Вәсилә Фәттахова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсилә Фәттахова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вәсилә Фәттахова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Вәсилә Разиф кызы Фәттахова

Туу көне

31 декабрь 1979(1979-12-31)

Туу урыны

Башкортстанның Белорецк шәһәре

Үлү көне

26 гыйнвар 2016(2016-01-26) (36 яшь)

Эшчәнлек еллары

2000

Дәүләт

Русия

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

«Татар җыры-2008»

Вәсилә Разиф кызы Фәттахова (рус. Василя Фаттахова, 1979-2016) — Башкортстанда яшәгән танылган татар җырчысы. Урал Рәшитов көенә язылган «Туган як» җырын[1] һәм Айдар Галимов белән берлектә «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырын башкаруы белән танылган.Татарстанның атказанган артисты (2015).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа.

Мәктәптә укыган елларында Вәсилә Фәттәхованың җырчылык таланты ачыла. Шул елларда урта мәктәп белән беррәттән музыка мәктәбендә белем ала. Аннан соң Учалы шәһәрендәге музыка училищесында музыкага өйрәнә.

1999 елны Уфага килгәч Вәсиләнең үзенчәлекле моңлы тавышын ишеткән Айдар Галимов аны үз театр-студиясенә эшкә ала.

2007 елда, биш ел тәнәфестән соң, Вәсилә Фәттахова яңадан сәхнәгә кайтты. Өр-яңа мәдәни программасын әзерләп бетеп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрде.[2]

2008 елда, 10 елга диярлек соңарып, «Туган як» җыры өчен Татар җыры-2008 конкурсында лауреат итеп таныла.

2007 елдан Илгиз Габдерәкыйповта кияүдә була. 2011 елда уллары Кәрим дөньяга килә. 2015 елның декабрендә кызлары Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була[3][4].

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]