Вәҗиһә Сәмәдова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәҗиһә Сәмәдова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вәҗиһә Сәмәдова
әзери. Vəcihə Səmədova
В.Ә.Сәмәдова.png
Туган телдә исем Вәҗиһә Әли кызы Сәмәдова
Туган 24 ноябрь 1924(1924-11-24)
Кавказ арты СФСР, Азәрбайҗан ССР, Бакы
Үлгән 24 октябрь 1965(1965-10-24) (40 яшь)
ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы Flag of the Transcaucasian SFSR.svg Кавказ арты СФСР→
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Җефет Latif Fayzullayev[d]
Балалар улы Ниҗәт, кызы Фатыйма
Ата-ана
  • Әли (әти)
  • Рубаба (әни)
Бүләк һәм премияләре Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1965

Вәҗиһә Сәмәдова, Вәҗиһә Әли кызы Сәмәдова (әзери. Vəcihə Əli qızı Səmədova, 1924 елның 24 ноябре, Кавказ арты СФСР, Азәрбайҗан ССР, Бакы1965 елның 24 октябре, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965). Азәрбайҗанның югары һөнәри белем алган беренче хатын-кыз рәссамы[1].

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәҗиһә Сәмәдова иҗат итү вакытында

1924 елның 24 октябрендә Бакыда кондитер гаиләсендә туган. Әтисе Әли (хәзерге Төркия) Карс(төр.), әнисе Рубаба (хәзерге Иран) Кум шәһәреннән күченеп килгән азәрбайҗаннар. Гаиләдә сеңлесе Солмаз бар. Вәҗиһә Бакыда 132нче урта мәктәпнең 7нче сыйныфын, Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбен (әзери. Əzim Əzimzadə adına Rəssamlıq Məktəbi, 1944), Мәскәүдә И. В. Суриков исемендәге сәнгать институтын(рус.) (1951), аспирантура (1954) тәмамлаган. Булачак ире рәссам Ләтиф Фәйзуллаев(азәр.) та әлеге институтны тәмамлаган. Сугыш елларында И. В. Суриков исемендәге сәнгать институты Мәскәүдән Казакъстанга, Алма-Атага күчә. Вәҗиһә Сәмәдованың институтны тәмамлаганда диплом эше — Азәрбайҗан композиторларының күмәк портерты булган «Гозәир Хаҗибәков Азәрбайҗан композиторлары арасында» (әзери. Üzeyir Hacıbəyov Azərbaycan bəstəkarlarının arasında) картинасы[2]. Институт профессоры Павел Корин тәкъдиме белән Вәҗиһә Сәмәдова аспирантурада укырга кала. Өч елдан, аспирантураны тәмамлагач, аңа И. В. Суриков исемендәге сәнгать институтында укытырга калырга тәкъдим итәләр, әмма В. Сәмәдова Бакыга әйләнеп кайта һәм Әзим Әзимзадә исемендәге Азәрбайҗан дәүләт сәнгать мәктәбендә укыта башлый һәм иҗат белән шөгыльләнә[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19571963 еллар аның иҗатында иң мөһим еллар була. Әлеге чорда үзенчәлекле «Имтихан алдыннан», «Ләнкоранда туй», «Туйга әзерләнәбез», «Җыр» кебек картиналарын яза.

1962 елда ире белән Болгариягә иҗат командировкасына бара. Болгариядә алган тәэсирләрен «Софияда базар», «Яңгырлы көн», «Кыядагы өйләр» кебек картиналарында чагылдыра.

Нигездә портретлар, пейзажлар һәм тематик таблолар өстендә эшләгән. Замандашларының образларын ул «Актриса Ләйлә Бәдәрбәйли» (1954), «Социалистик Хезмәт Каһарманы Сүрәя Кәримова» (1957), «Геолог М. Мәмәдбәйли» (1959), «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Ш. Хәсәнова» (1960), «Сынчы Г. Абдуллаева» (1964) һ. б. портретларда иҗат итә.

В. Сәмәдова республика буйлап күп йөри. Аның иҗат иткән пейзажлары һәм тематик таблолары композициясенең милли колориты, төгәллеге һәм ачыклыгы белән аерылып тора, алар арасында «Азәрбайҗан композиторлары» (1951), «Җыр» (1956), «Гөй күл ярында» (1957), «Кура ярында» (1961), «Хәбәр көткәндә» (1963), «Геологлар» (1965) картиналары бар.

Әнисенең, сеңлесе архитектор Солмаз Сәмәдованың, студент кызының портетларын ясый.

Иҗади эшчәнлектән тыш, В. Сәмәдова иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Аның әсәрләре чит илләрдә, аерым алганда Венада, Каһирәдә, Бәйрутта, Варшавада, Берлинда, Будапештта, Софиядә һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрендә дә куелган.

Мәскәүдән кайткач, гаилә Бакының Эчкәрешәһәрендә, Вәҗиһә Сәмәдованың әтисе йортында яши. 1958 елда «Рәссамнар йорты» төзелгәч, гаиләгә фатир, шул ук йорттан ирле-хатынлы ике рәссамга бер остаханә бирелә. 1962 елда Сәмәдовага аерым остаханә бирелә.

1965 елның 24 октябрендә Бакыда озак авырудан соң вафат була. Үз теләге белән гомум мөселман зиратында җирләнә. 1966 ел ахырында Бакыда, Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең сәнгать салонында, рәссам эшләреннән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә 200гә якын эше җыелган: портретлар, жанр картиналары, пейзажлар, натюрмортлар, май, акварель, пастель, карандаш белән эшләр.

Әсәрләре Бакыда Азәрбайҗан Милли сәнгать музеенда һәм республиканың башка музейларында саклана. Бакыда 1965 елдан аның исемендәге күргәзмә салоны (Азәрбайҗан Рәссамнар берлегенең элеккеге сәнгать салоны) бар[4].

Бүләкләре мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1965 — Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — рәссам, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе Ләтиф Фәйзуллаев (1918—1987)[5], 1944 елда өйләнешкәннәр. Уллары Ниҗәт (1945), кинорежиссер; кызлары Фатыйма (1955).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Zöhrə Fәrәcova.Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014(азәр.)
  2. Ziyadxan Əliyev. “Azərbaycan bəstəkarları” rənglərin işığında. medeniyyet.az, 13.01.2017(азәр.)
  3. Zöhrə Fәrәcova. Сынлы сәнгать патшабикәсе. regionplus.az, 16.12.2014(азәр.)
  4. Vəcihə Səmədova (1924-1965). portal.azertag.az, 22.02.2014(азәр.)
  5. Дни азербайджанской культуры в Каннах – 2018. Фонд Гейдар Алиева(азәр.)(рус.)(ингл.)