Габбас Бибарсов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габбас Бибарсов latin yazuında])
Габбас Бибарсов
Туган телдә исем Габбас Бибарсов
Туган 1937(1937)
Урта Әләзән, Пенза өлкәсе
Үлгән 4 октябрь 2012(2012-10-04)
Урта Әләзән, Пенза өлкәсе
Милләт татар
Һөнәре дин әһеле
Балалар Мөкатдәс Бибарсов, Әюп Бибарсов

Габбас хәзрәт Бибарсов (19372012 елның 4 октябре, Урта Әләзән) — татар дин әһеле, Пензаның Бердәм Диния нәзарәтенең шәрәфле мөфтие, шәех.

Ул 1937 елда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туа. «Мир-Араб» мәдрәсәсендә белем ала. 1971-1972 елларда — Уфа җәмигъ мәчете имамы. 1970 еллардан башлап үзәк диния нәзаратында төрле дәрәҗәле вазифалар башкара башлый. 1972-1975 елларда Сүриянең Димәшк университетында белем ала. 1980 елларданБакы татар мәчетенең имамы.

Шуннан соң 20 ел дәвамында Урта Әләзәннең иң зур мәчете имамы булып хезмәт куя. 1998 елда Габбас хәзрәт Пенза өлкәсенең Бердәм Диния нәзарәте мөфтие булып сайлана, әлеге вазифага ул ике тапкыр яңадан сайлана. Аның мөфтилеге вакытында өлкәдә мәчетләр төзү эше аякка баса, дини мәгърифәт эшчәнлеге актив башлана. Сәламәтлек какшаю сәбәбе белән 2010 елда имамлыктан китә.

Габбас Бибарсов 2012 елның 4 октябрендә үзенең туган Урта Әләзән авылында вафат була[1].

Аның ике улы бар: Мөкатдәс Бибарсов Сарытау өлкәсе мөфтие булып хезмәт итсә, Әюп Бибарсов Башкортстан мөфтие урынбасары буларак эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]