Вәгыйзь Шәйхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәгыйзь Шәйхетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вәгыйзь Шәйхетдинов
Туган телдә исем Шәйхетдинов Вәгыйзь Гайнелгыйлем улы
Туган 8 март 1955(1955-03-08) (64 яшь)
БАССР, Бүздәк районы, Кәпәй-Кобау
Милләт татар
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Вәгыйзь Шәйхетдинов (1955 елда туа) - Башкортстанның атказанган рәссамы.

Вәгыйзь Шәйхетдинов Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау исемле авылда туып үсә. Мәктәп елларында ук рәсем төшерү белән мавыга. Шуңа күрә Башкорт дәүләт педагогия институтының сынлы-сәнгать-графика факультетына укырга керә. 35 еллык иҗат гомерендә төрле шәһәрләрдә дистәдән артык шәхси күргәзмәсен оештырды ул. Ә инде күмәк күргәзмәләрдә күпме тапкыр катнашканын үзе дә хәтерләми хәзер.

Вәгыйзь әфәнде 1995 елдан Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005 елда аңа Башкортстанның атказанган рәссамы исеме бирелде. Күпкырлы талант иясе рәсем сәнгатенең барлык жанрларында да уңышлы эшли. Элекке елларда аеруча табигать күренешләрен, натюрмортларны төшерүгә өстенлек бирсә, соңгы елларда исә үзен бик оста портретлар язучы итеп тә танытты.

Табигать күренешләрен елның төрле фасылларында төшерергә ярата талант иясе. Моның өчен ул Башкортстанның искиткеч матур районнары булган Белорет, Бөрҗән, Әбҗәлил якларына да сәяхәт итә. Аның әсәрләренең милли рухлы булуы. Картиналарында татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреш кирәк-яраклары бар гүзәллегендә чагылыш таба.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]