Илһам Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илһам Вәлиев latin yazuında])
(Вәлиев Илһам битеннән юнәлтелде)


Илһам Вәлиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илһам Фәһим улы Вәлиев

Туу көне

19 июль 1975(1975-07-19) (48 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Имәнлекүл

Эшчәнлек еллары

2003 — х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера

Коллективлар

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Хезмәттәшлек

Екатеринбур дәүләт опера һәм балет театры,
М. И. Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры,
П. И. Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театры,
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты - 2021Башкортстан Республикасының халык артисты - 2023 «Алтын битлек» премиясе - 2012
Башкортстанның атказанган артисты
Шәехзадә Бабич премиясе

Илһам Вәлиев, Илһам Фәһим улы Вәлиев (1975 елның 19 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Имәнлекүл) – татар опера җырчысы (тенор). 2002 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, 2010―2016 елларда — Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театры солисты. Казан, Пермь һәм Чиләбе театрлары белән хезмәттәшлек итә. БР Ш. Бабич исемендәге (2009) һәм «Алтын битлек» фестиваленең махсус (2012) премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган (2008) һәм халык (2023), Татарстан Республикасының халык (2021) артисты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илһам Вәлиев Чакмагыш районының Имәнлекүл авылында 1975 елда туган.

Уфа авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, укуын тәмамламыйча, хәрби хезмәткә алына. Дүрт ел сәнгать училищесында укый. 2004 елда Уфа сәнгать академиясен «соло җырчысы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2002 елда 3нче курста укыганда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Беренче партиясен С. Рахманиновның «Алеко» операсында җырлый (яшь чегән).

2010 елдан Екатеринбур опера һәм балет театрында эшли. Гаиләсе Уфада кала. 2016 елда, Р. Хәмитов чакыруы буенча Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына кайта.[1]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән (хатыны - Ләйсән), өч баласы бар (Хәйдәр, Зөһрә, Искәндәр). Илһам Вәлиев үзенең балаларына татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән җырчыларның исемнәрен кушкан (Хәйдәр Бегичев, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]