Вәгыйз Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәгыйз Вәлиев latin yazuında])

Вәгыйз Минвәли улы Вәлиев (22 октябрь 1924, Урманасты Шонталысы, Алексеевски вулысы, Чистай кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ)Бөек Ватан сугышы катнашучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

     Вәлиев Вагиз Минвәли улы 1924 елның 22 нче октябрендә Алексеевск районы Урманасты Шынталысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә  туа. Ветеран янында без, мәктәп укучылары, еш булабыз. Ул җырларыбызны, шигырьләребезне елмаеп тыңлап утыра. Аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Вагиз абый ачык йөзле, балалар белән уртак тел тиз таба. Аларның сорауларына бер дә авырсынмыйча җавап бирә.  Үзе дә балаларның  укулары, уеннары, шөгыльләре белән  кызыксына. Менә шундый кызыксынучан, киң күңелле булганга күрә дә ул 96 яшен тутыргандыр да инде. 
   Укучылар аның сугышчан юлы белән кызыксыналар. 18 яше дә тулмаган егет ил тынычлыгы өчен сугыш хәрәкәтләренә кушыла. Аның сугышчан юлы 1942 нче елдан 1947 елга кадәр сузыла.  Вагиз абый башта Горький шәһәрендә запастагы полкта тора, 1943 нче елның сентябреннән хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Төньяк Кореяның  Расин, Сейсин шәһәрләрен азат итүчеләрнең  берсе. 

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "За боевые заслуги" медале
  • "За победу над Японией" медале
  • “2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены”
  • башка сугышчан бүләкләр

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Сугыштан кайткач, Белоруссия фронтында медсестра булып эшләгән,  үзе әйткәнчә, уңган-булган чая кыз Галия апа белән гаилә корып, 2 егет, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркйсы тормышта үз урынын таба. Шунысы кызганыч, Вагиз абыйга бер улын үз куллары белән җирләргә туры килә. Бергә яшәүләренә 63 ел булганда,  тормыш иптәше Галия апа бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Вагиз абый туган авылында кызы  Нурия тәрбиясендә яши.Улы Айрат, кызы Кадрия,  читтә яшәсәләр дә, әтиләренең таянычы булып торалар.  Хәзер аның 7 оныгы, 9 оныкчыгы. Аларның барысы өчен дә ул хөрмәтле бабай. Балалары да, оныклары да, туганнары да Вагиз абыйны зурлап,  олылап яшиләр.  Аларга рәхмәте зур аның.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]