Вәли бай йорты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәли бай йорты (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вәли бай йорты
Building in Kazan 19.06.06.jpg
Төр бина[d]
Урын Шиһабетдин Мәрҗани урамы
Шәһәр Казан
Координатлар 55°46'48.648"N, 49°7'5.387"E
Ачылган XIX гасыр

Вәли бай йорты — Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан, XIX гасырда төзелгән йорт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1823 елда Казанның Иске Татар бистәсендә төньяк кварталда архитектор А. К. Шмидт (17831830-еллар) проекты буенча төзелгән. 1890 елда үзгәртеп корылган.

Кабан яр буе (Комсомол, Мәрҗани) урамы белән Беренче аркылы (Зәйни Солтан) урамы кисешкән чатта урнашкан. Җир кишәрлеге турыпочмаклык шәкелендә. Көньяктан утар Мәрҗани мәчете җир кишәрлеге белән чикләнә. Тәрәзәләре белән Кабан күленә карап тора.

Утарда ике катлы, мансардалы сәүдәгәр йорты трапеция шәкелендә урнашкан. Әлеге йорттан башка, утарда келәтләр, мунча, кер юу бинасы, хуҗалык биналары урнашкан булган. Зәйни Солтан урамы ягыннан йортка бер катлы флигель терәлеп тора. Утарның арткы планында ат абзары, печәнлек тә булган. Хәзерге көнгә фрагментлары гына сакланып калган. Флигельгә ике катлы кирпеч келәт биналары ялганып киткән. Хуҗалык биналары күбесе галереяле. Шәһәр классик архитектурасы үзенчәлекләре белән бина сурәтендә һәм фасадында кулланылган татар халык бизәү элементлары бергә кушылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Надежда Секретова. Вокруг озера Кабан. «Казань», 2016, июнь, с.38-39.