Вячеслав Сушков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вячеслав Сушков latin yazuında])
Вячеслав Сушков
Туган 12 июль 1880(1880-07-12)
Үлгән 19 июль 1951(1951-07-19) (71 яшь)

Сушков Вячеслав Владимирович (1880 елның 12 июле, Казан1951 елның 19 июле, Рига) — галим, педагог, Иваново-Вознесенск политехника институты ректоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вячеслав Сушков 1880 елның 12 июлендә Казан шәһәрендә отставкадагы подполковник гаиләсендә туа. Әтисе — Владимир Дмитриевич — табиб, Антон Павлович Чеховның дусты. Әнисе — Лидия Александровна Гештовт — пианистка, Ригада музыкаль мәктәп ачкан[1].

1897 елда Сушков Рига реаль училищесын тәмамлый һәм урта белем ала. 1903 елда Рига политехника институтын тәмамлаганнан соң, инженер-технолог квалификациясен ала.

1903 елның апрелендә Рига политехник институтында гамәли механика курсы буенча механика бүлегендә ассистент булып эшли башлый. 1907 елдан башлап 12 ел дәвамында җитештерүдә эшли, төрле профильдәге предприятиеләрдә инженер вазыйфаларын били. 1907 елдан Благовещенскта машина һәм суднолар төзү заводында баш механик, 1908 елдан — Ригада Рус-Балтия заводы автомобиль остаханәләре башлыгы.

1912 елның мартыннан «Саламандра» Рига вагон төзү заводында эшли. Шул ук елны Алмания, Австрия, Франция, Швейцария кебек эре машина төзелеше заводларына командировкага бара. Ригага кайткач, «Саламандра» заводының баш инженеры була[2].

1915 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында завод Пермьгә эвакуацияләнә. Анда инженер Сушков Пермь туп заводында снаряд бүлеген җитәкли.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның кышында Вячеслав Сушков Иваново-Вознесенскка күчә. 1919 елның 1 гыйнварыннан 1951 елга кадәр Иваново-Вознесенск политехника институтында «техник термодинамика» кафедрасының җитәкчесе була. 1924 елдан Иваново-Вознесенск политехника институты ректоры. 1933 елдан вуз директорының фәнни һәм уку эшләре буенча урынбасары.

1951 елның 19 июлендә Вячеслав Сушков вафат була[3].

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның декабрендә ССРБ Югары Советы Президиумы карары белән В.В. Сушков сугыш көннәрендә сәнәгатькә киң ярдәм күрсәткәне өчен Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. 1946 елда «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 1930—40 еллар дәверендә профессор Сушков егермегә якын бүләккә лаек була, алар арасында ССРБ электростанцияләре министры рәхмәте дә бар[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Забытые имена Пермской губернии, archived from the original on 2019-12-24, retrieved 2022-01-27 
  2. Люди, навсегда вошедшие в историю Ивановского Политеха, archived from the original on 2021-02-27, retrieved 2022-01-27 
  3. К 130-летию со дня рождения
  4. Вячеслав Владимирович Сушков — ученый, педагог, руководитель (PDF), archived from the original (PDF) on 2020-11-29, retrieved 2022-01-27