Вәли Хангилдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәли Хангилдин latin yazuında])
Вәли Хангилдин
Туган телдә исем Хангилдин, Вәли Нигъмәтулла улы
Туган 4 июнь 1891(1891-06-04)
Бәләбәй өязе, Иске Сынны
Үлгән 1971(1971)
Казан
Милләт татар
Һөнәре тел галиме
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Вәли Хангилдин (1891-1971), тел белгече, педагог, филология фәннәре кандидаты (1942). ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1961).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хангилдин Вәли Нигъмәтулла улы 1891 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бүздәк вулысы Иске Сынлы (Сынны) авылында дөньяга килгән. 13 яшенә кадәр атасында укый. 1906 елны үзләреннән 100 чакрым ерактагы Бозаяз мәдрәсәсенә укырга китә. 1911-1914 елларда Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә укый.

1920-1922 елларда Екатиринбурдагы Татар-башкорт педагогика техникумында директор. 1923-31 елларда Уфада башкорт педтехникумында уку-укыту мөдире.

1930 елларда мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләрен әзерләшә.

Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында татар теле кафедрасы мөдире, студентларны татарча укыту оештыруда катнаша. Казан педагогия институтында, 1943-1966 елларда СССР ФА КФ Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

1942 елда татар синтаксисы өлкәсендә беренче диссертацияне Казан дәүләт университетында яза. Бу эшендә ул татар сүзтезмәләрен алардагы сүзләрнең ярашу, башкарылу һәм янәшәлек юллары белән бәйләнеше буенча тикшерә.

1959 елда В. Н. Хангилдинның “Татар теле грамматикасы (морфология һәм синтаксис)” исемле монографиясе дөньяга чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл.
  • Мәшһүр татар галимнәре. Казан, 2011.