Римзил Вәли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римзил Вәли latin yazuında])
(Вәли Римзил битеннән юнәлтелде)
Римзил Вәли
Туган телдә исем Римзил Салих улы Вәлиев
Туган 7 март 1949(1949-03-07) (75 яшь)
Дүсән, Бишбүләк районы, БАССР
Яшәгән урын Галактионов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Зилә Вәлиева
Балалар улы
Ата-ана
  • Салих (әти)
  • Фазыла (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Римзил Салих улы Вәлиев, журналист тәхәллүсе Римзил Вәли (1949 елның 7 мартында Башкортстанның Дүсән авылында туган) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык радиосының Казан бюросы мөдире (1995-2011), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары (1992-2007), Россия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе (2002-2007). Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2006), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 7 мартында Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килә. 1967 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1966 елдан ук «Якты юл» район газетасында эшли башлый, 1972-1973 елларда — баш мөхәррир урынбасары.

1972 елда Римзил Вәли университетны тәмамлый, 1973-1975 елларда ЦК ВЛКСМ каршында Югары комсомол мәктәбенә ирекле тыңлаучы булып йөри.

Римзил Вәли журналистика эшен туган ягы Башкортстанда гади корректордан башлап, ССРБның «Комсомольская правда», «Советская культура» кебек рекордлы тираж җыючы газеталарында, аннары татарның иң абруйлы газет-журналларында редактор, баш мөхәррир вазифасын башкара. Ул — «Идел» журналының беренче баш мөхәррире, «Дөнья» газетасын һәм радиосудиясен оештыручы.

1995 елда Римзил Вәли Азатлык радиосының Казан бюросын оештыруга зур өлеш кертә. Бюроның ябылуына кадәр (2011) аны җитәкли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]