөтендөнья Татар конгрессының «Татар халкы алдында Олы фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;
  16. 2020 елда «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» дип аталган Россия Федерациясе медале белән бүләкләнә.
  17. 2021 елның 10 февралендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Данилов, Вячеслав Власович. Хозесаново - земля моих предков [Текст] = Хуҗа Хәсән - әби-бабайлар нигезе / Вячеслав Данилов. - Казань : Идел-Пресс, 2014. - 452 с., [10] л. ил. : ил., портр.; 24 см.; ISBN 978-5-85247-725-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]