Вәкилә Калмантаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәкилә Калмантаева latin yazuında])
Вәкилә Калмантаева
Туган Верхнеильясово[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре актёр

Калмантаев Вәкилә Гатаулла кызы (7 ноябрь 1948 ел5 февраль 2021 ел) — театр һәм кино артисты. 2000 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, 2002 елдан Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры актеры. 1976 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәкилә Гатаулла кызы Калмантаев 1948 елның 7 ноябрендә Чкалов, хәзерге Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвардия районының Плешаново авыл биләмәсе составына ингән Югары Ильяс авылында туган.

1970 елда Уфа сәнгать училищесын, 1987 елда — Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

1970 елдан Салават башкорт дәүләт драма театрында, 1971-1983 һәм 1985-1992 елларда, ары 1994 елдан Сибай драма театрында (1991 елдан — Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры) эшли.

2000-2002 елларда Уфа «Нур» татар дәүләт театры, 1992-1993 елларда һәм 2002 елдан бирле — Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры актеры.

Вәкилә Калмантаев 2021 елның 5 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп рольләре: Галимә (Г. Әмири, В. Галимов (Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча), леди Мильфорд (Фридрих Шиллер, «Мәкер һәм мәхәббәт»), Зәлифә («Әниләр көтәләр улларын», Әсгать Мирзаһитов) һәм башкалар.

2005 елда «Башкортстан» киностудиясе төшергән «Озын-озак балачак» фильмында Дәү әни, 2011 елда «13 раунд» фильмында Әби рольләрен башкара.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Фирдәвес Альберт кызы Гыйззәтуллина (1973―2023), Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы. [2]

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1993)
  • БАССР-ның атказанган артисты (1989)
  • РСФСР Югары Советының Мактаулы грамотасы (1982)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ҡалмантаева Вәкилә Ғатаулла ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 5 февраль 2021)
  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.