Габделбари Исаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделбари Исаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габделбари Исаев
Туган 28 гыйнвар 1907(1907-01-28)
Югары Аташ, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 13 ноябрь 1983(1983-11-13) (76 яшь)
Питырбур, РСФСҖ, ССҖБ
Һөнәре дин хадиме
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Габделбари Исаев (Габделбари(ый) Низаметдин улы Исаев (Гыйсаев), 28 гыйнвар 1907(1907-01-28), Югары Аташ, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе13 ноябрь 1983(1983-11-13) (76 яшь), Питырбур, РСФСҖ, ССҖБ) — дин эшлеклесе, хаҗи. Төйлегән авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач (1926) Югары Каръяуды авылында имамлык иткән. 1929 елда репрессияләнә. Азат ителгәннән соң Кыргызстанда рәсми булмаган рәвештә муллалык иткән. 1941 елдан сугышта. Ярланганнан соң (1943) Уфага кайткан, ССРБның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәтендә эшләгән (1946-1953). 1953-1956 елларда — Уфаның 2 нче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы, 1956 елдан — Ленинград җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. 1975-1980 елларда — ССРБның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие.