Нократ губернасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ губернасы latin yazuında])
(Вәтке губернасы битеннән юнәлтелде)
Вятка губернасы
1796 — 1929


Герб
Башкала Вятка
Мәйдан 169 629 км²
Халык 3 030 831 кеше[1]
Вятка калгайлыгы
Түбән Новгород өлкәсе (РСФСР)

Вятка губернасы, яки Вәтке губернасы[2][3] (рус. Вятская губерния, удм. Ватка губерния) — Россия империясенең административ берәмлеге. 1796 елда Вятка калгайлыгыннан чыккан. Элекке Вятка губернасы территориясендә хәзерге Удмуртиянең һәм Киров өлкәсенең зур өлешләре урнаша.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек (1914 елына)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Губерния
Көньяк Казан губернасы
Көньяк-көнчыгыш Уфа губернасы
Көнчыгыш Пермь губернасы
Төньяк-көнбатыш Вологда губернасы
Көньяк-көнбатыш Түбән Новгород губернасы
Көнбатыш Кострома губернасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1708—1710 елларда Петр I илне җиде губернасына бүлгән. Вятка иле Казан, Себер һәм Архангельск губерналары арсында бүленгән; Себер губернасына аның төп өлеше кергән.

Реформа буенча, Себер губернасын үзәге Тубыл иде, ләкин беренче Себер губернаторы Вятканы яхшырак күргән. 1711—1715 елларда Вятка Себер губернаның хакыйкый үзәге иде.

Яңа реформа буенча, Себер губернасы эчендә өч (Вятка, Саликам һәм Тубыл) провинция барлыкка килгән. Вятка провинциясе эченә җиде дистрикт барлыкка килгән. 1721 елда Көңгер дистрикты Саликам провинциясе составына тапшырылган.

1780 елгы административ реформа буенча, Вятка провинциясе һәм Казан губернасының көньяк өязләре Вятка калгайлыгына берләштерелгәннәр.

XVIII гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1796 елда Вятка губернасы барлыкка килә.

XX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда Советск өязе барлыкка килә.

1919 елда Төньяк Нократ тау округы барлыкка, ләкин ел үткәч, ул юкка чыкты.

1920 елда Алабуга, Сарапул, һәм Глазов өязләре, шулай ук Малмыж, Өрҗем, һәм Яраң өязләре Пермь губернасы, Татарстан АССРга, Вәтәк АӨ һәм Мари АӨ составына тапшырылганнар.

1921 елда Омутниск өязе барлыкка килә.

1923 елда Орлов өязе исемен Халтурин өязенә исемен алыштырды.

1924 елда Советск өязе, ә 1928 елда — Өрҗем өязе юкка чыгарла.

1929 елда Вятка губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Түбән Новгород өлкәсе составына керә.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вятка губернаның административ бүленеше

1775 елда барлыкка килгән Вятка калгайлыгы башта 13 өязгә (Вятка, Орлов, Глазов, Сарапул, Алабуга, Слободской, Кайгород, Өрҗем, Котельнич, Царевосанчурск, Малмыж, Яраң һәм Нулин) бүленгән. 1796 елда, Кайгород һәм Царёвосанчурск өязләр юкка чыгарылганнар.

Өяз Өязнең үзәге Мәйдан,
кв. чакрымларда
Халык саны, кеше[1]
1 Вятка өязе Вятка (25 008 кеше) 5224,1 192 208
2 Глазов өязе Глазов (3 509 кеше) 25 166,3 368 567
3 Алабуга өязе Алабуга (9 674 кеше) 7729,0 241 005
4 Котельнич өязе Котельнич (4 240 кеше) 10 066,6 276 749
5 Малмыж өязе Малмыж (3 165 кеше) 14 651,0 280 427
6 Нулин өязе Нулин (4 764 кеше) 5806,1 180 707
7 Орлов өязе Орлов (3 256 кеше) 12 974,2 213 479
8 Сарапул өязе Сарапул (21 398 кеше) 13 108,1 408 058
9 Слободской өязе Слободской (10 051 кеше) 24 092,2 213 650
10 Өрҗем өязе Өрҗем (4 413 кеше) 10 174,0 289 188
11 Яраң өязе Яраң (4 808 кеше) 11 519,0 366 773

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уезды Халык саны руслар арлар чирмешләр татарлар коми-пермяклар башкортлар типтәрләр
Губерния, тулаем алганда 3030831 77,4% 12,5% 4,8% 4,1%
Вятка 192208 99,5%
Глазов 368587 54,7% 41,6% 2,1% 1,5%
Алабуга 241005 53,3% 21,9% 3,1% 16,3% 3,7% 1,7%
Котельнич 276749 99,7%
Малмыж 280427 53,8% 23,8% 3,7% 18,6%
Нулин 180707 99,9%
Орлов 213479 97,6% 2,4%
Сарапул 408058 71,3% 24,0% 1,8% 1,2%
Слободской 213650 95,0% 2,9% 2,0%
Өрҗем 289188 69,5% 25,3% 4,8%
Яраң 366773 86,0% 13,9%

Еллар буенча халык саны[4]:

Ел 1851 1858 1897 1910
Халык саны 1 818 752 2 123 904 3 082 788 3 747 000

Губернаның җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генрал-губернаторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме
Алексей Ступишин
1780—1783
Платон Мещерский
1783—1792
Михаил Голенищев-Кутузов
1792—1796

Наместниклыгынын хакимнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме
Степан Жихарев
01.01.1780—08.04.1785
Фёдор Желтухин
08.04.1785—01.04.1796
Сергей Зиновьев
01.04.1796—05.09.1798

Губернаторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме
Степан Тютчев
05.09.1798—12.04.1800
Алексей Латышев
12.04.1800—08.02.1802
Павел Рунич
08.02.1802—31.08.1804
Василий Болгарский
02.09.1804—15.04.1808
Фёдор Брадке
03.07.1808—23.03.1816
Павел Добринский
23.03.1816—23.12.1824
Андрей Рыхлевский
08.01.1825—24.01.1830
Ефим Ренкевич
24.01.1830—19.03.1834
Кирилл Тюфяев
13.04.1834—29.05.1837
Александр Корнилов
01.06.1837—27.02.1838
Иван Хомутов
27.02.1838—02.10.1840
Александр Мордвинов
10.10.1840—30.08.1842
Аким Середа
06.12.1843—08.04.1851
Николай Семёнов
08.04.1851—22.11.1857
Николай Муравьёв
22.11.1857—06.09.1859
Михаил Клингенберг
06.09.1859—04.01.1863
Владимир Струков
10.01.1863—08.03.1866
Николай Компанейщиков
11.03.1866—14.03.1869
Валерий Чарыков
14.03.1869—05.12.1875
Николай Тройницкий
02.01.1876—13.07.1882
Аполлон Волков
15.07.1882—05.02.1887
Алексей Анисьин
05.02.1887—02.08.1894
Фёдор Трепов
04.08.1894—09.07.1896
Николай Клингенберг
11.07.1896—19.10.1901
Павел Хомутов
19.10.1901—23.12.1904
Алексей Левченко
23.12.1904—10.06.1906
Сергей Горчаков
10.06.1906—27.03.1909
Пётр Камышанский
06.04.1909—02.11.1910
Иван Страховский
02.11.1910—1915
Андрей Чернявский
1915—1916
Николай Руднев
1916—1917

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=10
  2. Милләттәшләр энциклопедиясендә мәкалә
  3. Динә Йосыпова Татарстан тарихы: ТАССРның беренче этнографик картасы нинди булган?/Татар-Информ
  4. Россия: Полное географическое описание нашего отечества: Настольная и дорожная книга. Том 5. Урал и Приуралье/ Под ред. В. П. Семенова-Тян-Шанского; Под общим руководством П. П. Семенова-Тян-Шанского и академика В. И. Ламанского.