Вәдүт Мифтах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәдүт Мифтах latin yazuında])
Вәдүт Мифтах
Туган телдә исем Вәдүт Кәшшафетдин улы Мифтахов
Туган 20 ноябрь 1915(1915-11-20)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яхшы Каран
Үлгән 30 март 1942(1942-03-30) (26 яшь)
ССРБ, РСФСР, Тула өлкәсе, Рыдань
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Лубиян урман-техник көллияте
Һөнәре урманчы, укытучы

Вәдүт Мифтах, Вәдүт Кәшшафетдин улы Мифтахов (1915 елның 20 ноябре, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе,Яхшы Каран1942 елның 30 марты, ССРБ, РСФСР, Тула өлкәсе, Рыдань) — татар шагыйре. Бөек Ватан сугышында һәлак булган. 1939 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җыр»

Тал тирәктә сайрый сандугач,
Сызылып алтын таңнар атканда,
Тавышкае өзә үзәкне,
Моңаясың өзелеп сагынгач;
Гыйшык уты дөрләп капканга,
Басып кына булмый йөрәкне.
Сандугачкай, сайра, туктама,
Кояш алтын нурлар сипкәнче,
Мин тыңлармын сине, йокламам,
Күрешер минутларым җиткәнче...
1940 ел

Ул 1915 елның 20 ноябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Яхшы Каран авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Мифтахетдин Габделмәҗитов (18341907) озак еллар Яхшы Каран авылында мулла булып торган. Вәдүт яшьли ятим кала: 1921 елдагы ачлык вакытында әтисе Кашшафетдин Мифтахетдин улы вафат була. Әнисе Мөслим районы авылына күп балалы кешегә кияүгә чыга. Вәдүтне Сарайлы авылындагы туганы Нуриәхмәт гаиләсендә калдыра. Сарайлыда башлангыч мәктәпне бетерә. Сарманда җидееллык белем алганнан соң, 1931 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм әлеге уку йортын 1934 елда тәмамлый. Яхшы Каран авылыннан беренче дипломлы урманчы була. Билгеләнгән урында урманчы булып эшли башлый. 19351939 елларда Казан педагогика институтында югары белем алгач, 19391941 елларда Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә укытучы булып эшли, татар теле һәм әдәбияты укыта. Иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китә, кече политрук була. Тула өлкәсендә барган каты сугышлар вакытында 1942 елда һәлак була. Аны Рыдань авылы янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның беренче шигырьләре матбугатта 1934 елда күренә башлый. 1939 елда «Җырла, җир» дигән беренче шигъри җыентыгы чыга. Вәдүт Мифтахны «Комсомол шагыйре» дип атыйлар. Ул үз иҗатында канатлы яшьлек, бәхетле тормыш, дуслык һәм мәхәббәт темаларын үз итә. Татар халык иҗатыннан файдаланып, шигырьләр, поэмалар яза. 1940 елда «Ятим малай турында әкият» дигән поэмасы китап булып чыга.

Ул фронтта да иҗат эшен туктатмый. Аның шул чордагы иҗатының кайбер үрнәкләре 1956 елда басылып чыккан «Җыр һаман яңгырый» (төзүчеләре Әбрар Кәримуллин, Нил Юзиев) китабында, «Алар сафта» (1961), «Илең турындав уйла» (2000) дигән күмәк җыентыкларда тупланган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган авылы Яхшы Каранда үзәк урам аның исемен йөртә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017, 92-95нче битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]