Габбас Кашаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габбас Кашаев latin yazuında])
Габбас Кашаев
Туган 15 август 1912(1912-08-15)
Верхозим, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 27 март 2005(2005-03-27)[1] (92 яшь)
Казан, Татарстан
Әлма-матер Ырынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсе[d] һәм СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d]

Габбас Кашаев (Габбас Сөләйман улы Кашаев, 15 август 1912(1912-08-15), Верхозим, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе27 март 2005(2005-03-27)[1] (92 яшь), Казан, Татарстан) — фирка һәм хуҗалык хезмәткәре, Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы (1970). 1934-1937 елларда Воровский ис. совхозда комсомол эшендә. 1938-1940 елларда Казан тимер юлының Юдино бүлекчәсенең сәяси бүлеге башлыгы. 1940 елдан фирка эшендә: ВКП(б)ның Юдино район комитетының 2 нче сәркәтибе (1940), ВКП(б)/КПССның Баулы (1941-1944), Чистай (1944-1945), Кукмара (1948-1953) район, Әлмәт (1953-1956) һәм Азнакай (1956-1965) шәһәр комитетларының 1 нче сәркәтибе. 1965-1976 елларда «Татнефтестрой» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы урынбасары.[2]

Бүләкләр, мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]