Эчтәлеккә күчү

Вәкил Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәкил Закиров latin yazuında])
Вәкил Закиров
Файл:.jpg
Туган телдә исем Вәкил Закир улы Закиров
Туган 1928(1928)
ТАССР, Мамадыш кантоны Кече Сөлчә
Үлгән 1969(1969)
Казан
Яшәгән урын Горький урамы, 13[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] һәм Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Һөнәре драма актеры
Эш бирүче Мамадыш татар театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры

Вәкил Закиров, Вәкил Закир улы Закиров, рус. Закиров Вакиль Закирович (1928 ел, ТАССР, Кызыл Йолдыз районы, Кече Сөлчә авылы — 1969 ел, Казан) — драма актеры, Мамадыш татар театры (1946-1949), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1951-1969) артисты.

1928 елда ТАССР Мамадыш кантоны (соңрак Кызыл Йолдыз районы[2]) Кече Сөлчә авылында туган. Татар театр техникумын (1951), Мәскәү театр институтын (ГИТИС) (1957) тәмамлаган.

Киң диапазонлы артист. Амплуасы — тискәре образларны тамашачы ышандырырлык итеп уйнау.

Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Камал театрында уйнаган беренче рольләре — эшче егет Рөстәм («Профессор кияве», Шәриф Хөсәенов әсәре, режиссеры Габдулла Йосыпов), ат карагы Мингали («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин әсәре, Фуат Халитов белән алмашлап уйный).

«Миләүшәнең туган көне» спектаклендә (Т. Миңнуллин әсәре, режиссеры М. Сәлимҗанов) Вәкил Закиров төп рольдә — Шаһит (рәссамнар берлеге җитәкчесе) ролендә кыяфәте белән Харис Якуповка нык охшаган булган, Х. Якупов спектальне репертуардан төшереп калдыруны сорап, өлкә комитетына барган[3].

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  1. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
  2. Ә. Шакиров. Исемсез артист. «Сәхнә», 2016 ел, № 7.
  1. http://zakon-region3.ru/2/178862/
  2. Кызыл Йолдыз районы 1959 елда бетерелгән, территориясе Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына бирелгән
  3. «Сәхнә», 2016 ел, № 7, 40нчы биттә