Габделфәрт Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделфәрт Вәлиев latin yazuında])
(Вәлиев Габделфәрт битеннән юнәлтелде)
Габделфәрт Вәлиев
Туган 17 ноябрь 1930(1930-11-17) (93 яшь)
Балтач районы, Балтач
Милләт татар
Һөнәре инженер-техник
Бүләк һәм премияләре СССР Дәүләт премиясе (1976)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Габделфәрт Вәлиевтатар галиме, техник фәннәр докторы, профессор.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1930 елның 17 ноябрендә Балтач авылында туа. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Күп балалы гаиләдә туган Габделфәрткә тормыш авырлыкларын шактый кичерергә туры килә — мәктәп елларыннан ук колхозда эшли: ат җигеп йөк ташый, көтү көтә, лабогрейка белән урак ура, Казан ит комбинатына терлекләр куа.

1948 елда Габделфәрт Вәлиев Казан химия-технология институтына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлый һәм Мәскәү шәһәре конструкторлык бюроларының берсендә 1958 елга кадәр сынаучы инженер була. 1968 елда Казанга кайтып химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый, озак еллар аның фән һәм техника буенча директор урынбасары була. Диссертация яклап 1967 елда техник фәннәр кандидаты, 1980 елда — техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 1982 елдан — профессор. 1990 елдан — Россия Федерациясенең ракета-артиллерия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы.

Габделфәрт Вәлиев 450дән артык нәшер ителгән фәнни хезмәтләр, уйлап табу патентлары авторы. Күп эшләре чит илләргә дә сатылган һәм илебез казнасына зур керем бирә.

Габделфәрт Вәлиевкә 1976 елда югарыда телгә алынган хезмәтләре өчен СССРның Дәүләт премиясе бирелде. 1980 елда Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, 1988 елда РСФСРның атказанган машина төзүчесе исемнәренә лаек булды. 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1979 елда «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]